НДП Ватан

НИ КАКОГО ВРЕДОНОCНОГО ПО НА НАШИХ РЕСУРСАХ НЕТ, проверенно ESET NOD 32 Antivirus!, А ТАК ЖЕ НЕТ И НЕПРИЕМЛЕМОГО МАТЕРИАЛА, КАК ЭТО ПЫТАЮТСЯ ПРЕДСТАВИТЬ ВСЕМ, НЕКОТОРЫЕ ГОСПОДА,, ВОЗМОЖНО СТОРОННИКИ КРЕМЛЯ, НЕ СОГЛАСНЫЕ С НАМИ. ИХ ЖЕЛАНИЕ ЗАПРЕТИТЬ НАШ РЕСУРС ПОКАЗЫВАЕТ ИХ СЛАБОСТЬ И НАШУ ПРАВОТУ. МЫ РАБОТАЕМ! ЗАХОДИТЕ И ЧИТАЙТЕ! https://irekle-syuz.blogspot.ru/
ЗЕРКАЛО САЙТА https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

суббота, 20 февраля 2010 г.

БЕЗ ИЯРЧЕННӘР? Юк, мөстәкыйлләр.

БЕЗ ИЯРЧЕННӘР? Юк, мөстәкыйлләр.



Озак еллар милли проблемаларга игтибар бирми яшәү, миләребезне миңгерәйткән шикелле күренә, дәүләт тарафлый безгә карата ясалган начарлыкны сизмибез кебек? Инде күпме заман телебезне, милли гөреф-гадәтләребезне, сәнгатебезне, миллилегебезне, дәүләт органнары чикләп килә, ә без һаман шушы явызлыкны аңлап җитмибез. Сүздә юк, шунда үзәк телевидениедән берәр татарча җыр яңгыраганы турында, яки татарлар тормышыннан берәр эпизод чагылганнын күрсәтүләрен. Кая инде ул безләргә, юк бит. Юк. Киресенчә безгә миллилегебезгә, татарлыгыбызга дәүләт һөҗүм өстенә һөҗүм оештыра гына. Шушы дәүләт ягыннан безгә каршы оештырылган кайбер эшләрен тиз генә аңлап та җитәрлек түгел бит, нинди тискәре йогынты ясарлар бу бәйрәмнәр безләргә киләчәктә? Рәсәй дәүләтенең безгә карата бер изге эше гөмердә булганы юк. Шушы дәүләт гел безләрне урыслыштыру-чукындыру гамәлләрен генә безләргә сеңдерергә тырыша. Ә безгә болар нәрсәгә кирәкле? Ни өчен шушы дәүләткә татарның татар булып калуы ошамый, ни сәбәпле гел безләрне кыерсытып килә? Бердә аңлардый хәл түгел нормаль кешеләргә. Дәүләтнең кайсы эшен генә алма, барда татарга каршы юнәлдерелгән, бере дә юк безләргә яраклысы.

Алыйк соңгы елларда Рәсәй халкына тага торган бәйрәмнәрне генә. 1. Менә җиңү бәйрәменә Георгий лентасын машина антенналарына тагу. Ни өчен бар халык шушы лентаны тагып йөрергә тиеш? Ә, нәрсә аңлата шушы Георгий лентасы, нинди мәгнә ята биредә? Георгий лентасы христиан дине символы булып тора. Шулай булгач, без татарларга нинди катнашы бар провослав символының? Әби-бабаларыбыз сугышка кермәгән ич шушы символ астында, шушы символар аларга чит-ят нәрсә булган. Шулай булгач, нигә без үзебезнең каһарман әби-бабаларыбыз рухларын рәнҗетеп, шушы ленталарны тагарга тиешләр?

Кирәк түгел. Ә җиңү бәйрәме уртак бәйрәм, урысына татарына да. Уртак бәйрәм христиан символы астында узаламы соң? Татарга кирәк түгел, ә менә дәүләткә кирәк булып чыга. Билгеле, озак еллар дәвамында шундый “уртак” бәйрәмнәр үз йогынтыларын ясамый дип кем әйтәлә? Бүген тискәре йогынтысы зур булмаса да, киләчәктә шиксез, шушы бәйрәмнең тискәре йогынтысы булачак. Дәүләт шуны белеп эшли, киләчәк буыннарыбызны күздә тотып сеңдерә яшләребезнең миләренә.

9-нчы май җиңү бәйрәме, ничек инде бәйрәм итмисең, әби-бабалар катнашкан ич шушы сугышта, аларны хөрмәт итми булмый. Ярар итик, тик ни өчен Георгий лентасын без шәхсән машиналарыбызга тагарга тиешләр? Шушы ленталарны дәүләт оешмалары мәҗбүр итми тагарга берәүне дә, әммә бар халык таккач, ничек инде татар кешесе бер үзе такмый калалсын? Тага инде ул да, башкалардан аерылмас өчен.

2. Моннан бер 15-20 ел элек үткәрә башладылар студентлар арасында Татьяна көнен, студентлар арасында безнең балалар да шактый бит. Ә кем ул Татьяна, безгә ни катнашы бар? Шулай ук юк, монысы да христиан дине вәкиле булып тора.

3. Әле тагы яңа бер бәйрәм уйлап чыгардылар, һәм безләргә тагалар шушы бәйрәмне –гашыйклар көне, Валентина көне дип. Яшләр бер-беренә валентиночкалар бүләк итәргә тиешләр, валентиночканың символы итеп йөрәк сүрәтен алганнар. Билгеле инде, яшь чакта кем генә гашыйк булмаган да, гашыйк утында янмаган? Ә ни өчен бүген гашыйклар көнен “изге Валентина көне” дип аңлаталар? Кем соң ул “изге Валентина”? Валентина католиклар дине изгесе дип йөртелә. Ә аның без татарларга нинди катнашы бар? Бернинди дә юк, шулай булгач ни өчен татар яшләре шушы бәйрәмдә катнашырга тиешләр? Биредә дә бәйрәм итү мәҗбүри түгел, тик бар яшләр бәйрәм иткәч, катнашалар инде бәйрәм ил күләм йөргәч.

Шул ук вакыт дәүләт 309-нчы ФЗ кабул итте, шушы закон буенча телебезне мәктәпләрдән, югары уку йортларында укытуны тыйды. Менә карагыз, бер яктан дәүләт безгә каршы закон чыгара, икенче яктан безләргә чит-ят булган бәйрәмнәр тага. Кайсылары нигезләнгән христиан диненә, христиан тормышына. Ә безнең тормыш бәйләнгән ислям диненә, тормышта да без кулланабыз күпчелектә ислям гадәтләрен. Биредә килеп чыга бәләкәй генә каршылык, без ислям мәдәнияте нигезендә тәрбиәләнгәнгә күрә, безләргә христиан мәдәнияты туры килми, күңелләребезгә ятмый. Үтәмәс идек тә бит, ислям мәдәниятында шундый бәйрәмнәр юк. Ә ничек бәйрәм итмисең, кайчан синең курсташларың институтларда бәйрәм иткәндә? Якшы түгел, бергә укыйлар ич, бергә бәйрәм итсәләр берни булмас төсле? Анысы беренче карашкка гына шулай күренә, ә тирәнтенерәк уйлап баксаң, бөтенләй эшләр башкача булып чыга.

Мәктәпләрдә телне укытмагач, димәк татар әдәбиятын да дигән сүз була, шулай ук милли тарихта, чөнки тел, әдәбият, тарих – барчасы бер чылбырга бәйләнгән. Шуңа өстәп әйтергә кирәк, милли гөреф-гадәтләр дә. Менә шушы татар гөреф-гадәтләре урынына кереп оялыйда инде, татарларга ят булган христиан халыкларның гөреф-гадәтләре. Димәк ки, дәүләт шушы бәйрәмнәр аркылы безнең гөреф-гадәтләрне алмаштыра, монысы бигрәктә карый киләсе буыннарга. Бу инде татарларга карата дәүләт тарафыннан диверсия, һәм шушы диверсия махсус оештырылганга охшый. Димәк, безнең асылыбызны җимерә. Ә без нишләргә тиешләр шул чакта? Шушы чит-ят гадәтләрне ятлап, үз милли гөреф-гадәтләрне шуларга алмаштырыргамы? Киләчәктә татар булып яшәүдән туктаргамы, әллә моңа каршы тору ниятеннән берәр чарасын эзләп караргамы? Чынлап та юләрләр түгелләр бит, кайчан күрәбез ничек безнең милли нигезләрне җимерәләр, безләрне юләрләргә тиңләп. Янәсе, татарларны алдап була, алар тиз ышанучан, кая чакырсаңда алар арттан иярәчәкләр, дип.Ә нигә безгә алар артыннан иярергә. әллә үзебезнең баш эшләмиме? Әлбәттә эшли һәм без шушы мәкәрле бәйрәмнәргә альтернатив бәйрәмнәр табачакбыз.

Менә әйтик, ник без татарларга шушы гашыйклар көнен, Валентина көне урынына үзебезнең гашыйклар көне иглан итмәскә, Таһир-Зөһрә көне дип? Кем безгә комачаулый? Кемдә юк. Тик безгә инициативаны үз кулыбызга алып үзебезчә үткәрә башламаска? Гади гына әйтеп: “сездә Валентина көне, ә бездә Таһир-Зөһрә1 көне” дип. Таһир-Зөһрә гашыйкларының бик матур хикәяләре риваятләре бар. Шушы гашыйклар яшәгәннәр татарларның бәйсез дәүләтләре булган заманада, Алтын Урда чорында. Менә кай заманага барып тоташа Таһир-Зөһрә гашыйклары, ерак тарихка чума, шушы гашыйклар хикәясен тарихи ядкәр итеп-тә кабул итәргә була. Шулай итеп. Игтибар татар милли тарихына юнәлтерелә.

Калган ике бәйрәмнәре беләндә шундый ук, эквивалентлы булган символлар табарга кирәк үз тарихыбыздан. Георгий лентасы урынына ник әзерләмәскә ленталар Татарстан байрагы төсендә? Авырмыни шундый ленталар ясарга, махсус Җиңү көне өчен? Бердә юк.

Дөньяда һичбер зат мәгнәәсез булмый, менә шушы бәйрәмнәр безнең өчен үрнәк. Без кем артыннан да иярергә тиешләр түгел, һәр тәкдимгә безнең яктан охшаш, адекватный адым булырга тиешле, менә шулай эшләгән вакытта безнең киләчәккә куркыныч янамас, безләрне хайваннар тик, артларыннан ияртеп алып китәлмәсләр. Нык булыйк милли нигезләребездә, нык торыйк!

Мохаммәт Миначев, ХД “Ватан” фиркасы рәисе.

15.02.2010 ел.