НИ КАКОГО ВРЕДОНОCНОГО ПО НА НАШИХ РЕСУРСАХ НЕТ, проверенно ESET NOD 32 Antivirus!, А ТАК ЖЕ НЕТ И НЕПРИЕМЛЕМОГО МАТЕРИАЛА, КАК ЭТО ПЫТАЮТСЯ ПРЕДСТАВИТЬ ВСЕМ, НЕКОТОРЫЕ ГОСПОДА,, ВОЗМОЖНО СТОРОННИКИ КРЕМЛЯ, НЕ СОГЛАСНЫЕ С НАМИ. ИХ ЖЕЛАНИЕ ЗАПРЕТИТЬ НАШ РЕСУРС ПОКАЗЫВАЕТ ИХ СЛАБОСТЬ И НАШУ ПРАВОТУ. МЫ РАБОТАЕМ! ЗАХОДИТЕ И ЧИТАЙТЕ! https://irekle-syuz.blogspot.ru/

воскресенье, 28 сентября 2008 г.

М. Миначев ХД “Ватан” фиркасы рәисе. 15 –нче октябрь.

М. Миначев ХД “Ватан” фиркасы рәисе.

  Унбишенче октябрь. 

  Ил сәясәте онытырып маташсада шушы көнне, чөнки Рәсәй хөкүмәте татарларның аңнарын томалап килә һәм шушы көнне бөтенләй безнең хәтердән чыгармакчы, юк итмәкче. Аңа татарның дәүләтен басып алулар, татарны дәүләтсез-ирексез-милкәтсез калдыруы турындагы истәлекләрне юк итәсе килә, йә булмаса шунда теш арасыннан гына:

“инде булганы булган, нигә хәзер шушы иске заманда булган хәлләрне искә төшереп, канга тоз салырга, бер дәүләттә яшибез туганнарча”, дип алдалап килә гасырлар буе, һәм шулай калдырасы килә. Без күндәм халык, бәлки чынлапта оныткан да булыр идек, әгәрдә, бу илдә хокукларыбыз бер булса урыслар белән, әммә юк бит, хокуклар тигез түгел. Тарих битләрен актарып баксаң, анда татарлар түккән күз яшләре, моң зарлары, көчләп чукындырулары, муеннарына богаулар кидереп, аяк-кулларын чылбыр белән уратып, сак астында каторгага озатулары, юлда ачлыктан, чирдән, таралып яткан газиз татар мәетләре, күңелне болгата. Ничек инде шушы хәлләрне күрмәмешкә салышып була?

  Ярар, әйтик болар булган берничә гасыр элек патшалар заманында, соңгыдан хәлләр үзгәрде. Башта Әби патча мәчетләрне җимерүне туктаты, татарларга мөфтиәт төзеп бирде, муллаларны Указ белән мәчетләргә билгели башлады. Мәчетләребез муллалы булдылар. Ә, Әби патча Указына чаклы татар мәчетләре, мулласыз булганнармы? Юк, муллалары һәр вакыт булган. Ә кем аларны билгеләгән, патшалар Указы булмагач? Татарга нигә кирәк урыс патшасының Указы мулланы мәчеткә билгеләү өчен? Татарлар үзләре муллаларны билгели алмыйлармы? Элгәре заманнарда билгеләгәннәр бит, кайчан урыс патшасы кул астында булмаганда. Димәк эш анда түгел, татар үз эшләрен үзе башкарганда аңа кирәкми булып чыга урыс патшаларының Указлары, ошбу Указлар кирәк була урыс дәүләтенә татарны буйсындыру өчен. 

  Соңгыдан, түнтәрешләр булып, урыс патшаларын тәхетләреннән бәреп төшерделәр, заманалар үзгәрде, кануннар үзгәртелде, байлар аска төште, ярлылар өскә менде, дөняның асты өскә килде. Татарларның хокуклары урысларныкы белән тигезләнде кебек, бергә эшли, бергә укый, бергә яши башладык, коммунизм төзеп. Шушы коммунизмны төзи-төзи, бар халык аһ итте, дистәләрчә еллар көне-төне эшләп-тә тормышларыбыз һич җиңеләймәде. Барча эшләп алган хезмәт хакы ашау-эчүгә, бер кат киемгә генә җитә иде, аларны да әле, зур чиратлар торып кына ала идек. Ярар, монысына да түздек. Тора-бара хөкүмәт белдерде, “коммунизм җәмгыятенә татар теле кирәкмәс, анда бер генә тел, бер генә сәнгәт булыр”-дип. Телебезне тормыштан кысрыклый башлады, мәктәпләрдән куды, югары уку йортларын япты, татар телендә чыга торган гәҗит-журналлар санын кыскартты, китаплар чыгаруны кысты. Монысы аңлашыла да инде, әгәр татарга үз теле кирәк булмагач, ни акча туздырып укытырга? Укытучылар әзерләргә, китап-журналлар чыгарырга? Бередә кирәк түгел, татарлар белә ич, урыс телен. Белүен беләдә бит, аңа үз теледә, үз моңы да кирәк икән, хәттә коммунизмда балда-майда йөзәрбез дип хыялланып, телләрен оныткан татарларыбыз да, шунда сирәк кенә булсада татар җырларын-моңнарын ишетәсе килә икән? Җитмәсә, коммунизмы да кайда ул, бердә күренми генә, көне-төне эшләп тә, ач-ялангач яшәп-тә шушы коммунизмга берничектә җитеп булмый дип, аптырый башлады халык. Халык көне-төне эшли, ә хөкүмәт башында утыручылар, халык тапкан малны пыран-заран китереп кенә тора, төрле илләрдә түнтәрешләр ясап. Ничек инде ил баесын, халык ярлы булганда? 

  Ярар, тагы шунда бер түнтәреш ясадыкта, кире кайтык капитализм чорына, коммунизм төзү ниятеннән тайпылып. Хәзер элекке коммунистлардан яңа байлар әзерләдек, алар кулына илнең бөтен байлыгын тоттырдык. Янәсе, коммунистлар хәерчелектә яшәтте халыкны, ил белән дөрес идарә итәлмичә, ә менә болары базар сәүдәсен яңадан торгызып инде үзләредә баер, халыкны да баетыр? Үзләре череп баеды, ә халыкка киресенчә, авырлык килде. Халыкның бер өлеше бөтенләйгә хәерчелеккә кереп батты, чиргә салышты, эчүчелеккә бирелде, шулай итеп 17-18 еллар эчендә илдә халык саны бер 50-60 миллионга кимеде, артыграк булмаса. 

  Шушы яңа түнтәрештә татарны алдады. Хөкүмәт яңадан ирексезли, көчли башлады безләрне. Шушы көчләү нәк искечә башланды, телдән, башта әлифбабызны алмаштырырга киртә куйды, “хакыгыз моңа юк”- дип. Әле инде мәктәпләрдән татар телен алып ташларга дигән канунны гамәлгә ашырылып килә. Инде мәктәпләрдә татар телен укытуда, суга үлчим, атнасына 3 сәгать кенә калдырылган иде, хәзер киләсе елда, монысы да булмаячак. Шулай, картлар әйтмешли, “атның ялына ябышып баралмасаң, койрыгына ябышып баралмыйсың” дип, дөрес икән. Башта мәктәпләребездә татар телендә укытуны урыс теленә укытырга күчерү, ә татар телен, әдәбият, грамматикасын өйрәнүгә генә калдыру, менә нинди хәлгә китерде. Әле бөтенләйгә, хөкүмәт әйтә “сезгә татар теле кирәкми, урысча беләсез бит, югары уку йортларында уку, белем алып дипломлы булу, тик урыс теле аша гына” дип. Ә без инде мәхлүклар кебек, ризалашабыз, имештер “ни эшли аласың, хөкүмәт бирмәгәч”. Бирми инде хөкүмәт татарга, нигә бирсен. Ул бит татарча укыса, татарча уй-фикерләр йөртсә, тек бит аның башына азатлык уй-фикерләре дә килергә мөмкин? Ә нигә кирәк Рәсәй хөкүмәтенә татар башында шундый уйлар йөртергә? Билгеле, аңа кирәкми. 

  Ә татарга? Аңадамы кирәкми мөстәкыйль фикер? Аның татар булып каласы килмимени? Әгәр теләсә, уйларга мәҗбүр булачак. Менә ни өчен хөкүмәт татарны телдән яздырмакчы. Татар бөтенләй урыслашып, телен-динен-гөреф-гадәтләрен онытырга тиеш, ул чакта аның урыс дәүләтеннән аерылып чыгу хыяллары тумас, “Рәсәй бер бөтен, бүленмәс” булып калыр. Калырмы икән соң? Урыс халкыныңда киләчәге юктыр шушы Рәсәй дәүләтендә. Күреп торабыз, урыс халкы күзгә багып эреп бара, эчүчелеккә, наркоманнарга сабышып, йортсыз-өйсез бомжларга әверелеп бара, чүплекләрдә аунап ята сасы исләр чыгарып. Менә татарны киләчәктә, шул язмыш көтәме, шуңа барамы татар, телен, гөреф-гадәтләрен онытып? Әйе, шуңа, урыслашкан татарга бу бердән-бер юл, киләчәге шул. Фу-у! Җирәнгеч! Аллам сакласын милләтемне шушы язмыштан, авызымнан җил алсын шушы сүзләрне! Шулай да әйтми, язмый булмый, кисәтәсе килә милләттәшләремне, менә ни өчен искә алдым бүген 15-нче октябрь көнен. Чөнки бөтен безнең халык өстенә төшкән бәләләр шушы көнгә бәйле, менә шул көнне бабаларыбыз хатасы аркасында безнең барча бәлә-казаларыбыз, инде дәүләтне генә түгел, хәзер телебезне дә, милли төсмерләребезне дә югалтабыз, югалтыралар! Ничә гасыр инде көрәшептә, карышыпта, кулга корал тотыпта, сугышып та бактык, шушы бәләдән котылыр өчен, ничектә булдырып кына булмый. Ничә буын әби-бабаларыбыз юкка гына газиз башларын югалткан шушы азатлык өчен көрәш юлында. Күпме кан, күпме күз яшләр түгелгән, һич кемсә юк безне җәлләрди, безгә азатлык алып бирерди. Тәмам аптырадык шушы хәлдән, бер-беребезгә ошанычларыбызны җуйдык, ошанмый башладык, чит-ят кауым кешеләре сүзләренә колак салдык, алар сүзен хуп күрдек, бере-беребезне кимсеттек, шулай да бер карышка да алга баралмадык, азатлык юлы бездән ераклашканнан-ераклаша гына барды. Хәлдән тайдык, үз-үзебезне, кардәшләребезне дошман иттек, урыска, яһүдкә яраклашып бактык, дәүләткә яраклаштык, тик файдасы гына булмады. Бездән шикләнделәр, көлделәр, мыскыл иттеләр, ә без һаман түздек, кушканны йөгереп үтәргә тырыштык, файдасы тимәде, һәм тимәстә. Менә ниһаять шуны аңладык, уйлый башладык. Инде нишләргә безгә хәзер, урыслашып чүплекләрдә аунап, юкка чыгаргамы (өстә сәбәпләрен китергән идем инде), әллә, нидер эшләргә кирәкме? Билгеле, болай мәхлүклар булып юкка чыкканчы, әмәлен эзләп карарга кирәк. Әммә нидән башларга? 

  Менә без бер нәрсәне исәпкә алырга тиешләр, һәм онытмаска, без азатлыкны югалтык бер көн эчендә генә түгел, ә күп еллар дәвамында аңгырасызлык аркасында югалта килгәнбез. Ә инде 15-нче октяб көне, шушы азатлыкны югалту көненен соңгы көне булган. Димәк, безгә азатлык яулау да тиз генә булмас (инде соңга калмаган булсак ярар иде, шуны гына Тәңредән сорарга кирәк). Аны күрәсең бер ел эчендә дә, ун ел эчендә дә эшли алмабыз, әгәр көтеп ятсак кемгәдер ошанып, безне кемдер, кайсыдыр дәүләт азатландырыр дип? Билгеле, азатлык юлында булышчыларда кирәк, әммә булышчылар булала үзебез азатлыкка әзер булганда гына. Бугенге көн татар милләте азатлыкка әзер түгел, хәттә, кайбер милләтчеләр фикере буенча, аңа лаеклы булсада. Искә төшереп үтик бер әйберне, мисал итеп алыйк борынгы заманны, ул заманнарда шушы җирләрдә төрки дәүләтләр генә булган. Ә, ни өчен булмаган, әйтик мукшы дәүләте, мари-удмурд дәүләтләре? Алар аз санлы булганга дәүләтләр төзи алмаганнар, кешеләре җитмәгән, кирәк бит дәүләт төзер өчен гаскәр, хезмәткәрләр, һөнәрчеләр, игенчеләр, малчылар һ.б. күп төрлеләре, аз санлы халыкларда шундый көчләр җитәрлек булмаган, шуңа күрә алар яшәгәннәр дәүләтсез, йә күрше халыклар дәүләтенә буйсынып-сыенып. Ә безнең борынгы әби-бабалар күп дәүләтләр биләгәннәр, аларга дәүләт төзү берни булмаган, теләсәң хазар дәүләте, телисең булгар дәүләте, болары таркалгач – кипчаклар дәүләте. Анысыда таркалгач – Алтын Урда дәүләте һ.б. дәүләтләр төзегәннәр. Безнең борынгы әби-бабайлар күбәү булгагннар, шуңа күрә генә дәүләтләре булган, башкача түгел. Ә хәзер без купме? Үрчибезме? Юк, үрчемибез, бетә барабыз. Без беткәнгә дошман шатлана, кул чаба, без китәбез, җир кала….

  15-нче октябрь.., һичшиксез татарлар өчен иң кайгы-хасрәтле көн, кара көн, кояшыбыз баткан, илсез дәүләтсез калдырган көн. Инде нишлибез хәзер, бүген-иртәгә, дәүләтебезне кире кайтара алмасак? Татарстан бәйсез дзүләт булаламы? Булса, тышкы якта калган милләтәшләребез белән нишләргә? Татарстанга сыендырыргамы, әллә онытыргамы үзләрен? Без азатландык, ә сез теләсәгез нишләгез, йә берәм-берәм Татарстанга күчегез, йә бетегез, диәргәме? Бик җитди сораулар, кайсыларына җиңел җавап табылмый торганнардан. 

  Бүгенгесе көнне Татарстан да азатлана алмый, бәйсезлек иглан итеп, дәүләтебезне дә кайтарып булмый. Без менә бүген, хәзер, иртәгә йә берсе көнгә, бәйсезлек иглан итәргә әзер түгелләр. Димәк дәүләтебезне кайтару хыяллары да әлегә хыял гына булып кала. Әзер булмагач бәйсезлеккә, ничек дәүләтне кайтарасың? Димәк, безгә кирәк әзерләнергә, чөнки сукыр гына күрми, татарларның киләчәге юк дәүләтсез, бүгенге көнгәчә яшәп киләлсәктә дәүләтебез булмыйча, киләчәктә дәүләтсез яшәп булмас, монысы бәхәссез. Дәүләтле булу өчен форсат чыккалый тора, тик без моңа һәр чак әзер булмыйбыз гына, ни сәбәпледер. Менә узган 20-нче гасырда гына 3 мәртәбә язмыш бирде шундый форсат, әммә без алдандык, куркаклык күрсәттек юк урында, дәүләтле итәрди, алга өндәп-әйдәп баручы юл башчыбыз булмады. Ә ни өчен? Чөнки без юлбашчыны тәрбиәләмәдек-үстермәдек. Үстермәгәч ул каян чыксын-килсен? Безгә урыс дәүләте гел тыя килде юлбашчылар үстерергә, ә без тыңладык, күндәм булдык, шуңа күрә юлбашчыларыбыз юк. Безне куркытып бетерделәр, ә без куркыткан саен куркындык, өркедек. Инде арабызда шик-шөбәләр таралды, бер-беребезгә ошанмый, бер-беребездән ярдәм көтмичә яшәргә өйрәндек. Бере-беребезнең терсәкләрен тоймыйча, булышмыйча көн күрдек. Якыннарыбызны, сердәшләребезне чит-ят кауымнан сайладык, алар белән уртаклашып тормышлар корып җибәрдек, мәҗлесләр бергә уздыра башладык, менә шушы эшләр татарны бөтенләй өметсезләндерделәр дә, шушы хәлгә китерделәр дә инде. Татар-татарга дошманга әверелде. Чын дошманнар куана безләр шундый түбән дәрәҗәгә төшкәнгә, дусны дошманнан аера белмәгәнгә, кардәшлекне югалтканга. Ә без шуны күрмичә сукырлар кебек яшибез, вакыттыр инде башны югары күтәреп тирә-якны карап чыгарга, дусны дошманнан аера башларга? Бик вакыт.

  Югарыда әйтеп уздым инде, дәүләтле булыр өчен халыкның саны күп булуы шарт дип, ә кем безгә комачаулый ишәеп китәргә? Әлегә Рәсәй хөкүмәте закон буенча тыймый татарга үрчергә, димәк, эш үзебездән тора. Менә дәүләт төзү юлының иң җиңеле, биредә кулыңа корал тотып сугышырга кирәкми, тик үрче генә. Алла кушкан кешеләргә үрчергә, һәр бала үз ризыгы белән туа дигән. Нигә безгә Тәңре сүзен шик астына куярга? 

  Ахрысы моны аңладылар чеченнәр, алар үрчи башладылар. Чөнки гасырлар буе кулга корал тотып сугышсаларда урыс дәүләте белән, аз санлы булганга, көчләре тигез булмагач, җиңелергә дучар булып килделәр. Менә алар хәзер икенче юл сайладылар – үрчү юлын, монысы шиксез аларны киләчәктә җиңүгә китерәчәк.

  Ә без, һаман әле һуштан язган тик, хәрәкәтсез утырабыз. Безгәдә үз юлыбызны сайларга вакыт, бик вакыт. Безнең юл нидән гыйбәрәт булырга мөмкин? Шиксез, беренчесе – үрчәү, чөнки менә бу юл иң ошанычлы һәм иң куркынычсыз юл. Биредә кирәкми корал тотып көрәшергә, табигый юл белән, үрчисеңдә яулыйсың тормышны, чөнки ара-тирәдә татарлар гына булгач, тормыш үз-үзеннән татаралаша барачак. 

  Икенчесе, милли нигезне саклау өчен, кирәк булыр шундый тәртип урнаштырырга, катнаш никахларны ХАРАМ дип иглан итәргә, дуңгыз ите кебек һәм моны максатчан тормышка ашырырга! Биредә искәртеп үтәсем килә, әгәр без совет чорында булачак, кияү-килен турында уйласак, йә Алла, балалар мөсельман белән катнашсыннар инде, дип ялварсак, хәзер безгә монысы гына җитми, безгә кирәк кияүләребезнең-киленнәребезнең татар булулары. Искә төшерик, борын заманда безнең әби-бабалар, әти-әниләр баларны ярәштергәннәр тугач ук, әле бишектә чакта. Әти-әниләре сүз биргәннәр уллары үскәч, менә шушы ярәшелгән кызга малайлары үләнәчәк дип, ә кызның ата-анасы, кызларын бирерләр шушы малайга үсеп җиткәч дип, һәм шулай эшләгәннәрдә. Бу бик матур гадәт булган, балалар яшли ук бер-беренә ярәшкәнлекне белеп, бер-беренә ошанып үскәннәр, үскәч өйләнешкәннәр. Малайга да, кызга да үсеп җиткәч, кемгә өйләнергә, кияүгә чыгарга дип баш ватарга калмаган, барысыда вакытында эшләнгән. Менә нинди матур гадәтләр булган. Ул чакта бернинди катнаш никахның булуы мөмкин түгел, ике арага кемдә керәлмәгән, димәк тормыш үз чиратында башланып киткән, нәсел сыйфаты һичтә начараймаган. Чөнки әти-әниләре балаларын ярәштергәннәр белеп, кем нинди нәселдән икәнлеген, шушы сыйфат милләтне затлы ясаган, чөнки затлы ата-анадан затлы, акыллы, физик яктан көчле балалар да туганнар. Барча үз ара ярәштерелгән балалар үсеп җиткәч кавышканнар дисәк, монысы бәлки бик дөрес булмавы да бар, булгандыр бирелгән сүзне бозучылары да араларында, әммә андыйлар сирәк булган, монысы шиксез. Безгә хәзер шушы онытылган якшы гадәтне кире кайтарырга кирәк, бәлки бишектән үк түгел, әйтик бер 3-4 яшләрдән, ярәштерергә балаларны, шулай очрашкалап үссенәр иде, бер-берләрен белеп. Совет заманында кем-кемгә өйләнә, кемгә киәүгә чыга, күрү-белү юк иде, кияү эчмәсә күбесе вакыт шул да җиткән иде. Йә бөтенләй урыска, башка милләткә киәүгә чыгалар, өйләнәләр иде. Менә хәзер без татыйбыз да инде шул никахлар ачысын. Шушы катнаш никахлар аркылы төрле якка караган татарга, бергә тупланыр өчен кирәк кардәшлекне яңартырга үз ара никахлар аша. 

  Өченчесе, моңа ирешер өчен кирәк яшләребезне бишектән үк моңа әзерләргә, улны-кызны үстерергә милләтче хис-тойгылары белән, шул чак кына безнең милли кадрлар булыр алмашка. Ә бүгенге көндә безнең милли хезмәткәрләребез1 юк, шуңа күрә татар түрәләрендә милли хис-тойгылар юк, чөнки без аларга шундый тәрбиә бирмәгәнбез, әлегә безгә татарга, хезмәткәрләр әзерли хөкүмәт. Билгеле, Рәсәй хөкүмәтенең максатлары башка, алар туры килми татарларның милли тойгыларына, киресенчә, капма-каршыга юнәлтелгән, без сакланырга уйласак, урыс хөкүмәте безләрне бетерергә хыяллана.

  15-нче октяб көне татарларның бәйсезлек өчен көрәшү көне башына әверелергә тиеш. Кайда югалтык дәүләтне, шуннан эзләргәдә кирәк. Киләседә татар булып каласыбыз килә икән, без балаларыбызны бишектән ук шушы изге ниәтләр белән тәрбиәләргә тиешләр. Хәер, моны барча татар бер юлы аңлап-та җитмәс, монысы табиги хәл, юкка мәктәптә балаларга белем бирелми кат-кат кабатламыйча, биредә дә шулай, шушы фикерне сеңдерер өчен кат-кат сүләргә, кат-кат бердә иренмичә язарга кирәк, шул чакта гына ошбу фикерләр халыкка барып җитәр, Һәм ул дәүләтле булу тойгылары белән яна башлар. Шулай эшли алсак, урыслашып беткән татарда кире үз нигезенә кайтыр әле, урыслашып барганы гына түгел. Тик бисмиллясын әйтеп башларга гына кирәк безнең көрәшне. Тәввәкәлләп, бүгеннән ук башлыйк шушы эшләрне, юкка гына әйтмиләр бит, “тәввәкәл кеше таш яра, морадына ирешә” дип. Һич шиксез безнең хыяллар тормышка ашар Алла кушса, чөнки ниятебез изге. Хәерле юл сиңа милләтем, киләчәккә итә торган Синең өчен бердән-бер туры юл! 

Мәскәү 26.09.2008 ел.

Комментариев нет: