НИ КАКОГО ВРЕДОНОCНОГО ПО НА НАШИХ РЕСУРСАХ НЕТ, проверенно ESET NOD 32 Antivirus!, А ТАК ЖЕ НЕТ И НЕПРИЕМЛЕМОГО МАТЕРИАЛА, КАК ЭТО ПЫТАЮТСЯ ПРЕДСТАВИТЬ ВСЕМ, НЕКОТОРЫЕ ГОСПОДА,, ВОЗМОЖНО СТОРОННИКИ КРЕМЛЯ, НЕ СОГЛАСНЫЕ С НАМИ. ИХ ЖЕЛАНИЕ ЗАПРЕТИТЬ НАШ РЕСУРС ПОКАЗЫВАЕТ ИХ СЛАБОСТЬ И НАШУ ПРАВОТУ. МЫ РАБОТАЕМ! ЗАХОДИТЕ И ЧИТАЙТЕ! https://irekle-syuz.blogspot.ru/

пятница, 2 марта 2012 г.

КОНЦЕПЦИЯ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ ТУРЫНДА.

                                         Мохаммәт Миначев ХД “Ватан” фиркасы лидеры.                  
                        
                        КОНЦЕПЦИЯ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ ТУРЫНДА.

            Гафу үтенәм шушы купшы сүз файдаланган өчен, концепция  түгел, берәр киңәш дип кабул итсәгездә ярый. Чөнки без барыбызда шушы проблемалар турында уйлыйбыз.      
Сүзне нәрсәдән башларга? Милләт юлында һәм эшләрендә 30-40 еллар чамасы булсамда, киләчәк, үзебезнең киләчәк турында фикер әйтү җиңел түгел безнең заманада, шулай да әйтми булмый. Минемчә безгә кирәк алырга яһудиләрнең күп төрле күргәзмәләренән берен, кайда алар куйганнар үз алларында максат: Бәләкәй генә булсада җиңү булсын дип, соңгыдан шушы бәләкәй җиңүләр бергә  туплангач, җиңүләр күп булачак дип. Һәр көнне, һәр айда, һәр елда булсын безнең өчен бәләкәй җиңүләр, алар югалтуга караганда күпкә якшырак. Якшы фикер бит, безгәдә ярап куюы бар.
            Без әлбәттә телибез үзебезнең бәйсез дәүләтне булдырырга, аңа омтылыйк, ул безнең ерактагы максат-хыял, алла кушса аңа кайчан булса барып җитәрбез! Ә хәзергә без Рәсәй дәүләте кармагында, бүген-иртәгә бәйсезлеккә юл ачылыр дип булмый. Безгә кирәк шушы РФ-се эчендә үз мөстәкыйллекне саклап калырга, бу эш бердә җиңелдән түгел әлбәттә, әммә тырышырга кирәк:

1-чедән, кадрлар мәсәләсен куярга Татарстан дәүләте каршында һәм аны чишәргә. Монысы да җиңел булмаячак. Кайсы белеп, кайсы белмичә карышып маташачак, боларны барчасын җиңәргә кирәк булачак. Менә бу бер бәләкәй җиңү булачак.

2-се, безнең музыкабыз бигрәк европача музыка булып бара, билгеле биредә нык тәйсир итә рус музыка сәнгате. Безнең моңнарда чалынмый төркичелек аһәңе, ә менә Әстерхан татарлары музыкасында шушы аһәң чагыла. Менә шуңа игтибар бирергә кирәк. Ни өчен юк бездә Таһир-Зөһрә операсы? Булдырырга кирәк. Мәхәббәт темасы мәңгелек тема, ни өчен без шуны истән чыгарабыз?  Евгений Онегин, Пиковая дама оепералары белән без кая барабыз? Шушы операларны карарга татар халкы шул кадәрле ашкынып торамыни? Кемгә хезмәт итә соң бу театр, Татарстан дәүләт тетры булгач? Алар илтәме безләрне татарлыка? Юк илтми. Сәнгать милләтнең йөзе, ә без татарлар нинчек күренәбез ауропа илләренә? Ауропа илләрендә гел йөри бирә Татарстан Опера Балет театры, кайсы йөртә Муса Җәлил исемен, ә аларда бер милли спектакль юк, безләрне чагылдыра торган? Безнең сәнгатнең милли бите булмагач, без ясалма битлек астында бер иярчен халык булып күренәбез түгелме соң?  Кайсының юк милли сәнгате? Монысы һич дөрес түгел.
Менә бу якка нык игтибар итәргә кирәк.
Ә ни өчен без күтәрмибез Наҗар Нәҗминең  “Татар телен”, ник сәхнәләрдә ул яңгырамый? Ә бит бу шыйгырь бердә ким түгел Тукайның “Туган тел” шигареннән, әле җитмәсә көрәшче шигырь, татарга дәрт бирүче, аны алга өндәүче дә бит әле. Ә без шуның белән файдаланмыйбыз. Ә ни өчен, кем безгә тыя? Бездә кытлык милли кадрларга, татарларыбыз бар барын, әммә күбесенең татарлыгы ташка үлчим генә, беренчеләрдән моңа нык игтибар кирәк! Тагы өстәмә берничә тәкдимем бар:

  1. Беренчедән, әйтер идем, безгә барчабызга дөрес файдалана белергә Татарстан  дәүләтчелеге белән. Республика ул безнең барчабызның уртак казанышы, кемнең кайда тууына-яшәүнә карамастан (мин мәсәлән Горький өлкәсендә туган), бүтәнәребез башка җирләрдә, аңа карамастан безләрнең бүген бердән-бер дәүләтчегебез - Татарстан гына бүтәне юк. Мәсәлән Мәскәүдә урыслар безне барчабызны Татарстан белән бәйләп сөйли, без моңа каршы түгел, чөнки бу безнең эчке халәтне чагылдыра, без бердә аермыйбыз, дошман алдында да башка урында да, без бербөтен һәм бергә. Шул ук вакытта безнең татарларыбыз төрле дәүләт (Рәсәй дәүләте) даирәләрендә эшли, бар шактый гына югары урыннарда (мәсәлән, Эльвира Нәбиуллина, Рәшит Нургалиев), һәм башкалар, бераз түбәнрәк урыннарныда да алар шактый, ә шушы кешеләрдә татарлыклары чамалы. Урыннарын югалткач татарлар белән аралаша башлыйлар, ә ни өчендер югарыда булганда түгел? Менә әйтик Фикрәт Табеевны Мәскәүдә татарлар арасында очратып була, димәк ул үзен татар дип хис итә? Шулай ук генерал- армии Махмут Гәрәевне дә, генерал-полковник Рәсим Акчуринныда, соңгысы хәттә Мәскәүдә Милли-мәдәни мөхтәриәтне җитәкли, аларда шулай ук татарлык чамалы диәр идем. Ә ни өчен болай икән ул, ни өчен татарда-татарлык дәрәҗәсе шул кадәрле түбән? Шушы мәсәлә буенча шактый мәкаләләр язылды: Мәсәлән Р. Мохаметдиновның мәкәләләре; (“Русско-татарская идея – Евразийский капитализм”, “Еврейский фактор во взаимоотношениях Запада с исламским миром”, М. Миначевның  “Татары-элита“, “Академик Нигматуллин”, Р. Безертинов мәкаләре), һәм башкалар. Биредә уйланырдый күп әйберләр бар, хәзер ул турында сүз түгел, хәттә татарлык шиксез беренче урында булырга тиеш.

  1.  Менә һәр татар кешесен Республика күчерә икән Мәскәүгә хезмәткә, йә чакырып   
алалармы шунда, анарда беренче чиратта татарлык хисе югары булырга тиешле. (Мин әйтмим Татарстанга тугырылык турында, бу тугрылык Татарстан күчкән һәр урыста булырга тиеле, ә татарлык татарларга карый, монысы аерым көчле булырга тиеш). Бу төшенчәләрне бутарга ярамый, алар юнәлтелгән төрле якка, бере Татарстанда яшәүче урысларга-Татарстанлык, икечесе татарларга кайдан чыгышларына кармыйча -татарлык.

  1. Без куярга тиешле татар теленә РФ-сендә икенче дәүләт статусын а ирешүне максат итеп һәм һәр җирдә шуны алга сөрергә өйрәнергә. Бу фикергә каршы булучылар бар, ә булса ни, аңа ис китәргә тиеш түгел.Әнә президент сайлауларында күпме каршылыклар бар, аңа карап әле берәүдә әйтми бит президент кирәкми дип?

  1. Рус әлифбасына реформа кирәклеген куик, өстәсеннәр 6 татар хәрефләрен, күрәсең моннан 74 иел элек уйлаганнар безнең бабайлар, инде аларга бүтән тел кирәкмәс дип? Чөнки коммунизмда уку-язу булмас, гел ашар-эчеп кенә торырга булган хыяллары. Хыяллар тормышка ашмады, коммуниз челпрәмә килде, һәм татар калды җайсыз әлифба белән. Ә Рәсәй дәүләте корылмаган татарлар теленә җайлашуны, димәк безләргә шушы бабалар хаталарын төзәтергә кирәк, чөнки белмибез күпме әлегә безләргә язган шушы илдә интегергә?

Нибары мин яздым 6 пункт кына, өстә язылган сүзләрне исәпкә алып, ә безләргә күптән инде кирәк һәр сүзне, һәр татар яклы фикерне исәпкә алырга вакыт. Менә шуларны тормышка ашырсак, без менә дигән егетләр икәнбез диәчәкбез.
                      Сезләргә ихтирам белән, Миначев ХД “Ватан” фиркасы лидеры.
10.02.2012 ел.

P.S.  шушы тәкдимне ВКТ-га җибәргән идем, әллә барып җиткән әллә юк? Каршы җавап булмады.

Комментариев нет: