НДП Ватан

НИ КАКОГО ВРЕДОНОCНОГО ПО НА НАШИХ РЕСУРСАХ НЕТ, проверенно ESET NOD 32 Antivirus!, А ТАК ЖЕ НЕТ И НЕПРИЕМЛЕМОГО МАТЕРИАЛА, КАК ЭТО ПЫТАЮТСЯ ПРЕДСТАВИТЬ ВСЕМ, НЕКОТОРЫЕ ГОСПОДА,, ВОЗМОЖНО СТОРОННИКИ КРЕМЛЯ, НЕ СОГЛАСНЫЕ С НАМИ. ИХ ЖЕЛАНИЕ ЗАПРЕТИТЬ НАШ РЕСУРС ПОКАЗЫВАЕТ ИХ СЛАБОСТЬ И НАШУ ПРАВОТУ. МЫ РАБОТАЕМ! ЗАХОДИТЕ И ЧИТАЙТЕ! https://irekle-syuz.blogspot.ru/
ЗЕРКАЛО САЙТА https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

пятница, 6 ноября 2009 г.

ТАТАРНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ.

ТАТАРНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ. 
      Һәр милләтнең үзенә генә хас булган аермалыгы бар башка милләтләр арасында
(биредә сүз эчке күренеш турында бара, тышкы кыяфәткә кагылмый), шушы милли үзенчәлек күрсәтә дә инде милләтне, һәм бу сыйфат аны башкалардан аера. Мәсьәлән, алсак урысларны, йә яһүдиләрне, татарлар белән аермалыкларын эзләгәндә һич шиксез әйтәчәкләр; урыслар аракы эчә, яһүдиләр комбинацияләр оештырырга махир, ә татарлар үтәүчән дип. Чынлап та шулай, урыс белән яһүд татардан нык аерыла. Ә татарга килгәндә, ул түрә кушкан эшне бик тырышып эшли, түрә сүзен бердә шик астына куймый, кушкан икән ул аны үти, хәттә артыгы белән дә. Милләтнең шушы сыйфатын барыбызда уңай дип кабул итәбез (татар эшчән, кушканны җиренә җиткереп башкара дибез), чынлап та сокланырдый сыйфат, мин дә моңа кулай карыйм. Ә шулайда уйландыра? Түрәнең һәр кушкан эшен төгәл үтәү, чынлаптамы якшы сыйфат икән? Әгәр түрә кушса, берәр ярамаган эш башкарырга, ул чакта ничек? Кирәкме үтәргә түрә сүзен? Булды бит 90-нчы елларда, совет хөкүмәте боерыкларын – җинаятчән боерык дип табу, һәм шушы боерыкны үтәмәскә тиешлеге турында чыкты сүзләр, кабул ителде карарлар. Димәк түрәнең һәр кушкан эшен башта тикшереп чыгарга кирәк була, соңгыдан үтәргә, яраклы дип табылса?
     Менә  тормыштан бер-ике мисал китерик, шушы хәлне яктыртыр өчен. Сугыш  елларында авылларыбызда ачлык  иде, ярты авыл ачтан үлде1. Колхоз сугыш елында гына түгел, әле сугыш беткәчтә 1948 –нче елгача бер грам иген бирмәде колхозчыларга. Ә налогын түлә, әлдә нинди налоглар иде, итен түлә, йонын бир, йомыркасын, маен бир, ә күбесе өйләрдә кәҗәләрдә юк иде. Шундый авыр заманаларда ничек исән калырга дип яшәү өчен бар җыелган әйберләрне юк-бар хакка сатып (тегү машиналарын, күкрәкчәләр, чулпылар, булган затлы киемнәр һ.б.) көч хәл белән исән калалдык. Шул авыр елларда хатыннар, бала-чагалар урак арты колхоз кырына чыгып, җатка артыннан калган башакларны җыя иделәр. Ул елларны кырларны саклар өчен авылыбызда 7-ме, 8-ме объздчиклар билгеләнгәннәр иделәр (белмим, ни өчен алар сугышта булмаганнар, әзмәвер кебек ирләр?). Шулар атларга атланып, кулларында камчы, бала-чага, хатын-кыз җыйган башаклар өчен, үзләрен тотып камчы белән яралар иде, ә капчыкларын кырга бушата иделәр. Кемгә моннан файда? Тычканнарга, ә шул чак халык ачтан үлә! Кем кушкан шушы татар объездчикларына, халыкка каршы куелган эшне үтәргә? Колхоз прете2, шулай ук татар кешесе, аңа кушкан район түрәсе, шулай ук татар кешесе, ә район түрәсенә килгән күргәзмә “югарыдан”! Менә шунды җинаятчел әмерне үз татарыбыз зур төгәллек белән үтәде. Ә зыяны кемгә? Билгеле татарга булды. Безнең авылда шушы объездчиклар арасында берүе үтә кансыз кеше иде, аңа Шешлоб дия иделәр (аның булгандыр чын исеме дә, әммә кемнең дә аны үз исеме белән атыйсы килми, исемедә аның онытылган, шешлоб, шешлоб инде).
     Бу  якларда урман юк, шуңа күрә мичләрне салам  ягып аш пешерә иделәр әниләр- әбиләр, өйне җылыту да шул ук салам  белән. Ә, салам кайдан, үзеңнең чәчүлегең  булмагач? Тагы шул колхоз кырына әниләр аркаларына бәләмнәрен асып китерә иделәр. Тагы шул шешллоб, хатыннарны артларыннан куып җитеп, бәләмнәренә ут төртеп чыга. Ярый әле бичара хатыннар үзләре зыян күрмәсә, салкын өйгә кайталар саламсыз, ни аш пешерергә, ни өйне җылытырга кышкы салкыннарда.
      Шушы Шешлоб кушкан эшне шундый төгәллек белән үти булган, хәттә хатыннарның бәләмнәрен яндырганда, араларында аныңда әнисе була, ул әнисенең бәләменә дә ут төртә. Кушмаганнар кемгәдә, димәк үз анасының бәләмен дә яндыра. Ничек моны аңларга? Юнсезлек дипме? Халык аны шулай аңлады ул чакта, юнсез, тиле диде.
      Юк  ул тиле-дивана кеше булмаган, физик  яктан көчле, эре сөякле, зур гәүдәле  ир кеше булган. Мин аның тышкы кыяфәтен хәтерләмим, тик йярле атка утырып чапканын гына хәтерлим, аны күрүгә төрлебез төрле якка чаба идек җан  фәрмәнга, тизрәк качып котылу юлын карыйсың. Кайдан шушы начар сыйфат татарга кергән? Шушы караштан чыгып бер күз сирпеп алыйк узганнарыбызга, ничегрәк шушы хәлләр чишелә булган милләтебездә борынгы заманнарда? Шуның өчен ошбу фикерне бераз анализларга туры киләчәк. Карасак, шушы түрә сүзен үтәүнең асылы ерак гасырлардан килә икән. Тик ул заманнарда үзебезнең халыка юнәлдерелмәгән булган, без аның аермасын абайламый калганбыз икән. Юкка гына шундый шешлоплар белән милләтебез тулмаган бит, кемне генә алма шул ук күренеш, барда түрә сүзен намус белән үти (зур түрәләрнең кушканнарын кечкенә түрәләр, кечкенә түрәләрнең йомышларын гади татар үти, менә болар барда бер чылбырга бәйләнгән, бере артыннан бере ялганып кына бара.
  Менә, алыйк ханнар замансын. Ничегрәк булган икән эшләр ул вакытларда? Кушканны эшләү булганмы икән татарларда борынгы заманнарда? Шиксез булган, чөнки гадәткә кергән сыйфат ул борынгыдан килмичә булалмый. Милләтнең шушы сыйфаты, кушкан эшне төгәл җиренә җиткереп үтәү, китергәндә инде безнең ханнарны, заманында зур җиңүләргә, зурдан-зур дәүләтләр төзергә мөмкинчелек тудырган, дияргә кала. Чөнки гади халык хан әмерен үтәү өчен бердә икеләнми үлемгә кергән, сугыш кырында үлсә- үлгән, әммә әмер булмыйча чигенергә, чигенмәгән. Шушы сыйфат мең еллык дәвамында камилләштерелгән, канга сеңдерелгән, әйтергә була борынгы заманнан ук кодлаштырылган дип тә.
     Әлбәттә, халкыбызның шушы сыйфатына уңай бәя бирмичә булмый, чынлап та  сугыш кырында ханның әмерен җиренә җиткереп үтәмичә, җиңүгә ирешеп булмас иде (Бөек Ватан сугыш елларын гына алыйк, сугышта өч татаар егете күкрәкләре белән дошман амбразуларын каплыйлар, гөмерләрен аямыйча дусларын дошман пуляларыннан саклап калалар). Димәк, милләтнең шушы асыл сыйфаты безләргә килеп җиткән борынгы заманнардан үзгәрмичә? Күренә ки, чынлап-та шушы милләт сыйфаты чал тарихка барып тоташа икән бит.Биредә уйланырлык урын зур, шушы үзенчәлекнең сәбәпләрен ачасы, асысылын аңлыйсы бар.
     Шушый сыйфат, берсүзсез үтәүчәнлек инде, кайсы милләтнең канына сеңгән, ул аны үти автоматик рәвештә, уйлап-тикшереп, анализ ясап тормый гына. Кыскасы, баш катырмый, ни кушканны эшли, ә җавабы кушкан кеше өстендә кала, сорау анардан (ханнан, түрәдән, патшадан, президенттан һ.б.һ.б.). Монысы җиңел генә хәл ителә торган булган хан заманнарында, хан үз боерыгы өчен үзе җаваплы булган кешеләр һәм Алла каршында. Менә шулай итеп боерык үтәүче өстеннән җаваплык алынган, шуңа күрә безнең татарыбыз әледә җавап кайтара “миңа куштылар шулай эшләргә” дип. Шушы рәвештә җаваплылыкны ул үз өстеннән, түрә өстенә күчерә, ул шулай ук моны автоматик рәвештә кыла. Шуны тарихи әзерлек диптә, борынгы заманнардан килә торган чара/канун, дип тә әйтеп була
      Заманалар үтү белән, татарлар ханнарсыз да, дәүләтсез дә калдылар, әммә аңа 
карамастан татарга әмер бирүчеләр, эш/йомыш кушучылар бетмәде, киресенчә, артты диптә әйтергә була Менә шушы вакытта, татардагы асыл сыйфат-үтәүчәнлек, милләтенә, хәттә үз гайләсенә дә каршы юнәлтелгән булып чыккан очраклары юк түгел. Ул аны искечә, элеккечә, кушкан эшкә тугры булып, җиренә җиткереп эшли. Ахырда аның үтәүчәнлеге зарар китерә милләтенә дә, аерым гайләләргә дә. Ул һәр вакыт үзен-үзе аклый килде, “ул бит кушканны гына эшләде, ә ничек үтәмисең” дип аптырады. Без бер гади генә әйбернең асылын аңлый алмый интегәбез икән бит? Шәхсән үзеңә, гайләңә начарлык китерә торган, кушкан әмерне үтәмәскә, хакыбыз бар икәнен аңлап җитәлмибез мени?
     Милләтнең шушы сыйфаты, арабызда аңламаучылыкка китерде, араларыбызга дошманлык салды, ничек инде, дошман кушуы буенча син үз кардәшеңне тотып аның кулына бирәсең? Ә ул бирде. Аңламады, ни өчен аңа кардәшләре ачулы булганын, чөнки ул бит тик кушканны гына үтәде, аңа КУШТЫЛАР шулай эшләргә!!! (Патша заманнарында, совет чорында кардәшеңне, күршеңне әләкләү, муллаларга яла ябу, кебек күренешләр аз булмады милләтебездә). Кушсалар бит, дип уйланды икенче як, сиңа атаң кушканмы? Дошман кушканны үтисең, дип ачуланды. Ул хаклы иде шулай уйларга һәм кеше сүзен үтәүче кардәше белән араны өзәргә. Ә, аның үтәүчесе дә хаклы икән бит? Чөнки КУШКАННЫ ҮТӘҮ, аңа борынгы заманнардан килә, канына сеңгән, шуңа күрә ул аны үтәми булдыралмый.
      Аптырап беттем, аңлый алмыйм, ни өчен Милли  Мәдәни Үзәктә миңа сүз бирмәүләреннән? Менә кичәдә шундый хәл кабатланды (29.10.09 ел), Әсәдулла йортында урыс телен  үстерү буенча конференция үткәрделәр?! Шактый гына халык җыелган, Актовый залда өстәлләрне  кара-каршы куеп, бер “Түгәрәк Өстәл” ясаганнар, өстәл артында утырганнар килгән кунаклар, Милли Мәдәният башлыклары, Саха-Якутия, Мари-Эл мәгәриф министрлары, урыс телен үстерү институты укытучысы, Некрасов исемендәге китапханә мөдире, Татарстан мәгәриф министр урынбасары, милли – мәдәни мөхтәрият президенты Р.С. Акчурин һ.б. Залда да халык бар иде. Мин бераз соңлап килгәнгә, миңа кадәр ни-нәрсә турында сөйләгәннәрен белмим, минем алдымда сүз барды урыс телен үстерү буенча гына, шунда кайсыдыр әйтеп узды милли телләр турында да бер-ике сүз. Минем бер фикерем бар иде һәм шуны мин реплика рәвешендә әйтергә теләгән идем. Шушы “Түгәрәк өстәлне” алып барды Милли-мәдәни үзәге директоры Әнвәр Үмәрович Хусаинов. Саха-Якутия мәгәриф министры чыгышыннан соң, сүз сорап карадым реплика өчен, Хусаинов әфәнде бирмәде, әйтте, соңрак диде. Тагы чыгышлар булды, Хусаинов һәр чыгыштан соң комментариәләр биреп барды, әллә микрофон начар эшләде, әллә шулай теле бәйләнгән булып чыкты, күбесе сүзләре аңлашылмады, аннан иглан итте тәнәфес. Мин тагы сордым сүз тәнәфес алдыннан бер минут Реплика өчен, тагы бирмәде Хусаинов Ә.Ү. Зал шактый җыйнак булганга күрә, мин репликамны әйтергә булдым, бер-ике сүз әйтү белән, тавыш реҗисеры музыка кабызып җибәрде. Билгеле, музыка минем тавышны каплады, ачуым чыгып, “туктат музакаңны дуңгыз”! дип әйттем, юк музыка дәвам итте. Шулай итеп фикеремне әйтәлмичә кайтып киттем, махсус шушы фикерне әйтер өчен генә килгән идем конференциягә. Гарлек бит, әлдә нинди гарлек!
     Миндә шулай ук борчылам урыс теле язмышы турында. Соңгы 20 ел эчендә урыс теленә шактый күп көнбатыш телләреннән сүзләр кереп урнашты; менеджер, мэр, брокер, спичрайтер, диллер, киллер, шопин, кастинг, әллә никадәрле шундый сүзләр. Күрәсең, урыслар һәм яһүдиләр инглиз теленә күчәләр, ә урыс телен үстерергә татарларга йөкләнә булып чыга? Хәер, безнең өчен искитәрлек хәл түгел, күкрәк белән амбразулар капларга без күнеккән. Ә татар телен папуаслар үстерәчәк?! Бер 20 ел элек язганнар иде шунда, Җир Шарында 5,5 мең тел бар, шулар арасында татар теле 14-нче урында тора дип. Папуаслар өчен татар телен үстерү, аларга престиҗлы булачак?
     Әйтергә теләгән сүзем шул иде. Биредә нинди куркыныч фикер? Берни юк, тик минем шәхсән фикерем шундый, һәр милләт үз телен үстерергә тиеш; урыслар-урыс телен, яһүдиләр белән бергә, ә татарлар үз телен! Биредә нинди криминал? Урыс теле дәүләт теле буларак без аны өйрәнәбез, беләбез, әммә татар теле хисабына урыс телен үстереп яту, монысы мантыйкка сыймый торган хәл, җинаять дип кабул итәрлек, гоняхлы эш. Димәк шул фикерне без һәр аудиториядә әйтергә тиешләр, ә биредә Әнвәр Үмәрович сүз бирми әйтергә, ә икенчесе сөйләргә комачаулый музыка куеп. Үзебезнең татарлар менә миңа фикеремне әйтергә бирми, ә үзләредә әйтми, чөнки фикерләре юк. Фикер булыр өчен кирәк эчтән мөстәкыйль фикерле булырга, ягни мәсьәлән, һәр проблемага карата үз позицияң булырга тиешле, ә менә шушы әйбер боларда дифицит булып чыга.
     Килгән  яныма аппаратура белән тавыш  көчәүтүче, кем үзе, ничек дип атарга? “Син ник мине дуңгыз дип атадың? “бак берне бирермен үзеңә”, дип куркытмакчы була. “Бар кит” дим ,“бик бирми тор!” “Ник музыканы куйдың сүз әйтергә бирмичә, миңа нибары 1 минут вакыт кирәк иде”, дим. “Миңа куштылар”, булды җавабы. Менә шул, аңа КУШКАННАР, ә үзенең башы юк уйларга, шушы кушканны соңлабрак башласа, мин әйтеп бетергәч, төймәсенә басарга, аны атар иделәрме әллә? Менә шулай. Ә Хусаиновка үз чиратында шулай ук кемдер кушкан, әллә генерал, әллә генерал белән икесенә берюлы “кушылган” миңа сүз бирмәскә, инде һәр кайсы аңа КУШКАННЫ үти. Роза Хабибуллина әйтә, “нигә инде Мохаммәт абый кешегә дуңгыз дип әйттең, рәнҗеттең бит аны”, ди. Әйтәм, “соң бит ул мин сөйләгәндә музыка җибәрде, әйтәчәк сүземне әйтергә бирмәде” дим. “Аңа бит КУШКАННАР” ди Р. Хәбибуллина. Мин Розаны ихтирам итәм, тавышын яратам, ул бик матур моңлы тавыш белән җырлый, татар сәхнәсендә сирәк очрый торган гаҗәеп матур тавышы аның. Менә Роза ханымда аңламый булып чыкты шуны, улда аклый шушы КУШУ белән сүземне бүлдерүне. Менә беренче мәртәбә уйландым шушы хәл турында, нәрсә ул татар өчен- кушу? Ни өчен татар кушканны гына үти, ә кушмаганны юк? Биредә бәлки куркыныч бардыр кушмаганны эшләгән өчен үз белдегең белән? Шулай дисәң, ни булып чыга? Кешенең хакы юкмыни үз иреге белән нидер, нәрсәдер эшләргә, сүз әйтергә, фикер йөртергә? Күрәсең күбесе татарыбыз моңа әйтер сымак, юк дип? Тормыш катлаулы, ә ул катлаулы бер безгә генәме? Башка милләтләргә катлаусыз булып чыгамыни? Ничек шулай килеп чыккан? Әгәр шулай чынлап булган очракта, безгә нишләргә, дәшми калыргамы, “кушканны үтәп”? Ник кемгәдер ярый, ә татарга ярамый? Билгеле, шулай дип бер каяда язылмаган, андый законда юк, шушы тәкдирдә ник без бер-беребезгә сүз әйтергә бирмибез? Бердә аңлашылмый. Менә Ә.Ү.Хусаинов та, тавыш реҗисеры да, генерал Акчурин да, җырчы Роза Хәбибуллина да шушы мәсьәнең асылын аңламыйлар булып чыга. Ә, башка татарлар аңлыймы соң шуны, КУШКАННЫ эшләү - үтәү, безнең милләтне бүгенге көндә бердә бизәмзгәгнен? Юк, аңламыйлар алар. Әлегә шушы хәлне берәүдә тикшергән дә, анализлаган да юк. Мин шушы төшенчәнең асылын аңладым кебек, юк урында конфликт килеп чыккач кына. Башта шушы кешеләрне гаепләп маташсам, соңра аңладым, аларның гаепләре юк икән, миңа сүз бирмичә Алар кемнеңдер КУШУЫН үтәгәннәр булып чыкты. Менә шулай, гаепле кеше юк, ә конфликт бар! Әйе, менә сиңа фәлсәфи табышмак, ә без башларыбызны катырабыз төрле яһүди фәлсәфәчеләр язмаларын укып, ә үзебездә менә нинди тирәнлектә яткан, фәлсәфи мәгнәле фикер ята икән. Без милләт буларак, шушы сыйфатыбыз белән башкалардан аерылып торабыз икән ләбаса?
     Чынлап-та безнең милләт тулган шушы шешлоблар белән, өстән алып аска кадәр, барда КУШКАННЫ үтәргә әзер торучылар гына, беренеңдә мөстәкыйль фикере юк, булсада кайберәүләрендә, әммә бик аз, шушы шешлоблар арасында алар күзгә чалынмый.
     Шушы  сыйфат, “кушканны үтәү”, инде тарихта бер мәртәбә бездән бик әче итеп көлде, исегезгә төшерим; Хазар Каганатында каган һәм аның якыннары яһуди диненә күчкәч, озак та узмый каганат җимерелде, һәм безләрдә хан нәселедә киселде. Менә шушы вакыйгадан соң Дәшт-и-кипчак дип атала башланды безнең җирләр, һәм йөзләгән вак-төяк кыпчак-половец ханнары барлыкка килде. Шушы хәлне галимнәр ялгыш, кипчак кабиләләре килде Дәшт-и-кипчак даласына дип аңлатып маташтылар. Хазар каганаты таркалуыннан соң, 270 ел, безнең бабаларыбыз күмәк дәүләт төзи алмыйча интектеләр. Тик Бату хан килеп кенә 1236 елда бабаларны берләштерде, бер олуг татар дәүләте төзеде. Ә ни өчен, шул ук кипчаклар Хазар каганаты җимерелгәч, яңадан дәүләт төземәделәр икән? Төзеделәр бит, Төрки каганаты җимерелгәч, хәттә берне генә дә түгел икене, ә бу юлы төземәделәр? Сәбәбе гап-гади икән бит, каган яһуди диненә күчкәч, төрки-хазар-кипчакта хан нәселе киселә, ә үзләре бергә җыелып, яңа ханны билгеләргә акыллары җитмәгән булып чыга. Чөнки кипчаклар арасында да КУШКАННЫ ҮТӘҮЧЕЛӘР күпчелекне тәшкил иткән, берәүдә үз өстенә җаваплылык алырга теләмәгән, шуңа күрә көн иткәннәр кайсы кая барып, башка берәр кнәзгә/ханга ялланып яшәргә. Чөнки алар күнеккән КУШКАННЫ үтәргә, ә үзләрендә КУШАРДЫЙ хан калмагач, киткәннәр эзләп бүтәннәрне.
     Азия  чикләрендә 1206 елда Темучинны –Чингис  хан дип иглан итү, бөтен далага тарала шушы хәбәр, аңа барча төрки-кипчаклар буйсынырга тиеш  булалар, ә кайсылары буйсынмый, ягни Чингисханны олуг хан дип танымый, аларны көч белән буйсындырганнар.
     Менә  әйтик, хазар каганаты җимерелгәчтән  соң, Урта Иделдә Булгар дәүләтчеге калды, әммә ошбу дәүләт үсмәде, кыпчакларны канат астына алырга омтылмады, яши бирде дивар артында яшеренеп. Шушы Алтын Урда дәүләтендә генә, булгарлар һәм кипчаклар (мишәрләр) бер дәүләтттә яшәп, бер милләт булып киттеләр, моңа кадәр телләре-сәнгатьләре якын булсада, ул заманнарда алар әле берләшмәгәннәр иде. Әле Алтын Урда заманында да, аермалыклар шактый булган, шушы аермалыклар Мәскәү кнәзлеге татарларны басып алгач кына тигезләнде. Дога кылганда кайбер мишәр бабайларыбыз әйтеп уза икән “болгар бабаларыбыз рухына” дип, шушы сүзләр әле аңлатмый, булгарлар мишәрләрнең бабалары икәнлеген, ә аңлата булгарларның төркилеген, ә төркиләр мишәрләрнең дә бабалары була һәм башка төрки халыкларының да. Хәзердә татарлар да һәм башка төрки халыкларда шушы КУШКАННЫ үтәү рәвеше яәшп килә. Шул ук М. Шәймиевны алыйк, йә Н. Назарбаевны, алар икеседә шушы принцип буенча эш итәләр. СССР җимерелгәч, Н. Нзарбаев теләмәде Казахстанны мөстәкыйль дәүләт дип иглан итәргә, сузды-тартты, Мәскәү бусагасын таптады, теләде РСФСРга керергә, әввәлге статус белән, шулай ук Кыргызстан да эшләргә әзер иде. Шәймиев-та шулай ук сузды-тартты, көтте, кайчан Рәсәй көчәеп китәр дә әзер булыр Татарстаннга күргәзмәләр бирергә! Көткән вакыт килә ул, 1994 ел килеп-тә җитте, татарларның бөтен хыялларын алып-та китте.
     Менә  бар татарга нибары өч кенә кеше исемен атый алам, кайсылары мөстәкыйль фикерлеләр, КУШКАННЫ үтәүчеләр түгел дип; Фәүзия Бәйрәмова, язучы Айдар Хәлим, һәм мин, сезнең колыгыз М. Миначев. Тагы ике кешене өстәргә була, җырчы Илсөя Бәдретдинова белән шагыйрь Илфак Шигаповны. Бик аз шул, бәлки тагы да бардыр, бәлки яшләрдән шытып чыгарлар әле? Шиксез булыр, булырга тиеш, тик әлегә күренмиләр генә, шуңа күрә белми торамдыр гына.
     Хәзерге вакытта искедән килгән шешлобчылык  тормышка ятышлы түгел инде, үзгәрергә  тиеш. Үзгәрергә! Үзгәрергә кирәк безләргә! Күпме тиз  булса үзгәреш, шул кадәрле отышлы булачак.
     Әлбәттә, милләтән тулаем шушы искедән килгән шешлобчылыкны төбе-тамыры белән алып ташларга ярамас. Чөнки безгә бер-беребезне ихтирам итү генә түгел, әле буйсына белергә дә кирәк. Милләт бүген 100% шешлоблардан торса, аның өстәге катламында шешлоблыкны нык киметергә кирәк, бер 40-50% артык шушы сыйфат булмаска тиешле. Хәттә югары катламны да шушы шешлобчылыктан тулаем азатлндырырга ярамас, идәрә итү системасына зыян килүе бар. Меңәр еллап килгән иске гадәттән, берюлы арынырга дөрес булып чыкмас дип уйлыйм.
                             М. Миначев, ХД “Ватан” фиркасы рәисе.
Мәскәү 2.11.2009 ел.