НДП Ватан

НИ КАКОГО ВРЕДОНОCНОГО ПО НА НАШИХ РЕСУРСАХ НЕТ, проверенно ESET NOD 32 Antivirus!, А ТАК ЖЕ НЕТ И НЕПРИЕМЛЕМОГО МАТЕРИАЛА, КАК ЭТО ПЫТАЮТСЯ ПРЕДСТАВИТЬ ВСЕМ, НЕКОТОРЫЕ ГОСПОДА,, ВОЗМОЖНО СТОРОННИКИ КРЕМЛЯ, НЕ СОГЛАСНЫЕ С НАМИ. ИХ ЖЕЛАНИЕ ЗАПРЕТИТЬ НАШ РЕСУРС ПОКАЗЫВАЕТ ИХ СЛАБОСТЬ И НАШУ ПРАВОТУ. МЫ РАБОТАЕМ! ЗАХОДИТЕ И ЧИТАЙТЕ! https://irekle-syuz.blogspot.ru/
ЗЕРКАЛО САЙТА https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

среда, 24 декабря 2014 г.

КОТЛЫЙМ МИЛЛӘТЕМНЕ БӘЙРӘМ БЕЛӘН.

КОТЛЫЙМ МИЛЛӘТЕМНЕ БӘЙРӘМ БЕЛӘН.

         Мин, Мохаммәт Миначев, Сезне барчагызны да котлыйм, без татарлар борынгы заманардан килгән Нардуган бәйрәме белән! Нардуган сүзе татарча шундый мәгнәгә ия  нар - нур мәгнәсендә, нур яктылык, ә “дуган- туган”, яңа ел туганны аңлата. Чөнки Нардуган туры килә, кышкы көннең кыскарып тукталган вакытына һәм шунан ук көнәр озая башлыйлар. Менә шушы көн озайган көннән соң яңа ел башланада инде, биредә барчасы мантыйка сыя (кичә көннең озынлыгы бер иде, ә иртәсен көн озая башлый, димәк менә нәк шул мизгелне бабаларыбыз санаган Нардуган диеп). Уйламагыз бабаларыбыз надан булганар дип, моны һич расламый соңгы еллардагы археологик табылдыклар, галимнәрнең мөстәкыйль фикер йөртүләре, һәм башкалар. Моңа мисал булып торала Сәйф Сарай дигән татар язучы әсәре, кайда ул яза Җир Шарының Кояш тирәсендә әйләнгәне турында 1312 елларда язган әсәрендә “Гөлдерсем”. Бу әле Коперник тумаган вакытларда була. Без татарлар бәйсезлегебезне иртә югалтмаган булсак, татарларбыз ачышларын онытмый яшәгән булыр идек. Ни эшлисең, шулай язган күрәсең татарга.
         Иң изге теләкләр белән, сезләр өчен һәр чак борчылып яшәүче, сезнең колыгыз, сезләргә яңадан күтәрелергә булышучы, без татарлар шиксез азатланып үз бәйсез, мөстәкыйль  дәүләтебезне төзербез Тәңребез Аллабыз кушса, морадларыбызга ирешербез! Безнең бабалар шундый зур дәүләтләр төзеп, алар белән идарә иткәнәр икән, безләрдә шуңа ирешербез Алла кушса. Саулыклар сезгә, бүгенге көндә безләрне бик каты кысалар, сау-исән булсак, телебезне саклап калып, безләр ИншаАлла барчасына да ирешербез! Тик сез өметсезлеккә бирешмәгез! Дошманар безләрне махсус аерганар икән, без бүген шуны аңлап, дошман коткысына бирелмичә, туганлыкны яңартып, һәр татар кешесен үзеңнең иң якын кардәшең итеп санап, калган милләтәшләргә үрнәк булып яшәргә язсын барчабызга да, Ходай!  Амин.
И-их, кардәшләрем, безләрне бөтенләй читкә тибәрделәр, түрәләребез рухсыз  калдылар, югарыдан һәр килгән күргәзмә буенча яшиләр. Омтылып-та карамыйлар ни татар телен яклау буенча берәр эшләр, ни милләтне яклау буенча берәр сүзләр әйтмиләр.!! Әйтерсең аларны тудырган бүтән милләт, бала чакта караган үзләрен, артларын юган, чиста кием кидергән, ашаткан –эчерткән, бала бакчалырына йөрткән, мәктәпләрдә укыткан, тәрбиәләгән. Кыскасы, кеше ясаган үзләренән. Ә, алар ни эшлиләр? Милләт булгач, анда барчасы кирәк бит, эшчеседә, профессорыда, түрәседә, милләтә барчасы үз урынында, анда берәүдә кимдә, артыкта түгел.
Ә алар бүген түрә булгач, барчасын онытканнар? Шундый уйлар килә башларга. Без бит бер милләт балалары, ни өчен сез үзегезне аерым дип хис итәсез соң? Сез милләтән аерылып кая барасыз соң, беләсезме шуны, әллә белми кыланысызмы? Милләтән аерылып сез беренче чирата урыска әйләнәсез, икенче чират, сезнең оныклар яһудиләшә, инде алар сезгә ят кауым кешеләренә әйләнәчәк бит, шуны аңлыйсызмы соң? Сезнең нәсел бетәчәк бит, уйламагыз алар татар булмаса бүтән кеше булыр дип, якшы кеше генә булсын дисез? Ә шушы “якшы кеше” сезнең оныгыгыз, ул бит белмәс безнең гадәтләрне, сезләрне күмәрләр бүтән халык гадәтләре буенча. Сезләрне шушы хәлдәме борчымый? Бәлки уйлый торгансыздыр үлгәч инде барыбер, кем белә Теге дөньда ни булачагын дип? Ансы шулай билгесез. Тик ни өчен сезләрне үлгәч башка халык йоласы белән күмәргә тиешләр? Ә алар бит татар йоласы белән күммиләр! Ә ник татарлар аларның йолалары белән күмелергә тиешләр? Бердә аңлашылмый.
         Гафу итәсез, бәйрәмдә шундый күңелсез сүзләр әйткәнемә. Тормыш бит, бүген сау-исән, ә иртәгә ни көтә, белеп булмый, ә әйтәсе сүзне әйтеп калдырырга кирәк, соңгыдан үкенерлек булмасын! Сезләргә тагы бер кат саулык, байлык, акыллык, үз-ара бердәмлек, мәрхәмәтлелек, һәм бергәлек кирәк. Менә шуларны сездән теләп калучы, сезләргә һәр вакыт иң изге ниәтләрдә булучы, ХД “Ватан” фиркасы лидеры: Мохаммәт Миначев. Мәскәү 25.12. 2014 ел.


Комментариев нет: