НДП Ватан

НИ КАКОГО ВРЕДОНОCНОГО ПО НА НАШИХ РЕСУРСАХ НЕТ, проверенно ESET NOD 32 Antivirus!, А ТАК ЖЕ НЕТ И НЕПРИЕМЛЕМОГО МАТЕРИАЛА, КАК ЭТО ПЫТАЮТСЯ ПРЕДСТАВИТЬ ВСЕМ, НЕКОТОРЫЕ ГОСПОДА,, ВОЗМОЖНО СТОРОННИКИ КРЕМЛЯ, НЕ СОГЛАСНЫЕ С НАМИ. ИХ ЖЕЛАНИЕ ЗАПРЕТИТЬ НАШ РЕСУРС ПОКАЗЫВАЕТ ИХ СЛАБОСТЬ И НАШУ ПРАВОТУ. МЫ РАБОТАЕМ! ЗАХОДИТЕ И ЧИТАЙТЕ! https://irekle-syuz.blogspot.ru/
ЗЕРКАЛО САЙТА https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

понедельник, 21 сентября 2009 г.

Котлы булсын ҖИЕН бәйрәме!

Котлы булсын ҖИЕН бәйрәме!
Төрки-татар бәйрәмнәре бәйләнгән кыр эшлэре һәм ел фасыллары белән, менә шушы Җиен бәйрәме дә туры киләдер көзге көннең төн белән тигезлэнү вакытына, кояшның көзге торышы. Ул туры киләдер сентяб аеның 21- 25 көннәренә, нәк шушы көннәрдә безнең якларда көн белән төн 12-шәр сәгать була. Көн озынлыгы 4 көн буена үзгәрми тора, шуннан әкренләп, көн кыскара, ә төн киресенчә озыная бара. Ә нардуган бәйрәменнән соң, көннәр озыная башлап, 21 -25 март көннэрендэ тагы көн белән төн 12-шәр сәгать булып тигезләнәләр. Бер кыскарып, бер озынаеп, тигезләшкән вакыт нәкъ 6 ай вакыт эченә сыя.
Шушы Җиен бәйрәме туры килә көзге вакытларга, кайчан инде урак өсте узган, уңышлар җыелган, кош-кортлар, мал-туар үскән, өлгергән чакларга. Көз көне рәхәт, бай вакыт, амбар тулы иген, кесә тулы акча, азбар тулы хайваннар, паетларда тулган кош-кортлар көтәләр чиратларын суярга. Шушы вакытларда туйлар уздырыла төрле уеннар уйнала, яшләр җыелышалар, күрешәләр, кызлар карарга йөриләр, кызлар егетләр карый, җырлыйлар-бииләр төрлечә күңел ачалар. Шушы бәйрәмдә корбан чалалар Тәңре ризалыгы өчен, яшь гайләләр әти-әниләре нигезеннән аерылып чыгалар, үзләренең мөстәкыйль тормышларын башлап җибәрәләр. Һәр бәйрәмнең үз йолалары, уеннары була, шушы йолалар дини дә тормышчан да, гашыйк уеннары да, барысы бергә үрелеп, ат чабышларында, көрәштә, җырда-биюдә яшләрнең активлыгы белән үтәләр. Шунда өлгергән егетләр, буйга җиткән кызлар, мәрәнең уртасында, уеннарның башында булалар, һәр кайсы үз осталыгын күрсәтеп калырга тырыша. Шушы бәйрәмнәр бик күңелле үткәрелә булганнар, яшләрнең дөрләп торган дәртләре, ташып торган көчләре һәр бәйрәмгә килгән кешене үзләренә тарталар, сокландыралар, караталар. Һәр яшь егетнең, яшь кызның беренче буласылары килеп, яшләр арасында ярыш көчле дә күңелле дә була шул ук вакыт, чөнки яшләр күп, барда катнаша шушы көзге уеннарда һәм беренчеләрдән буласы килә. Көзге ярышларда беренчеләрдән булу, яшләрнең абруен үстерә тиңдәшләре арасында гына түгел, зурлар арасында да, шундый яшләрнең абруйлары үсә, олыларның ышанычы аларга арта. Онытмыйк тарихны, гөреф-гадәтләрне, безнең адәтләр нигезендә борынгы тарих ята.
Барчагызга саулык-сәләмәтлек, гайләгезгә иминлек, хезмәтләрегездә уңышлар, телэп, өсәмә итеп шуны әйтэсем килә. Гадәтләребезне белү, безгә бәйсез дәүләтебезне кайтаруда булышачак, дигән өметтә калыйк. Татарларның бәйсез дәүләте бер Татарстан җире белән генә чикләнергә тиешле түгел, башка субъктларда яшәүче милләтәшләребездә киләсе татар дәүләтенә җирләре белән керергә тиешләр, чонки татарлар кая гына яшәсәләрдә, үз җирләрендә яшиләр. Мохаммәт Миначев, ХД “Ватан” фиркасы рәисе, Мәскәү 21.09.2009 ел.

Комментариев нет: