НДП Ватан

НИ КАКОГО ВРЕДОНОCНОГО ПО НА НАШИХ РЕСУРСАХ НЕТ, проверенно ESET NOD 32 Antivirus!, А ТАК ЖЕ НЕТ И НЕПРИЕМЛЕМОГО МАТЕРИАЛА, КАК ЭТО ПЫТАЮТСЯ ПРЕДСТАВИТЬ ВСЕМ, НЕКОТОРЫЕ ГОСПОДА,, ВОЗМОЖНО СТОРОННИКИ КРЕМЛЯ, НЕ СОГЛАСНЫЕ С НАМИ. ИХ ЖЕЛАНИЕ ЗАПРЕТИТЬ НАШ РЕСУРС ПОКАЗЫВАЕТ ИХ СЛАБОСТЬ И НАШУ ПРАВОТУ. МЫ РАБОТАЕМ! ЗАХОДИТЕ И ЧИТАЙТЕ! https://irekle-syuz.blogspot.ru/
ЗЕРКАЛО САЙТА https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

понедельник, 24 мая 2010 г.

ХУШ КИЛДЕ КҮҢЕЛГӘ. По итогам встречи татарской общественности г.Москвы с Премьер Министром РТ

ХУШ КИЛДЕ КҮҢЕЛГӘ.
Быелгы ел күп үзгәрешләр китерде татар дөньясына, иң мөһиме президент алышынды. Кайберәүләр әле дә Шәймиевның “дилбегәне” үз кулыннан Рөстәм Миңнехановка бирү белән, куркуга төшсәләр дә, яңа президентның абруе җитәрлек түгел янәсе, ә ул эшне бик оста башлап җибәрде. Битгрәктә Р. Миңнехановның Мәскәү татарлары белән очрашырга теләве, бик зур кызыксыну уятты мәскәү татарларында. Чөнки аның шушы адымы бер юлы ике куянны тота, бер яктан Мәскәү татарлары шактый зур роль уйнавын татарлар тормышында (бигүк бердәм булмасалар да), ә икенче яктан, яңа президентның шушы адымы, татарларны берләштерә торган адым.
Әлегә кадәрле ТР президенты белән Мәскәү татарлары очрашуы беренче түгел, мәсәлән М. Шәйиев белән 1997-нче елда, тик ул очрашу белән кичәге очрашу арасында зур аерма ята. Биредә Татарстан президенты үзе белән алып килгән (дөрес үзе очрашуда булалмады, ул Рәсәй президенты А. Медведев Украина президенты Янукович белән очрашуга киткән булып чыкты), бер төркем Татарстан дәүләт министрларын премьер-минист Илдар Халиков, министр культуры, Татарстан ЮС рәисе урынбасары Р. Ратникова, РТ ЮС депутатлары, БДТК (бөтен дөнья татар конгресы) президенты, һәм шулай ук күп төрле мәглюмат хезмәткәрләрен һәм танылган артистлар төркемнәрен алып китергән. Шундый зур күләмле Татарстан дәүләт кешеләре белән, Мәскәү татарларың әле беренче очрашуы. Рәхмәт шулай безләрне олылап килгәннәре өчен. Казан кунакларның исемнәрен әйтеп китүедә, язмамда шактый урын алачак. Аңа карамастан әйтмичәдә булмый, кешеләр ерак юлны якын итеп килгәннәр, кардәшекне күрсәтеп, ничек инде әйтмисең? Чөнки шушы очрашу, чынлап торып тарихи очрашу, әле аның турында киләседә күп язачаклар. Менә алар: ТР премьер – министры Илдар Шафикович Халиков әфәнде, вице-премь, миистр культуры- Зилә ханым Вәлиева, Татарстан ЮС рәисе урынбасары Римма ханм Ратникова, депутатлар, Разил Вәлиев, ВКТ президенты һәм шулай ук РТ ЮС депутаты, З.Закиров, Госдума депутатлары: А. Морозов, президент ФНКТ шулай ук депутат Госдумы И. Гильмутдинов, И. Мөслимов, берничә мәртәбә бөтен дөнья чемпионы булган велосипедист Гайнан Сайхуҗин (әллә ул мәскәүче инде хәзер?). ХХ гасырның билгеле футболисты, “Саратак” һәм СССР сайланма командасы вратаре Ринат Дасаев, герой России, афган сугышчысы (кызганыч исеме хәтердә калмаган), яшь шагыйрь Рузәль фамилиясен хәтерләмим, әлегә 3-нче курсы студенты һәм тагы миңа таныш булмаганнар. Җырчылардан, атаклы җырчы Айдар Галимов Татарстан халык артисты, “Казан егетләре” төркеме, яшь җырчы Раяз Фасихов, Айдар Фәйзразманов Татарстанның халык ансамбле белән берлектә, бер зур импортлы автобукска тиялеп килгәннәр.
Мәскәү халкы Залны тутырган иде, күп абруйлы кешеләр килгән иделәр, әвәлге Татастан обком секретаре Фикрәт Табеев, армия генералы Махмут Гәрәев, академик РАН Р. Искәндәрев, ТР моңа кадәр булган вәкиле - Н. Мириханов, ТР академигы Ә.Х. Бурганов, “Азатлык” Радиосы хәбәрчесе Н. Каримова, ФРМН Г. Искәндәрев, композитор С. Хәбибуллин, ХД “Ватан” фиркасы әгзалары, Диләфрүз Дежурова, ТР атказанган артисткасы Р. Хәбибуллина, тагы бик күп Мәскәүдәге атаклы-абруйлы халык җыелган иде.
Президиумда утырдылар Әсәдулла йорты залының сәхнәсен тутырып, иң уртада иде Рөстәм Миңнеханов дигән язма, соңгыдан аны алдылар, Ильдар Халиков, Зилә Вәлиева, Римма Ратникова, Илдар Гильмутдинов, Разил Вәлиев, Ринат Закиров, Равил Әхмәтшин, Рәсим Акчурин, Фәрит Мухтасаров. Балконда элеп куйганнар зур шигарь, Татарстан президентын килү уңаеннан шундый язма белән каршыладылар: ХУШ КИЛДЕҢ КАДЕРЛЕ РӨСТӘМ МИҢЛЕХАНОВ, дип.
Очрашу алдыннан Айдар Галимов сәхнәгә менеп, кереш сүзсез нисез, җырлый башлады. Залда җыелган халык җырчыны танып, матур итеп аны алкышлап каршылады. Ниһаять залга Татарстан дәүләт төркеме килеп керде, сәхнәгә менде, Татарстанның Тулы Хокуклы Рәсәйдәге Вәкиле, Равиль әфәнде Әхмәтханов тантаналы очрашуны ачып җибәрде. Татарстан президенты Р. Миңлехановның очрашуда булмау сәбәбен аңлаты һәм Татарстан хөкүмәте премьена сүз бирде. (Очрашуда булган бер бәләеәй җитезсезлеккә игътибар итми булмый, шушы очрашу Татарстан гимны белән башланырга тиеш иде, очрашу рәсми булмасада, бу беренче очрашу ТР-сынан читтә яшәгән татарлар белән булганга күрә, шушы очрашуны рәсми очрашуга тиңләк, бердә начар булмас иде).
Татарстан премьер-министры - Илдар Халиков чыгышы Татарстан дәүләтенең, Мәскәү татарлары алдында отчеты сымак булды. Залда утырган халык бик диккать белән тыңлады, шушы хисап чыгышынан канәгать калганлыгын белдереп, залда җыелган халык алкышларга күмде. Мәскәү татарлары күңеленә хуш килде премьер-министр доклады. Сорауларга җаваплар бирде, тик бер әйбер күңелне тырный, чыгышын урыс телендә ясады. Мәскәү халкы әллә инде татарча белмиме икән, дип шикләндеме, белми калдык, ачыклык кертелмәде шушы мәсәләгә. Бер карауга вак мәсәлә дә бу, кайсы телдә премьер-министр чыгыш ясый татарлар алдында. Искә төшерик татар теленең хәзерге хәлен, бу бердә вак мәсәлә димәс идем, бу инде сәяси мәсәләгә әверелә Рәсәй хөкүмәте тырышлыгы аркасында. Татарстан бүләкләрен тапшырды: “Этно” журналының баш мөхәриренә Казанның мең еллыгына чыгарылган медале белән. Башта “тагы шушы марҗаларга бүләкләр, дип кәеф кырылса да, ярар, шунда безләр турында бәлки берәр дөрес әйбер язар, дип тынычландым. Чөнки бүләкне җәлләп бирмиләр, ә күр итеп бирсәң, карыйсың бүләк эшлидә башлар. Җәлме калай кисәге, ә аның кешеләрне үзебез ягына тарту сәләте бар, шуны онытып куймаска кирәк.
Татрастан премь-министры Илдар Халиков чыгышында күп кенә темаларга кагылды, сөйләде булачак Булгар-Свяжск тарихи урыннарны торгызу турында да. Булгар шәһәрен торгызып туристларга күрсәтерди, һәм шулай ук үзебезнең иске булгар җирләренә сәяхәтләр кылу максатларын күздә тотып.
Илдар Халиков шулай ук тукталды быел көзен узачак җанисәп алуга да, быел андый хәрәмләшүләр теге узган җанисәп вакытында шикелле диде булмас диде. Бу юлы һәр кешегә үзенә рөхсәт биреләчәк үзенең милләтен күрсәтергә дип.
Аннан язма рәвештә тупланган сорауларның кайберләренә җавап бирде, күбесе срауларга җавапны соңгарак язма рәвешендә бирелер, дип әйтте.
Булгар шәһәрен торгызу, татарлар өчен зур әһәмиәткә ия, бу бит борынгы меңеллык җирләрне торгызу була. Аны әйбәтләп кенә, татар гадәтләренә тугры китереп торгызырга иде, болай тарих безләргә бер төзек бина калдырмаган. Свияжск утравына килгәндә..., монысын да торгызырга кирәк билгеле, тик бик ашыкмаска кирәк, торгызу эшләрен бергә башлап, Болгар каласы эшләре алдарак барсын, ә Свияжск утары тоткарланыбрак бераз торсын. Моның өчен төрле тактика бар бит, тик шушы тактиканы без кулланганыбыз юк, ә безгә карата гел кулланалар Безгә бәлки вакыттыр инде шәт, бүтән татар шәһәрләре турында да уйларга? Сарай шәһәре мәсәлән, ник Сарайны торгызмаска иде? Хәттә аның турында бүген сүз кузгату иртә булсада, ә кем кушмый безгә хыялланырга? Һәр хәлдә уңышлар телик шушы торгызу эшләренә, шушы эшләрне оста итеп үз файдабызга кулланалсак, шәп булыр иде, һәр хәлдә татарның шул хыялы. Хыяллар тормышка ашсын иде дип ккенә әйтәсе килә.
Биредә тагы бер җитешсезлек күзгә чалынды, инде күпме без язып, сөйләп киләбез, без Рәсәйдә диаспора түгел дип. Ә менә безнең түрәләр гел шушы диаспора сүзе телләреннән төшми. Тарих институтынан бер галимне дәүләт эшләренә алып, ул аларга гел аңлатып торыр, без диаспора да яшәмәгәнебезне. Йә шунда, атнага берме, айга берме дәүләт оешмалары өчен семинар уздырсыннар, галимнәр үзебезнеке ник файдаланмаска иде, чыгышлар ясаганда мондый хаталар ычкындырмас өчен. Монысы бигрәк күзгә чалына.
Шулайда бар иде президент Рөстәм әфәнде Миңлехановка берәр тәкдимем, язмача әзерләнмәгәнгә, теләкләремне шунда языйм. Алар күп түгел. Казан Рәсәйнең өченче башкаласы, дип сөйләргә яратабыз, ә беренче-икенче башкаладан эш хаклары, пенсияләр шактый түбән. Тәкдим:
1. Татарстанда эш хакын, пенсияләрне күтәрергә беренче башкала дәрзҗәсенәҺ Күпме була инде аттай эшләгән татарга шундый түбән эш хакына яшәтергә?
2. Татарстан Конституциясендәге 14-нче матдәне эшләтергә вакыттыр шәт? Ни өчен ТНВ Яңа гасыр каналы аны үтәми? Шушы канал тапшыруларны алып бара яртылаш русча, әле әстәвенә рекламалар гел рус телендә тапшыралар, димәк русчасы була инде 50%+1. Безне шушыв хәлләр бик каты борчый. Чөнки ТНВ Яңа гасыр каналын бар татар дөньясы карый, юкка гына шушы канал үсми бит. Әллә инде И. Әминев уйлый Мәскәү урыслары спутник тәлинкәсен куөеп ТНВ каналын карыйлар дипме? Тапшыру булыр иде гадел 75% -онысы татарча, ә х25% монысы рус телендә. Менә шул чак татар теледә үсәр иде. Күп тәкдимнәр язып
Тормыйм, сораулар-тәкдимнәр күп булды, кабатланасым килми, шулар белән чикләнәм. Гөмүмән, очрашу белән канәгать, шундый очрашулар даими булсын иде.
М. Миначев ХД “Ватан” фиркасы рәисе.
20.05.2010 ел.

1 комментарий:

Unknown комментирует...

Шалом.
А перевод?