НДП Ватан

НИ КАКОГО ВРЕДОНОCНОГО ПО НА НАШИХ РЕСУРСАХ НЕТ, проверенно ESET NOD 32 Antivirus!, А ТАК ЖЕ НЕТ И НЕПРИЕМЛЕМОГО МАТЕРИАЛА, КАК ЭТО ПЫТАЮТСЯ ПРЕДСТАВИТЬ ВСЕМ, НЕКОТОРЫЕ ГОСПОДА,, ВОЗМОЖНО СТОРОННИКИ КРЕМЛЯ, НЕ СОГЛАСНЫЕ С НАМИ. ИХ ЖЕЛАНИЕ ЗАПРЕТИТЬ НАШ РЕСУРС ПОКАЗЫВАЕТ ИХ СЛАБОСТЬ И НАШУ ПРАВОТУ. МЫ РАБОТАЕМ! ЗАХОДИТЕ И ЧИТАЙТЕ! https://irekle-syuz.blogspot.ru/
ЗЕРКАЛО САЙТА https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

понедельник, 30 марта 2009 г.

МИЛЛӘТКӘ ХАТ. (КАЙТУ)

МИЛЛӘТКӘ ХАТ. (КАЙТУ) Яңа проект.
Хат башы яз каршы.

Кадерле туганнар, авылдашлар, якташлар, милләттәшләр! Булай аерым алганда тормышка әллә нинди зарланырлык-та түгел, кешедән ким яшәмибез шикелле, тамагыбыз тук, өстебез бөтен дигәндәй. Ә менә милли хәлләребезне тикшереп карасак, эшләребез алай ук “бөтен” түгел шул. Күреп торасыз ничек хөкүмәт телебезне бетермәкче булып елдан-ел кыса килә, ә үзебезне урыслаштырмакчы, шушы юлда барчасын эшли. (Нәрсә кирәк бу хөкүмәткә бездән? Бердә акылга сыярдый түгел).Менә быелдан мәктәпләрдә татар теле инде укытылмаячак, чөнки Дума шундый закун кабул иткән иде 2007 елда, гамәлгә керә 1 сентябтан. Беләсез бит, әби-бабаларыбыз ничек карышты шушы урыслаштыруга каршы. Күпме михнәтләр күрде, газаплар чикте, себерләргә китте татар булып калыр өчен. Ә, без?Беләм, бу проблема сезнедә борчый, сезнең дә теләк юк урыслашырга, шул ук вакыт, аңа каршы торырдый көчтә юк бездә. Ә кая киткән ул көч? (Көч беләктә түгел, көч йөрәктә диләр, юкка шулай әйтми торганнардыр.) Бүгенге көндә авылларыбыз безләрдән бушап калды, мәктәпләргә йөрергә балалар юк, мәктәпләр ябыла, бүген-иртәгә авылларыбызда ябылачак, кешеләр калмагач, әнә Кадымка авылы1 кебек. Авылларыбызда авыл администрациәләре (башлык идарәләрен) бетерәчәкләр дигән сүзләр йөри, яңа закун чыгарганнар, шушы канун буенча, 5 мең кеше яшәгән төбәктә генә шундый идарә калдырыла. Әйтегез, кайсы безнең авылда2 шул кадәрле кеше бар? Андый авыл бөтен татар төбәгенә бер генә, пензәкләр ягында – Урта Әләзән. Хәттә район үзәге – Уразовка авылында да, барча мукшылары белән шул кадәрле халык юк. Бәлки шуңа күрә өлкә түрәләре районыбызны бетермәкче, Таер Хайретдинов3 ярдәме белән?Безнең әти-әниләр кайчандыр якшы тормыш эзләп авылларыбыздан Мәскәүгә, Ленинградка, Владимирга4 һәм башка шәһәрләргә китеп, шушы шәһәрләрдә төпләнеп калдылар. Ул-кызлар үстерделәр, ә нәсел җибәрергә күбесенә язмаган булып чыкты. Чөнки шәһәрдә үскәч, башка милләт вәкилләре белән уртак гайлә корып җибәрделәр һәм икенче яртылары ягына авыштылар. Хәттә күбесе моңа эчтән риза булмасалар да, инде кире кайтырга мөмкинлекләре калмаган иде. Чөнки балары булды, аерылып, ялгыз калу перспективасы өркетте үзләрен. Менә әби-бабалар тырышып-тырмашып, күп михнәтләр, ачлыклар кичереп җибәргән нәсел –шәһәрләргә күчеп, тук тормышта яшәп, әби-бабалары васыятенә тугры булып калалмадылар. Нишләмәк кирәк, тормышы гель безгә каршы булганда? Тормыш шартлары гынамы моңа гаепле икән? Бәлки бүтән хаталарда булгандыр?Менә хәзер дөньяда, безнең илдә дә, кризис башланды, безләргә килеп җитте аның җимешләре. Яңа гына авыллардан килгән якташларыбыз эшсез калдылар, тора-бара биредә туып-үскәннәребезгә дә эшсез калу куркынычы бар. Эшсез татарлар саны шәһәрләр дә үсәчәк, эшләре юк, димәк акчалары да юк булып чыга. Ә акчасыз шәһәрдә ничек яшәргә? Кайсылары җинаять юлына басар, калган гөмерләре төрмәләрдә череп бетәр, кайберәүләре дачаларын-фатирларын сатып көн итәр, әммә акча тиз бетә бит ул, ахырда бомжлар арасына кереп югалыр...И Аллам, шундый язмыш өченме без килгән бу дөньяга? Безләргә дә Алла Тәалә күркәм тормыш язгандыр, тик без аны күрми узып киткәнбездер, үз юлыбызны дөрес сайлый белмәгәнбездер? Халкыбыз авыллардан киткәндә, мәңгегә китәм дип уйламагандыр да, чөнки ел саен туган авылына кайтып йөрмәс иде. Димәк, аның кире кайтырга уе булмаган дип әйтеп булмый, тик мөмкинчеге булмаган күрәсең? Шулай булгач...Искә төшерик, Моисейның еврейларны египт әсирлегеннән алып чыгуын? Еврейлар Египтта яшиләр 430 ел, шуннан соң Моисей үзләрен алып чыга әсирлектән. Еврейларның күбесе Египттан китәселәре дә килми, карышып маташалар, чөнки биредә тормышлары җайланган (безләрнең Мәскәүдә шикелле), йортлары, мал-туарлары булган. Барысында ташла да кит? Әлдә бер чит-ят җирләргә, кайда аларны кем дә көтми, киресенчә, аларга шушы җирләрне яулап алырга кирәк була көч белән. Ә ни өчен еврейлар Египтан китәргә булдылар? Чөнки аларның киләчәгенә Египта куркыныч туды, фергавен әмере белән еврейларның туган ир балаларын үтерергә тиеш булганнар. Димәк, еврейларның нәсел ботагын балта белән чабып өзәргә, алар нәселе үрчемәсен – үсмәсен өчен. Менә ни өчен Моисей мең бәләләр, күп төрле хәйләләр-могҗизалар күрсәтеп еврейларның нәсел-ыруларын саклап калу нияте белән Египет әсирлегеннән көчкә генә алып чыгала. Ә, әгәр еврейлар Моисейны ул чакта тыңламыйча җыйган җиһазларын югалтмас өчен Египта калган булсалар, бүген еврейлар дөнья йөзендә булыр иделәрме? Юк, булмас иделәр, ә бүген алар бар дөнья белән идарә итәләр.Менә хәзер татарларга да шундый ук куркыныч яный, без дә, кайчандыр еврейларга янаган куркыныч астында торабыз (телебезне мәктәпләрдән алу, фергавенның еврей малайларын үтерүенә тиң). Йә бөтен рухи көчебезне бергә туплап, учка кысып, “Мәскәү әсирлегеннән” туган якларга, туган авылларыбызга кире кайтабыз, йә берничә вакыттан соң бетәбез! Башкасы юк. Без әле еврейлар тик 430 ел яшәмибез Мәскәүләрдә, нибары 80-90 еллар гына (кай-берәүләребез 120-150 еллар булуы да бар, әммә андыйлар бик сирәк сакланган татар булып). Шулай булгач, безгә урыннарыбыздан кузгалырга ул кадәрле авыр булмас кебек?Әгәр безнең әти-әниләр, йә үзебез, авыллардан буш кул белән, һөнәрсез, югары белемсез чыкканнар чыкканнар булса, бирегә килеп кара эштә эшләгән булсалар. Аларның ул-кызларында малда бар (фатирлар, дачалар), һөнәре дә, күбесе югары белемле дә. Безнең халык 21 гасырда бер кайсы халыктан калышмый (еврейлардан башка), белем белән дә, һөнәр белән дә, сәләт белән дә. Димәк ул теләсә кай җирдә тормыш корырга сәләтле? Шулай булгач, ни куркып торырга?Моисей заманында еврейлар ситуациясе белән чагыштырганда, безнең татарларның бүгенге ситуациясе, күбкә отышлы. Без кайтабыз туган авылларга-төбәкләргә, әле безне анда каршылардый халыкыбыз бар, ә еврейларга туры килгән чит халыклар җирләрен басып алырга. Алар белән җир өчен сугышырга, кан коярга тиеш булганнар. Менә биредә бик зур аерма. Әле Аллага шөкер бүгенгә, авылларыбызда туганнарыбыз хуҗалар, әгәр без кире кайтмасак, кемнәр анда хуҗалар булыр??? Менә шул.Икенчесе, без шәһәрләрдә үз нәселебезне җәелдереп җибәрәлмәдек, күпме генә кардәшләребез, авылдашларыбыз, якташларыбыз өстәлеп торса да, барыбызда комга сеңгән су шикелле эссез югала торабыз. Моны барыгызда белә, әйтегез, гайләгездә, нәселегездә, күпме катнаш никахлар?Авылларыбыз, районыбыз5 кадрлар кризисы күптәннән кичерә инде, берәр шунда юнле кеше табылмый, район җитәкләргә дә, җирләрне эшкәртеп үз тормышларын җайга салырга да (чөнки заманында иң булдыклылары авылларны ташлап киткәннәр). Анда калганнары, йә урлашалар, колхозда урлашкан шикелле, аракы эчәләр, бер-берләреннән кызганалар, араларында дуслык юк, туганлык беткән шуңа күрә, якшы үрнәк күрсәтерди кеше калмаган. Җирләребез буш ята диәрлек, пайлары бар, аларны эшкәртүче кеше юк. Картлар гына торып калды авылларда. Хайван асрау бетте, печән чабу юк, үлән шулай саргаеп кибеп бетә, җәй башында шунда берәр шук кеше аңа ут төртә дә, ә ут кыр буйлап җәелеп китеп, авылга барып керә. Йортлар янган очраклары да аз түгел. Менә монысы хуҗасызлык бәләсе.Шуңа карап торып түзеп буламыни, кайчан синең үзең, эти-бабаң туган авыл беткән чакта? Әле бездә җырлый торган иделәр: Без андый малай түгел, Без мондый малай түгел!Кайда барсак-та кайтырбыз,Күгәргән калай түгел! – дип. Әллә, без шушы калай булдыкмы? Менә шундый тарихи сынау алдыбызга килеп басты, сынатмабызмы икән? Якшы, җылы, җиһазланган фатирларыбызны сатып, “мәскәү әсирлегенән”авылларыбызга кире кайтырга көчебез җитәрме икән? Үзебез генә түгел, якыннарыбызның, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз асыл сөякләрен дә үзебез белән алып кайтырга кирәк булачак. Ничек инде мәрхүмнәрне калдырасың үзең кайтканда? Әллә сыкрана-сыкрана язмышка, ә үзебез бер чарасын күрми, шулай урыслашып, якшы фатирларыбызда юкка чыгарбызмы икән? Бик зур сынау алдында без хәзер. Алла сакласын безләрне шундый язмыштан. Мин ышанам, әле өлкән буыннар да рухи көч барлыгына, аларның хәлләреннән килер, бала-чагаларын, оныкларын, марҗа – киленәрен, урыс-кияүләрен ияртеп туган авылларга, туган якларга кайтырга көчләре җитәр дип. Китә белгән, кайта да белсен иде!Әти-әниләр, әби-бабайлар киткәндә тормыш бер төрле иде, әле икенче төрле, безне бетерергә юнәлдерелгәнгә әверелде. Шул чакта туган якларга кайтып, бергә тупланып кына сакланып калырга була. Теләсә кайсыгыз бүгенге көндә Моисей ролен үти аласыз, әммә отышлырак булыр, әгәрдә арагыздан юлны күрсәтүче, сәләтле кешене юл башчы итеп алсагыз. Менә шушы, безләрне - сезләрне борчыган, авыр фикерләрем белән уртаклашасы булдым. Бездә Алла бәндәсе бит, шулай көч табалмабызмы икән, кире кайтырлык туган якларга, татар халкының киләчәген уңай якка борып җиберерди? Бер Алла гына белә, күпме вакыт, күпме көч алда безгә кирәклеген, кайтыр юлга чыкканчы? Әйе, әле ошбу фикер дә һәр кайсыбызга барып җиткәнче, күңелләргә сеңгәнче, күпме вакыт үтәр? Зарар юк үтсен, тик шушы юнәлештә эшләү кирәк, бер эштә җиңел булмый, ә шундый адым халык өчен бигрәктә. Әгәр без халык булсак?Моисей да күпме вакыт әзерләнгән бит, аның фикере дә шундук кабул ителмәгән, әммә кешеләрнең үз - үзләрен, нәселләрен саклап калу теләге һәрчак көчле булган, бу хәзердә шулай. Шуңа күрә еврей халкы кайтып-кайтып уйлаган да тәвәкәлләп сакау телле 6Моисей артыннан юлга чыккан. Сезләрдә шушы язманы укыгач, кардәшләрегез белән киңәшегез, шушы язманы кардәшләр, авылдашлар, якташлар, милләттәшләр арасында таратыгыз, чөнки тәкдим ителә үзебезнең киләчәгебезне хәл итәрди адым. Татарча аңламаганнарга, белмәгәннәргә - күчерегез, тәрҗемә кылыгыз урыс теленә, татар милләтенә катнашы булган һәр бер кешегә җиткерегез, тик ярым татар, ярым гәүрәйләргә таратмагыз, аларны үзләрегез белән кайтырга чакырмагыз, әгәр теләсәгез эшләребезгә, теләкләребез уңсын дип.Әле шушы хатка койрык итеп, кайбер киңәшләр тәкдим ителер, авыллар да, төбәкләргә, күчкәч эш урыннары булдыру турында, бәлки бу киңәшләр белән файдаланмассыз да, үзегез кирәклесен табарсыз, әммә бу киңәшләр бары-бер сезгә файдалы булачак. 1. Була мини инкубатор белән тавыклар үрчетергә, интернетта күп материаллар бар. (Бу эш әлләнинди чыгымнар таләп итми, биредә 6-7 мең тәңкә дә җитәрлек.) 2. Терлекчелекне торгызырга. (Монысы да зур чыгымнар сорамый) 3. Төрле мастерскойлар ачарга, һ. Б.һ.б. Теләк кенә кирәк. Әгәр Сергач якларына кире кайтса халык, анда ярты миллион кеше кайтачак. Шул кадәрле халык үзенә эш урыннары булдыралмасмы? Без шул кадәрле булмас халыкмы әллә? Юк, кулыбыздан бар эш килә, Алла кушса булдырырбыз, тик тәвәкәллек кирәк. Уйла татар, синең өчен бигрәк җаваплы вакытлар килде, йә “мәскәү әсирлегеннән” туган якларга кайтып, күмәкләшеп сакланып калабыз, йә урыслашып биредә әкренләп юкка чыгабыз. Уйла!Йә Тәңрем, йә Алла, изге сәгатләрдә булсын шушы ниәтләребез. Бир Тәңре Алла Тәалә рухи көч безләргә шушы Олы кайту юлына чыгарга! Анда кайтып килгәч, тормышыбызны җайлап җибәрергә, үз илебезне, авыл-төбәкләребезне гөлбакчага әверелдерергә! Шушы, үз кулларыбыз белән төзекләндерелгән авылларыбызны-төбәкләребезне, юлларыбызны, сарайларыбызны күреп, узган-барган халыкларга сокланырга язсын Ходай! Бир Тәңрем Аллам, без дә Синең бәндәләрең төшеп калганнардан булмыйк, алдынгылардан булыйк, шуларны безгә исбатларга насыйп кыл Раббым! Амин.
Мохаммәт Миначев, ХД “Ватан” фиркасы рәисе. Хомэтле Миллиетешлэр обсудить тему можно здесь http://irekle-syuz.blogspot.com/2009/03/bl...t_30.html#linksМәскәү каласы 19 март 2009 ел.

вторник, 24 марта 2009 г.

Башкорт татар Меморандумы.

Башкорт татар Меморандумы.

Башкорт-татар, татар-башкорт мөнәсәбәтләрен якшырту, якынлаштыру ниятеннән төзелде шушы Меморандум. Сәясәт бер юнәлештә генә булалмый, халыклар тормышында да, төрлесе була, тик аларга вакытында дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Менә ике тугандаш халыклар, татар белән башкортлар арасында да кара мәче бер 60 еллап йөрүен дәвам итә. Менә шушы хәлгә эчләре пошып, башкорт җәмәгәт оешмасы Күк Бүре белән Халык демократик “Ватан” фиркасы арасында шушы килешү төзелде. Бердән-бер теләк, башкортлар белән Уфа татарлары мөнәсәбәтләрен җайга салып, ике арадагы киеренкелекне бетерү теләге белән төзелде шушы документ. Әлбәттә, шушы киренкелек бәйләнгән татар теленең статусына Башкортстанда. Татар телен кимсетү Башкортстанда бетеремичә, араларны якынайтоу мөмкин булмаячак, монысы барыбызгада көн кебек ачык. Моны аңлый башкорт милләтчеләре дә, чөнки алар акыллы егетләр. Совет системасы үстерде башкорт зыялыларын уфа татарлары хисабына. Башта безнең татарлар, ярар үссеннәр, зарар юк, соңра аңлашырбыз дип тынычландырырга тырыштылар бере-берен. Тора-бара шушы вәзгыять күперде, күпертерелде, кайбер башкорт милләтчеләре татар тарихына, сәнгатенә дәгвалап, борынгы татар зыялыларын тумышлары белән башкортла дип, язып чыктыла, төрле трибуналапрдан чыгышлар ясый торган булдылар. Менә бер яктан урыслар татарларны кысса, тарихын ялганлап күрсәтсә, башкортлар татиарларны талап, бөтенләй тарих битлегеннән төшереп калдырырга бар иде ниятләре. Менә монысы явыз ниәт иде, монысы безне борчыды, башта аптырап, “сез нәрсә! Туганнар ич, ә безгә ташланасыз!” сымаграк булды реакция. Билгеле, мондый бер катлы караш сәясәткә, безләрне бизәмәде, тора-бара без шушы проблеманың асылына төштек, аңладык кайдан мондый җилләр искәнен. Татарлар күп мәртәбә башкортларга, әйдәгез берләшик, без тугандаш халык, телебез якын, җырларыбыз-моңнарыбыз бер дип, ә башкортлар татарларның мөрәҗәгәтләрен ишетергә теләмәделәр, ничек Мәскәү куша шулай татарларга һөҗүмнәрен туктатмадылар. Шулай да татарлар арасында башкортлар белән берләшү, якынлашу теләге күп, алар сүрелмәде, әммә татар теләге бер яклы гына кала бирде. Менә ниһаять башкорт милләтчеләре арасында бер төркем табылды, кайсылары теләк белдерде башкорт-татар арасын якынайтуны. Ә татарлар һәр вакыт араларны якынайту ягында булганда, “Ватан” фиркасы, артык сузмыйча риза булды. Шул вакытта, башкорт милләтче оешмасы Күк Бүре, башкорт халкына мөрәҗәгать белән чыкты, кайдак алар инкяр иттеләр башкорт зыялылары татарларны әләкләүләпен, ничек алар шикаять яздылар Рәсаәй президенты В.В. Путинга. Мондый пычрак әйбердән ераграк булу ниәтләре иде. Ни өчен башкорт милли оешмасы “Күк Бүре”, ХД “Ватан” фиркасы белән Меморандум төзеде, ник төземәгән уфа татарлары белән, хәл турыдан-туры уфа татарларына кагылганда?- дигән сорау тууы бар. Юкмы икән берәр хәйлә башкорт милләтченләре тарафыннан дип. Бик урынлы сорау. Хәйләсе дә бәлки бардыр, әммә без аңа игтибар итмик, ә бергәләшеп эшләп карыйк, бәләкәй генә эштә күпкә отышлы тау кадәрле буш сүздән. Без ышаныйк бер-беребезгә, башкорт милләтчеләренә, шикләнмик, шулай да уяу булыйк, үзебездә алдамыйк һәм алдауга юл куймыйк. Менә шулай эшләсәк ике як-та уңар. Әле бу татарларның башкортлар белән 21 гасырда беренче күмәк адымы, әлегә теләк бар, эш әлдә юк. Анысы да булыр Алла кушса, тик ашыкмыйк, көтә белик. Милләттәшләремә шушы Меморандумны тәкдим итәм, шушы документ нигезендә бергәләшеп әкренләп эшли башлыйк. Артыгыннан күп сораулар куймыйк, дәгва белдермик, үзебезнең позицияне берәм-берәм яклап килик, багарбыз инде берничә вкыттан соң ике ара якынаеп китеп, татар-башкорт азатлык көрәшендә бергә басар, ничек иде 19-нчы һәм аңа кадәр алда булган гасырларда. Изге ниәт белән изге юлга! Алла ярдәменнән калдырмас.
Сезләргә үтенеч белән, М. Миначев, ХД “Ватан” фиркасы рәисе.
Мәскәү 23.03.2009 ел.

МЕМОРАНДУМ О СОТРУДНИЧЕСТВЕ КYК БYРЕ - Башкирское Общественное движение И НДП ВАТАН


Башкирскае общественное Движение КYК БYРЕ и НДП "ВАТАН" завершили процесс согласования и подписали Меморандум о взаимном сотрудничестве во имя интересов татарского и башкирского народа. Меморандум открыт для подписания для другими коренными народами РФ. Текст публикуется на трёх языках: башкирском,татарском и русском






















пятница, 13 марта 2009 г.

Кризис... Кого спасает правительство?

Кризис..Кого спасает правительство?

Слушал радио «Эхо Москвы», проскочило такое сообщение, Строительная кампания жены Лужкова, Е. Батуриной убытки составили 1,7 млрд. р., по этому поводу Е. Батурина обратилась в правительство с просьбой выделить ее компании 49 млрд. р., поскольку работники компании могут пострадать, а их 5 тысяч человек. Правда, я не расслышал, к какому правительству обратилась Е. Батурина, в Правительство Москвы или РФ? Логично полагать, наверное, Правительство Москвы, поскольку является городской структурой, да к тому же муж ее Ю.М.Лужков, возглавляет Правительство Москвы, что, конечно, увеличивает шанс получения требуемой суммы. Ну, как бы там не было, олигархи встали на очередь за получением господдержки. Можно не сомневаться, что они получать нужные им миллиарды, тем более есть Правительственная программа РФ, где для поддержки олигархов выделены огромные средства, исчисляемые не одним триллионов р. Тут возникает вопрос, а надо ли Правительству покрывать убытки олигархов? Тут вот какое соображение, это частный капитал, прибыли ей, а убытки за счет государства? Не слишком ли тепличные условия для олигархов создает Правительство? По логике должно быть, компания расходы и убытки покрывает сама, обращается к своим акционерам, разъясняет ситуацию, что кампания вынуждена урезать расходы компании, просит так же поступать и личными расходами акционеров, чтобы менеджеры компании не сорили деньгами, так ведь эти менеджеры практически утопают в сказочной роскоши. Выходит дело, за их роскощную жизнь должен расплачиваться налогоплательщик? Для кампании Е. Батуриной 1,7 млрд. р. убытков, что непомерная сумма, когда личное состояние г-жи Батуриной оценивается в 7 млрд. долларов США? У семьи Батуриных расходы в год превышает 2 млрд. р., не проще ли урезать немного собственные расходы и эти высвободившиеся деньги направить на покрытие убытков компании? Так было бы честнее. Все это правильно, но проще же свои убытки переложить на плечи государства, вот и перекладывают, тем боле, само государство им предлагает свое плечо. Почему не воспользоваться предложенным шансом? И пользуются без всякого стеснения.

Конечно, кризис ощущается, особенно чувствуешь дыхание кризиса при виде пустующий ряд подземных лавочек около станций Московского метрополитена. Вот эти лавки и есть, малый бизнес, как видим, он в массовом порядке вынужден закрываться. Правительство РФ вроде как и приняла программу по спасение малого бизнеса, выделила для этой цели значительные средства, где-то 49 млрд. р. если не ошибаюсь, возможно и больше. Видно эти деньги не дошли до адресата, иначе бы в массовом порядке не непозакрывались мелкие лавочки. Разумеется, каждому лавочнику эти деньги не могут дойти (у нас не отработан для этого механизм), поскольку непонятно как им эти рубли передать? Видимо Правительственные чиновники просто не знают, как передать эти деньги лавочникам, чтобы они не закрывались, и их используют в чьих-то интересах. А уменьшить арендную плату лавочникам им даже на ум не приходит. Один только пример, в подземном коридоре на станции Метро "Пражское" 99 процент лавочки закрылись, а на Пражском рынке 10-12 процентом торговые павильоны пустуют, причина ясна, как день, непомерная арендная плата. А, сколько таких закрывшихся точек по всей стране? Это же сотни тысяч активных людей, которые аккуратно платили налоги государству. А что теперь? Они выброшены на улицу, в их семьях нет дохода, нет денег, а жить им надо. А, чиновник – монополист (например, Московский Метрополитен и др.) заботиться только о своем кармане.

По логике вещей, во время кризиса арендная стоимость торговых павильонов-площадок, должна быть на порядок ниже, поскольку покупательный спрос падает, тут не только нужно максимально уменьшить арендную стоимость торговых точек, даже цены на продукты должны снижаться тем самым, поддерживая покупательную способность населения. А у нас, очень жадные хозяева торговых площадок, чиновники и пр., они никак не хотят, чтобы их прибыли уменьшались, к которому они привыкли, и не хотят уменьшать. Это не разумно, скорее похоже на пир во время чумы. Тут есть, над чем подумать. Есть один действенный рецепт, который подразумевает сокращение личных и семейных расходов олигархов, монополистов, это очень разумно и безопасно. Из-за кризиса обанкротившиеся люди в гневе могут все снести к черту, по поговорке, ни себе, ни людям. Так надо ли доводить ситуацию до такого состояния? Еще небольшое дополнение, Правительство объявила поддержку пенсионеров, как самых малоимущих граждан страны, базовую часть пенсии подняли до 1900 р., получаем пенсию, прибавка на 160 р., а коммунальные платежи подняли на 200 р. Вот такая арифметика, одной рукой дают, а другой отнимают. А, кого это по настоящему волнует? Получается никого, кроме самих лавочников и пенсионеров.

М. Миначев, председатель НДП «Ватан».

11.03. 2009 г.