НДП Ватан

НИ КАКОГО ВРЕДОНОCНОГО ПО НА НАШИХ РЕСУРСАХ НЕТ, проверенно ESET NOD 32 Antivirus!, А ТАК ЖЕ НЕТ И НЕПРИЕМЛЕМОГО МАТЕРИАЛА, КАК ЭТО ПЫТАЮТСЯ ПРЕДСТАВИТЬ ВСЕМ, НЕКОТОРЫЕ ГОСПОДА,, ВОЗМОЖНО СТОРОННИКИ КРЕМЛЯ, НЕ СОГЛАСНЫЕ С НАМИ. ИХ ЖЕЛАНИЕ ЗАПРЕТИТЬ НАШ РЕСУРС ПОКАЗЫВАЕТ ИХ СЛАБОСТЬ И НАШУ ПРАВОТУ. МЫ РАБОТАЕМ! ЗАХОДИТЕ И ЧИТАЙТЕ! https://irekle-syuz.blogspot.ru/
ЗЕРКАЛО САЙТА https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

среда, 18 апреля 2012 г.

АЧЫК ХАТ ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ОЕШМАСЫНА!

                             АЧЫК ХАТ ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ОЕШМАСЫНА!

        Татар язучылары идарәсе рәисе Илфак әфәнде Шиһаповка һәм башкаларына!

Хөрмәтле язучылар җитәкчеләре, мине Сезгә шушы Хатны язарга этәрде бер ояланган татар язучылары арасындагы начар сыйфат, хөсетлек димми шунда, әллә аның өчен махсус атама уйлап табу кирәкме икән?  Татарчалап турыдан әйтсәк; язучыларның кай-берләренең бер-берегезне яратмау сыйфатлары; юл бирмәү, исемен әйтмичә- китапларга кертмичә калдырулары, һәм.башка шуңа охшаш сыйфатлар турында берничә сүзем бар. Санап китсәң, күбәеп китүләре дә бар. Баштан ук барчагыздан гафу үтенәм, кичерүгезне сорыйм. Шуңа күрә Сез, галиҗәнәпләрнең кыйммәтле вакытларын сарыф итәргә булып, батырчылык белән шушы язмага тотындым да инде! Тагы бер кат, кичерүгезне сорыйм, шундый батырчылык кылганым өчен! Чөнки минем уемча, мондый сыйфат, язучыларны түгел һәр гади татарны да бизәми, мине, милләтче буларак бик борчый шушы хәлләр!!
Ни турында соң сүз? Менә 2006 –нчы елда Сезләр чыгарган китап турында сүз. Китап атала “Сүнмәс утлар балкышы” дип, Татарстан “Идел Пресс” нәшриятендә, Казан 2006 –нчы ел басылып чыккан. Редакторлары: М. Усманов, Т. Миңнуллин, Р. Фәйзуллин, китапны төзүче, Р. Юнысов!!
Белмим ни өчен “Сүнмәс утлар балкышы” дип атагансыз шушы зур күләмле китабыгызны? Әллә Сезнең оешма саный Сталин идәрә иткән елларны татарлар өчен бик шәфкатле-мәрхәмәтле, татар сәнгатен югарыга күтәргән еллар дипме? Чөнки Сталинның портреты Сезнең китапны бизи!!!
Әллә инде комисар Фурманов, белән бергә Троцкий, Каменевләр, Куйбышевлар бик ягымлы булганнар дипме?!? Миңа гөмүмән, милләтчегә, шушы адәмләрнең татарлар өчен ясаган “изгелекләре” нык хәтерне калдыра гына. Шушы хашәрәтләр аркасында татар милләте милләт булып яшәүдән туктады да бит инде! Менә шушы адәмләр ештырда да инде 1921-22-нче еллар ачлыгын!! Шушы ачлык елларында туган төбәкләрен ташлап киткән, татарларның оныкларын миңа очратырга туры килде 1970-нче елларда Ессентукида (Исән тук). Бер табиб ханым белән сөйләшеп киткән идек шунда, ә ул татар булып чыкты. Сөйләде аларның әти-әниләре шушы ачлык елларында (1921-22) Урта Азиәгә китергәннәрен, ничек алар шунда яшәгәннәре турында. “Безләрне ваганнарга төяп алып киттеләр Сарытаудан, һәм китереп бушаттылар Ташкент шәһәренә, дип сөйли иделәр әти-әниләр”, дигәне шушы татарның сүзләре хәтердә калган. Мин ул чак, гаңҗәпләнгән идем, ни өчен халыкны төяп икмәкле якка итәргә иде? Ә ярамаганмы икмәкне төяп Урта Иделгә китерергә, дип гаҗәпләнгәнем әле хәтердә. Димәк теләмәгән Совет власте татарга икмәк китерергә, ә аңа кирәк булган татарны вагоннарга төяп икмәкле җиргә итәргә!!! Бүген дә әле нык тәйсир итә татар тормышына шушы хәл. Менә шушы коммунистлар эшләре нәтиҗәсендә татарлар сан ягыннан нык кимеде, шуңа өстәп телсез калдылар да түгелме соң? Ә күпме Сталин Гулагларында татар зыялылары корбан ителде? Мин инде сөйләп тормыйм күпме татар халкы югалтканы турында, санап китсәң үзе бер китап булыр иде.
Әллә саныйкмы, бәлки Сезләр белми торгандыр шушы хәлләр турында? Бәлки Сезләрне махсус үстергәннәр ата-аналарыгыздан аерып, Сезләр милли яктан надан булып үсәр өчен? Бәлки шулайдыр? Юкка гына җыймагансыздыр барчасын бер китапка, палачлары (Сталин, Троцкий, Каменев, Куйбышевлар) белән  бергә аларның корбаннарын (Хәсән Туфан, Шамил Усманов, Ибраһим Сәләховл, һ. башкарын)? Белмим нинди максат куйган булыпсыз шушы китапка? Китап максатсыз булмый инде ул, аның эчке халәте һәм тышкысы шулай таләб итә, түгелме соң?
Дөрес биредә бик күп язучылар урнаштыргансыз, кайсыларының исемнәре дә билгеле түгелләр. Мин мәсәлән карадым, күбесе исемнәр миңа таныш түгелләр, әллә инде дим, шунда тагы татарның җәзаланган берәр даһие, берәр Тукае йә булмаса берәр Такашымы шунда, Дәрдмәне югалмаган дисәң, андый язучы-шагыйрләрне тапмадым араларында.
Менә Совет системасы оныттырып маташсада Гаяз Исхакыйны, һич тормышка ашырылмады, шуңа күрә мәктәпләрдә укымасакта, тормыш дәресләрендә алар бар иделәр. Миңа мәсәлән Гаяз Исхакый турында иштергә туры килгән иде, төгәл саны истә калмаган, ялгышмасам узган гасырның 60-нчы еллар ахырында булгандыр диәр идем. Ә бит бу вакытлар, совет системасының иң көчле үсеш еллары иде, кайда Г. Исхакый гына түгел, Галимҗан Ибраһимовта мәктәпләрә укытылмады, хәттә аны да белүчеләр күп түгел иде диәргә ярый. Онытмадык бит үзләрен, димәк хәтер начар түгел татарда?
Шушы иске коммунистлар системасына, җитәкчеләренә мәдхия җырлап торудан инде күптән туктарга вакыт, ә Сез һаман шушы коммунистлар юлбашлыкларыннан арына алмый азапланасыз шикелле? Әллә мин ялгышам? Әллә Сезләр сайлаган башка юл, кайсы милләтне күтәрми, гел бер урында таптанып торырга гына корылганмы? Шулай булса эшләр харап бит, без инде болайда милләтләр арасында көлкеле хәлгә калдык? Әллә сез шуны аңламыйсызмы? Сезләр бит урысча әйтмешли “инженеры человеческих душ”? Шулай булгач, безнең татар язучылар оешмасы, кемгә хезмәт итә булып чыга? Иске коммунистик идеология белән, татарга яшәп булырмы икән 21-нче гасырда? Мин, мәсәлән, моңа ышана алмыйм, ә Сезләр димәк ышана булып чыга түгелме соң? Сезләрне, урысчадан шулайрак тәрҗемә итеп була әйтергә, “Кешеләр белән идәрә итүчеләр зыялылары”дип. Шушы очракта Сезләр кая алып барырга җыенасыз милләтне? Чөнки Сезләр язучылар булгач, Сезгә шундый вазифа йөкләнгән түгелме соң? Әллә Сез уйлыйсыз башкачамы? Күрәсең башкача, алай булмаса Сез төшереп калдырмаган булыр идегез Тукай бүләге лауреаты булган язучыны? Әллә инде Тукай премиәсен санга сукмаудан килеп чыккан хәлме бу? Чөнки Тукай бүләгенә ия булырга тиешле исемлегенә карап шундый фикерләр туа башта. Ә исемлекне Сез төзегәнсездер, йә Сезнең оешма будып чыга түгелме соң?
Мәскәүдә яшәүче, өлкән яштәге язучыбыз, без аны “тере классик” дип бирелә  йөртәбез, Миргазиан Юныс турында сүз! Әллә Сезләргә шундый язычы барлыгы мәглүм түгелме? Сезләр аның киапларын укыганыгыз юкмыни? Моңа ышанысы килми, чөнки дөрес түгел. Димәк Сезләргә таныш аның иҗаты, юкса ул Тукай бүләге лауреаты да бит. Шуңа карамастан Сез аны исемлектән төшереп калдырырга җөррәт иткәнсез. Менә татар халкының иң зур дошманы булган, палачы дисәк дөресрәк булыр, Сталинга шушы китапта урын табылган, ә Миргазиан Юныска – юк! Моны ничек аңларга? Бар кешеләрдә шундый билгеләр, кайсыларын Алла урнаштырган; вөҗдан, намус, тугрылык, күрәсең бу сыйфатлар барчагызга эләкмәгән булып чыгамыни?!
Ялгышмасам 1976-нчы еллардан, Язучылар оешмасында тора, ул якыннан таныш Хәсән Туфан белән, Гөмәр Бәширов, Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Гамил Авзал, Ильдар Юзеев һ.б., язучылар белән тыгыз аралашкан өлкән язучы. Әммә эш анда түгел, эш менә нәрсәдә (Миргазиан абыйның яраткан сүзе), өлкән язучыны күрмәмешкә салышу, аны юк итәргә тырышу? Шушы хәлләр язучының күңелен тырный, тынгы бирми үзенә. Билгеле, ошбу хәлләр аның дусларын да борчый.
Ул әлбәттә горур шәхес, үзедә язмый аны каләмдәшләре җәберләү турында, бүтәнгә дә рөхсәт итми, шул исәптән миңа да. Ә түзеп кара  гаделсезлеккә, белмим кайсыгыз түзәр икән? Әммә ләкин, мин милләтче буларак бу эшкә алынырга мәҗбүрмен. Чөнки миндә милләт кайгысы ята, ә Сезләр язучылар, шулай ук милләт сагында торырга тиешлеләр. Шулай түгелме? Ә нәрсә күрсәтәсез милләткә? Ннди үрнәк алырга тиеш Сездән Милләт?!? Хөсетлекнеме алсын ул Сездән, әллә ялагайлыкнымы?? Куштанлыкнымы?
Гафу итәсез, Сезнең оешма миңа колхозны хәетерләтте, аның кайбер җиттәкче-претләрен искә төшерде. Кайсысы авылда баш иде заманында, күп кенә дәүләттән орденнар, бүләкләр алып, үзен авылда патша кебек хис иткән претләр[1]. Шушы преттә бик күп тискәре холыклары үсеп чыкты; кешегә сүз әйтү иреге бөтенләй бетте, ә кая инде предкә каршы сүз әйтү, аңа  ошмаганы, шуның өчен тоткын итеп алулары бар? Менә бит нәрсә килеп чыкты, шушы авылда үсеп чыккан баладан? Ә бит авылда халык бүтәнчә яши, анда күреш-күрәләр, таныш-белешләр, кардәшләр, кодалар һәм башкалары бар, алар барчасы үз-ара аралашып яшәргә күнекән, ә биредә шушы дорфа колхоз прете барчасынан бер формасын югалткан яңа кешеләр оешмасы булдырды. Тирәсенә туплады төрле ялагайларны, тәлинкә тотучыларны һәм алар белән авылда идарә итте. Нәтиҗәсе озак көттермәде, менә 90-нчы елларда, шушы претләре теге дөньяга китеп баргач, колхоз таркалды. Булган байлыкны урлап талап бетерделәр, колхоз белән бергә авылда таркалды. Бер генә кешедә калмады шушы авылда үз өстенә җаваплылык алып, хуҗалыкны күтәрерди, авыл кешеләрен эш белән тәймин итү өчен, җитмәсә җирләре дә үз кулларында гына, сукала да, чәч? Юк, авыл кырлары буш ята[2], халык эшсез, акчасыз, ә бит заманында зур авыл иде кайчандыр, биредә биш мәчетләре генә булган, дистәләгән җил тегермәннәре, ә бүген авылда тынлык. Ике мәчетләре бар да бит, тик бер мәчете бөтенләй ябык, ә икенче мәчеткә йөрүчеләре юк? Чөнки бу авылга никтер гел җил каршы исте, башта аылга ике колхоз ясап куйдылар, дуңгыз фермаларые төзеделәр, гел претләре чит авыллардан иделәр. Соңгыдан үз авылдашларынан да булды претләре, тик боларыда шушы юл белән киттеләр. Шушы дорфа колхоз прете бер кемгә авыз ачарга да, сүз әйтергә дә бирмәде, нәтиҗәдә шушы аыл җимерелеп ята бүгенге көндә. (Билгеле колхозлар белән төрле кешеләр идарә иттеләр, араларында бар иде әйбәтләре дә, хәзердә шушы аыллар яши, авыр булсада үсеш юлында).
Менә 1910-нчы елда Түбән Ногород өлкәсендә яшәгән 250 000 татар, ә бүген анда яши 35 000, татар. Аермасын күрәсезме? Болар барда шушы коммунистик система эшләләре, ә Сезләр китабыгызга кертеп, шулар белән мактанасыз!!!
Мин ни өчен бирегә китереп тыктым авыл хәлен, авылның ни катнашы бар язучылар тормышына? Чөнки барчабыз авылдан чыккан, шул исәптән язучылар да, аылның бүгенге хәле, милләтнең иртәгәсе икәнне аңлап язуым.
Өч редактор, бере инде юк, димәк аңа сылтап булмаячак, ә менә ике редакторы калды бит? Әйтер идем нинди вакчылык!...
Дөнья бит диләр картлар, тормыш, тормышта ни булмый, бәлки берәр сүзе ярамагандыр кайсыгызгадыр, ул туры сүзле кеше, ә язучы кешегә бигрәктә шушы холык хас нәрсә. Менә бит милләтче белән сүзе туры килә, аның, без Миргазиан абый белән 40 елга якын танышлар, аралашып яшибез. Милләтче белән сүзе туры килә, ә Сезләрнең кайберәүләрегез белән юк? Бәлки гаеп бер Миргазиан Юныста гына түгел, Сезләрдә дә бардыр? Әллә Сезләр дә юк дип уйлысызмы? Бардыр, бардыр, ник булмасын, дөнья булгач барда була дилдр бит. Ул, билгеле, кайбер каләмдәшләрен өнәп бетерми, шул исәптән минем дустым Айдар Хәлимне дә.
-Миргазиа абый, ник ярамый сиңа Айдар Хәлим - дип сорагач? Әйтә, “менә язды “Убить империю”-не ди. “Шул ук вакыт, Мостай Кәрим тирәсендә бөтерелеп йөри” - ди. Минемчә йөрсә ни, Мостай Кәримдә язучы бит, әле Айдарга Уфага кайткач юл ачкан язучы да!! Шулайда М. Кәримгә карата тискәре караш урнашкан татар милләтчеләрендә, аның башкорт язучысы булып йөрүе бердә ошамады билгеле татарларга. Чөнки Уфа татарлары үзләрен татар булып калу өчен көрәшкәндә, татар Мостай Кәрим башкорт булып кылануы күпләргә ошамады. Миргазин абый яратмый Мостай Кәримне, ул аның шәхсән эше, ә “Убить империю” әйбәт китап ич, аның турында бер начар сүз әйтеп булмый. Шундук үзе дә сокланып әйтә “Айдар Хәлим зур язучы, тиз яза, китаплары бере артыннан бере чыгып кына тора, әфәрин”, ди.  Төпченә тогач асылына төштем; Айдар кайысыдыр китабында  язучыларны язганда М. Юныс исемен кертмәгән икән? Нидән кертмәгән инде, анысы билгесез, ә Миргазиан абый Айдарның ниндидер китабынамы, шунда, әллә Айдарның үзе турындамы язган булган, ә Айдар М. Юнысны шушы исемлеккә кертмәгән, булып чыкты. Димәк сәбәбе бар, Миргазин абыйның үпкәләргә А. Хәлимгә?
Менә Миргазиан абый мишәрлекне яратмый, монысы дөрес, тик мишәрне түгел, ул мишәризмны сөйми диәр идем мин. Ә шуннан нәрсә, Миргазиан Юныс мишәрләрне сөйми, яратмый дип әйтеп буламы? Юк әлбәттә, мишәрләргә дә карый тигез бар татарга караган тик. Күрәсең биредә сәбәбе башка, М. Юнысны шушы китапка кертмәү сәбәпләре, төпкәрәк кереп оялаган кебек. Күрәсең ул белепме, белмичәме кайсыгызныңдыр авырткан сөяленә баскан?!
Исегезгә төшерим, М. Юныс сугышта булган язучы, аны 17 яше тулу белән сугышка алалар.Ә бу 1944 –нче ел була, эләгә ул учебный полкка, летчиклар әзерлиләр үзләреннән, укып бетергәч озаталар үзләрен японнарга каршы сугышка.Ул шунда катнаша. Бер вакыт самолетның руленә ядрә тиеп, очкыч белән идарә итү бөтенләйгә югала. Самолет сопкага бәрелеп, командиры үлә, ә Миргазиан абый штурман була, ул шушы авариядә исән кала. Тик бик каты имгәнгән  була, госпитальдә ярты ел елдан артык ятып чыга. Сәләмәтлеге аңа бүтән очарга бирми. Коммисовать итәләр үзен, шуннан соң төрле уку йортарында укуын дәвам итә; Мәскәү университеты МГУ-га керә әдәби бүлеккә, аннан, кереп Мореходканы бетереп, икенче мәртәбә штурман була, бу юлы диңгездә. Сугыш ветераны, бүген арагызда андыйлар сирәк инде хәзер, барда китеп бардылар. Менә ул шундый сирәкләр арасына керә дә инде.
Менә РФ президенты аны 9-нчы майда котлый, ә Татарстан язучылар оешмасы – юк!! Пустяк бит, бер карауга, ә икенче карауга ничек? Кеше 17 яшендә армиягә алына, бераз әзерләгәннән соң сугышка озатыла, ул анда катнаша, бик каты яралана. Ярты елдан артык госпитальдә ятып чыга. Бу пустяк түгел инде кардәшләрем, сәләмәтлегеңне югалту пустяк булалмый берничектә!
Миргазиан абый ул легендарный шәхес, аның татар мәктәбенең 8, 5 сыйныфын бетереп, 9-ны бетердем дип справкалар табып летчиклар курсына керү һәм аны тәмәмлауы, соңгыдан украинага барып, украин мәктәбенә керү, һәм аны бетерү, украин телендә, “атестат зрелости”-не алтын медаль белән бетереп, МГУ-га керүе, 4-нче курста мореходкага укырга кереп, шуны кызыл диплом белән береүе- легендага тиң түгелмени?
М. Юныс татар әдәбиятына беренче диңгезче (моринист) язучы булып керә, һәм беренче адымнарынан ук зур игтибарга лаек була. Бигрәктә Х. Туфан, Г. Бәшировлар тарафыннан аңа күп комплиментлар әйтелә, өметләр баглана. Ул аларның өметләрен аклый үз иҗаты белән, ул шушы өлкән язучылар белән нык аралашып яши. Ә бүген аны куйгансыз бер рәткә Н. Кәримова, Ә. Сатар белән янәшә? Монысы да язучыны санга сумаудан килеп чыккан хәл. Билгеле Нәзифә ханымда талант иясе, шулай ук Ә. Сатарда, тик һәр язучының үз иҗаты белән яулаган урыны бар. Миндә, башкаларда саный М. Юнысны югарырак урында тора дип, чөнки һәр язучының әдәбията үз урыны бар, аларны бутап булмый, Такташны Тукай белән бутамыйлар бит? Биредә дә шулай. Ә Сезнең китаптагы янәшәлек, бүтән мәгнәгә ия, чөнки барда бертигез түгел бит, Сез беләсез ни турында сүз икәнне, шуңа күрә өстәп тормыйм?! Ни генә булмасын, ошбу гадәт безнең язучыларыбызны бердә бизәми, диәр идем!!!
Сезләргә саулык-сәләмәтлек, зур иҗади уңышлар теләп, Мохаммәт Миначев, ХД “Ватан” фиркасы лидеры, кайсы урнашкан Мәскәү каласында. Имза

2.04.2012 ел.   



[1] Председател
[2] Туган авылым Яндавишча турында сүз, Т-Новгород өлкәсе.

1 комментарий:

DIGITAL WORLD PAGES ARCHIVE комментирует...

Салам олсун!!!