НДП Ватан

НИ КАКОГО ВРЕДОНОCНОГО ПО НА НАШИХ РЕСУРСАХ НЕТ, проверенно ESET NOD 32 Antivirus!, А ТАК ЖЕ НЕТ И НЕПРИЕМЛЕМОГО МАТЕРИАЛА, КАК ЭТО ПЫТАЮТСЯ ПРЕДСТАВИТЬ ВСЕМ, НЕКОТОРЫЕ ГОСПОДА,, ВОЗМОЖНО СТОРОННИКИ КРЕМЛЯ, НЕ СОГЛАСНЫЕ С НАМИ. ИХ ЖЕЛАНИЕ ЗАПРЕТИТЬ НАШ РЕСУРС ПОКАЗЫВАЕТ ИХ СЛАБОСТЬ И НАШУ ПРАВОТУ. МЫ РАБОТАЕМ! ЗАХОДИТЕ И ЧИТАЙТЕ! https://irekle-syuz.blogspot.ru/
ЗЕРКАЛО САЙТА https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

понедельник, 31 мая 2010 г.

РӘХМӘТЛЕ СҮЗ!

НАРОДНО-ДЕМОКРАТИЧЕСКАЯ ПАРТИЯ
                           «ВАТАН»
ЦЕНТРАЛЬНЫЙ КООРДИНАЦИОННЫЙ СВЕТ
Тел.(495) 388-42-29     minach@rambler.ru  ndp-vatan@yandex.ru www.ndpvatan.narod.ru
ndp.vatan@gmail.com


                                        РӘХМӘТЛЕ СҮЗ!

№ 6.

       Халык демократик “Ватан” фиркасы исеменнән, фирканың Үзәк Координация Шура әгъзасы, Наиль Абдулхак улы Микейга – 60 ел тулу уңаеннан, милли азатлык эшләрендә актив күп еллар катнашканлыгы өчен, РӘХМӘТЛЕ СҮЗ белдерәбез!
       ХД “Ватан” фиркасы үзенең беренче адымнарыннан ук, гөмум милли хәрәкәтнең Мәскәүдәге бер өлеше булып килә.
Наиль Абдулхак улы Микей 1992 елдан бирле ХД “Ватан” фирка әгъзасы, шул ук елда корылтайда фирканың  Үзәк Шура әгъзасы итеп сайланды һәм фирканың Сембер бүлеген җитәкли. Шушы елларда дәүләт тарафыннан Сембер өлкә бүлеге (СОО НДП “Ватан”) хөкемгә тартылды 1997 нче ел һәм тыелды, ә фирка әгъзалары Наилхан белән берлектә җинаять эше ачылды. Бүгенгесе көндә дә Наиль Абдулхак улы Микей хөкем каршында, РФ УК-ның 282 матдәсе буенча җинаятҗ эше ачылды. Март айларында Н. А. Микей һәм Равиль Тимерша улы Ташбулатов өйләрендә тентү ясап, төрле кәгазләр, компьютерларын, кесә телефоннарын алып киттеләр. Хөкүмәт гел татрларны куркытмакчы була, иске заманнардагы вакытларда шикелле. Татар куркудан инде туйды, күпме куркып, алданып, хөкүмәт вәгъдәләренә яшәргә була? Шушы куркудан туктарга вакыт җиткәндер шәт, менә күпме милләтәшләребезне хөкүмәт мәхкәмә аша үткәреп, 1,5 сроклар чәпәп (шарты рәвештә), бер дә юкка хөкемгә тартты. Шул ук җәмигыять хезмәткәре Р. Кашапов, журналист Д. Шәйхетдин, язучы-галимә, татар халкының ММ рәисе – Фәүзия ханым Бәйрәмова, татар-мөселман яшләре, алар күбәүләр, кайсыларына реаль җәза биреп 12-18 елга төрмәгә утыртылар. Безнең һәр кайсыбызны тотып алып төрмәләрдә черетүләре ихтимал, без үзебезне үзебез яклый алмыйбыз хәзергә, чөнки халкыбыз шушы куркулардан арынып бетмәгән әле.
Наилхан Микейга, якын фикердәшкә, дустыбызга шундый теләк, курыкмаска бернинди хөкемнән Алла хөкеменнән гайре, иманыбыз үзебебез белән булганда, Алла Тәңре безләрне ташламас, Иншаалла.
Без барыбызда бер теләктә, милләтне саклап, гөмүм демократияне яклап, Рәсәй дәүләтен федератив дәүләт булып калсын өчен бар көчебезне куячакбыз. Наль Абдулхак улы Микейга озын-озак гөмерләр Майсә ханым белән озак итеп, оныклар тәрбияләргә язсын Хода. Иҗтимагий тормышта иҗади уңышлар, “Ватан” фиркасы, милли хәрәкәт белән бергәләшеп, бәйсез дәүләтебезне булдырганча яшәргә һәм көрәшергә Тәңре Алла насыйп итсен иде, амин!
                               ХД “Ватан” фиркасы рәисе, Мохаммәт Миначев.



Мәскәү 30 май 2010 ел,

Комментариев нет: