НАРОДНО-ДЕМОКРАТИЧЕСКАЯ ПАРТИЯ
«ВАТАН»
ЦЕНТРАЛЬНЫЙ КООРДИНАЦИОННЫЙ СВЕТ
Тел.(495) 388-42-29 minach@rambler.ru ndp-vatan@yandex.ru www.ndpvatan.narod.ru
ndp.vatan@gmail.com
РӘХМӘТЛЕ СҮЗ!
№ 6.
Халык демократик “Ватан” фиркасы исеменнән, фирканың Үзәк Координация Шура әгъзасы, Наиль Абдулхак улы Микейга – 60 ел тулу уңаеннан, милли азатлык эшләрендә актив күп еллар катнашканлыгы өчен, РӘХМӘТЛЕ СҮЗ белдерәбез!
ХД “Ватан” фиркасы үзенең беренче адымнарыннан ук, гөмум милли хәрәкәтнең Мәскәүдәге бер өлеше булып килә.
Наиль Абдулхак улы Микей 1992 елдан бирле ХД “Ватан” фирка әгъзасы, шул ук елда корылтайда фирканың Үзәк Шура әгъзасы итеп сайланды һәм фирканың Сембер бүлеген җитәкли. Шушы елларда дәүләт тарафыннан Сембер өлкә бүлеге (СОО НДП “Ватан”) хөкемгә тартылды 1997 нче ел һәм тыелды, ә фирка әгъзалары Наилхан белән берлектә җинаять эше ачылды. Бүгенгесе көндә дә Наиль Абдулхак улы Микей хөкем каршында, РФ УК-ның 282 матдәсе буенча җинаятҗ эше ачылды. Март айларында Н. А. Микей һәм Равиль Тимерша улы Ташбулатов өйләрендә тентү ясап, төрле кәгазләр, компьютерларын, кесә телефоннарын алып киттеләр. Хөкүмәт гел татрларны куркытмакчы була, иске заманнардагы вакытларда шикелле. Татар куркудан инде туйды, күпме куркып, алданып, хөкүмәт вәгъдәләренә яшәргә була? Шушы куркудан туктарга вакыт җиткәндер шәт, менә күпме милләтәшләребезне хөкүмәт мәхкәмә аша үткәреп, 1,5 сроклар чәпәп (шарты рәвештә), бер дә юкка хөкемгә тартты. Шул ук җәмигыять хезмәткәре Р. Кашапов, журналист Д. Шәйхетдин, язучы-галимә, татар халкының ММ рәисе – Фәүзия ханым Бәйрәмова, татар-мөселман яшләре, алар күбәүләр, кайсыларына реаль җәза биреп 12-18 елга төрмәгә утыртылар. Безнең һәр кайсыбызны тотып алып төрмәләрдә черетүләре ихтимал, без үзебезне үзебез яклый алмыйбыз хәзергә, чөнки халкыбыз шушы куркулардан арынып бетмәгән әле.
Наилхан Микейга, якын фикердәшкә, дустыбызга шундый теләк, курыкмаска бернинди хөкемнән Алла хөкеменнән гайре, иманыбыз үзебебез белән булганда, Алла Тәңре безләрне ташламас, Иншаалла.
Без барыбызда бер теләктә, милләтне саклап, гөмүм демократияне яклап, Рәсәй дәүләтен федератив дәүләт булып калсын өчен бар көчебезне куячакбыз. Наль Абдулхак улы Микейга озын-озак гөмерләр Майсә ханым белән озак итеп, оныклар тәрбияләргә язсын Хода. Иҗтимагий тормышта иҗади уңышлар, “Ватан” фиркасы, милли хәрәкәт белән бергәләшеп, бәйсез дәүләтебезне булдырганча яшәргә һәм көрәшергә Тәңре Алла насыйп итсен иде, амин!
ХД “Ватан” фиркасы рәисе, Мохаммәт Миначев.
Мәскәү 30 май 2010 ел,
ЯНАЛЫК БАШ БАСМА ХАЛЫК ДЕМОКРАТИК ВАТАН ФИРКАСЫ. ИНФОРМАЦИОННОЕ ИЗДАНИЕ НАРОДНО-ДЕМОКРАТИЧЕСКОЙ ПАРТИИ "ВАТАН". Главная страница
НДП Ватан
НИ КАКОГО ВРЕДОНОCНОГО ПО НА НАШИХ РЕСУРСАХ НЕТ, проверенно ESET NOD 32 Antivirus!, А ТАК ЖЕ НЕТ И НЕПРИЕМЛЕМОГО МАТЕРИАЛА, КАК ЭТО ПЫТАЮТСЯ ПРЕДСТАВИТЬ ВСЕМ, НЕКОТОРЫЕ ГОСПОДА,, ВОЗМОЖНО СТОРОННИКИ КРЕМЛЯ, НЕ СОГЛАСНЫЕ С НАМИ. ИХ ЖЕЛАНИЕ ЗАПРЕТИТЬ НАШ РЕСУРС ПОКАЗЫВАЕТ ИХ СЛАБОСТЬ И НАШУ ПРАВОТУ. МЫ РАБОТАЕМ! ЗАХОДИТЕ И ЧИТАЙТЕ! https://irekle-syuz.blogspot.ru/
ЗЕРКАЛО САЙТА https://ireklesyuzweb.wordpress.com/
понедельник, 31 мая 2010 г.
понедельник, 24 мая 2010 г.
ХУШ КИЛДЕ КҮҢЕЛГӘ. По итогам встречи татарской общественности г.Москвы с Премьер Министром РТ
ХУШ КИЛДЕ КҮҢЕЛГӘ.
Быелгы ел күп үзгәрешләр китерде татар дөньясына, иң мөһиме президент алышынды. Кайберәүләр әле дә Шәймиевның “дилбегәне” үз кулыннан Рөстәм Миңнехановка бирү белән, куркуга төшсәләр дә, яңа президентның абруе җитәрлек түгел янәсе, ә ул эшне бик оста башлап җибәрде. Битгрәктә Р. Миңнехановның Мәскәү татарлары белән очрашырга теләве, бик зур кызыксыну уятты мәскәү татарларында. Чөнки аның шушы адымы бер юлы ике куянны тота, бер яктан Мәскәү татарлары шактый зур роль уйнавын татарлар тормышында (бигүк бердәм булмасалар да), ә икенче яктан, яңа президентның шушы адымы, татарларны берләштерә торган адым. Әлегә кадәрле ТР президенты белән Мәскәү татарлары очрашуы беренче түгел, мәсәлән М. Шәйиев белән 1997-нче елда, тик ул очрашу белән кичәге очрашу арасында зур аерма ята. Биредә Татарстан президенты үзе белән алып килгән (дөрес үзе очрашуда булалмады, ул Рәсәй президенты А. Медведев Украина президенты Янукович белән очрашуга киткән булып чыкты), бер төркем Татарстан дәүләт министрларын премьер-минист Илдар Халиков, министр культуры, Татарстан ЮС рәисе урынбасары Р. Ратникова, РТ ЮС депутатлары, БДТК (бөтен дөнья татар конгресы) президенты, һәм шулай ук күп төрле мәглюмат хезмәткәрләрен һәм танылган артистлар төркемнәрен алып китергән. Шундый зур күләмле Татарстан дәүләт кешеләре белән, Мәскәү татарларың әле беренче очрашуы. Рәхмәт шулай безләрне олылап килгәннәре өчен. Казан кунакларның исемнәрен әйтеп китүедә, язмамда шактый урын алачак. Аңа карамастан әйтмичәдә булмый, кешеләр ерак юлны якын итеп килгәннәр, кардәшекне күрсәтеп, ничек инде әйтмисең? Чөнки шушы очрашу, чынлап торып тарихи очрашу, әле аның турында киләседә күп язачаклар. Менә алар: ТР премьер – министры Илдар Шафикович Халиков әфәнде, вице-премь, миистр культуры- Зилә ханым Вәлиева, Татарстан ЮС рәисе урынбасары Римма ханм Ратникова, депутатлар, Разил Вәлиев, ВКТ президенты һәм шулай ук РТ ЮС депутаты, З.Закиров, Госдума депутатлары: А. Морозов, президент ФНКТ шулай ук депутат Госдумы И. Гильмутдинов, И. Мөслимов, берничә мәртәбә бөтен дөнья чемпионы булган велосипедист Гайнан Сайхуҗин (әллә ул мәскәүче инде хәзер?). ХХ гасырның билгеле футболисты, “Саратак” һәм СССР сайланма командасы вратаре Ринат Дасаев, герой России, афган сугышчысы (кызганыч исеме хәтердә калмаган), яшь шагыйрь Рузәль фамилиясен хәтерләмим, әлегә 3-нче курсы студенты һәм тагы миңа таныш булмаганнар. Җырчылардан, атаклы җырчы Айдар Галимов Татарстан халык артисты, “Казан егетләре” төркеме, яшь җырчы Раяз Фасихов, Айдар Фәйзразманов Татарстанның халык ансамбле белән берлектә, бер зур импортлы автобукска тиялеп килгәннәр.
Мәскәү халкы Залны тутырган иде, күп абруйлы кешеләр килгән иделәр, әвәлге Татастан обком секретаре Фикрәт Табеев, армия генералы Махмут Гәрәев, академик РАН Р. Искәндәрев, ТР моңа кадәр булган вәкиле - Н. Мириханов, ТР академигы Ә.Х. Бурганов, “Азатлык” Радиосы хәбәрчесе Н. Каримова, ФРМН Г. Искәндәрев, композитор С. Хәбибуллин, ХД “Ватан” фиркасы әгзалары, Диләфрүз Дежурова, ТР атказанган артисткасы Р. Хәбибуллина, тагы бик күп Мәскәүдәге атаклы-абруйлы халык җыелган иде.
Президиумда утырдылар Әсәдулла йорты залының сәхнәсен тутырып, иң уртада иде Рөстәм Миңнеханов дигән язма, соңгыдан аны алдылар, Ильдар Халиков, Зилә Вәлиева, Римма Ратникова, Илдар Гильмутдинов, Разил Вәлиев, Ринат Закиров, Равил Әхмәтшин, Рәсим Акчурин, Фәрит Мухтасаров. Балконда элеп куйганнар зур шигарь, Татарстан президентын килү уңаеннан шундый язма белән каршыладылар: ХУШ КИЛДЕҢ КАДЕРЛЕ РӨСТӘМ МИҢЛЕХАНОВ, дип.
Очрашу алдыннан Айдар Галимов сәхнәгә менеп, кереш сүзсез нисез, җырлый башлады. Залда җыелган халык җырчыны танып, матур итеп аны алкышлап каршылады. Ниһаять залга Татарстан дәүләт төркеме килеп керде, сәхнәгә менде, Татарстанның Тулы Хокуклы Рәсәйдәге Вәкиле, Равиль әфәнде Әхмәтханов тантаналы очрашуны ачып җибәрде. Татарстан президенты Р. Миңлехановның очрашуда булмау сәбәбен аңлаты һәм Татарстан хөкүмәте премьена сүз бирде. (Очрашуда булган бер бәләеәй җитезсезлеккә игътибар итми булмый, шушы очрашу Татарстан гимны белән башланырга тиеш иде, очрашу рәсми булмасада, бу беренче очрашу ТР-сынан читтә яшәгән татарлар белән булганга күрә, шушы очрашуны рәсми очрашуга тиңләк, бердә начар булмас иде).
Татарстан премьер-министры - Илдар Халиков чыгышы Татарстан дәүләтенең, Мәскәү татарлары алдында отчеты сымак булды. Залда утырган халык бик диккать белән тыңлады, шушы хисап чыгышынан канәгать калганлыгын белдереп, залда җыелган халык алкышларга күмде. Мәскәү татарлары күңеленә хуш килде премьер-министр доклады. Сорауларга җаваплар бирде, тик бер әйбер күңелне тырный, чыгышын урыс телендә ясады. Мәскәү халкы әллә инде татарча белмиме икән, дип шикләндеме, белми калдык, ачыклык кертелмәде шушы мәсәләгә. Бер карауга вак мәсәлә дә бу, кайсы телдә премьер-министр чыгыш ясый татарлар алдында. Искә төшерик татар теленең хәзерге хәлен, бу бердә вак мәсәлә димәс идем, бу инде сәяси мәсәләгә әверелә Рәсәй хөкүмәте тырышлыгы аркасында. Татарстан бүләкләрен тапшырды: “Этно” журналының баш мөхәриренә Казанның мең еллыгына чыгарылган медале белән. Башта “тагы шушы марҗаларга бүләкләр, дип кәеф кырылса да, ярар, шунда безләр турында бәлки берәр дөрес әйбер язар, дип тынычландым. Чөнки бүләкне җәлләп бирмиләр, ә күр итеп бирсәң, карыйсың бүләк эшлидә башлар. Җәлме калай кисәге, ә аның кешеләрне үзебез ягына тарту сәләте бар, шуны онытып куймаска кирәк.
Татрастан премь-министры Илдар Халиков чыгышында күп кенә темаларга кагылды, сөйләде булачак Булгар-Свяжск тарихи урыннарны торгызу турында да. Булгар шәһәрен торгызып туристларга күрсәтерди, һәм шулай ук үзебезнең иске булгар җирләренә сәяхәтләр кылу максатларын күздә тотып.
Илдар Халиков шулай ук тукталды быел көзен узачак җанисәп алуга да, быел андый хәрәмләшүләр теге узган җанисәп вакытында шикелле диде булмас диде. Бу юлы һәр кешегә үзенә рөхсәт биреләчәк үзенең милләтен күрсәтергә дип.
Аннан язма рәвештә тупланган сорауларның кайберләренә җавап бирде, күбесе срауларга җавапны соңгарак язма рәвешендә бирелер, дип әйтте.
Булгар шәһәрен торгызу, татарлар өчен зур әһәмиәткә ия, бу бит борынгы меңеллык җирләрне торгызу була. Аны әйбәтләп кенә, татар гадәтләренә тугры китереп торгызырга иде, болай тарих безләргә бер төзек бина калдырмаган. Свияжск утравына килгәндә..., монысын да торгызырга кирәк билгеле, тик бик ашыкмаска кирәк, торгызу эшләрен бергә башлап, Болгар каласы эшләре алдарак барсын, ә Свияжск утары тоткарланыбрак бераз торсын. Моның өчен төрле тактика бар бит, тик шушы тактиканы без кулланганыбыз юк, ә безгә карата гел кулланалар Безгә бәлки вакыттыр инде шәт, бүтән татар шәһәрләре турында да уйларга? Сарай шәһәре мәсәлән, ник Сарайны торгызмаска иде? Хәттә аның турында бүген сүз кузгату иртә булсада, ә кем кушмый безгә хыялланырга? Һәр хәлдә уңышлар телик шушы торгызу эшләренә, шушы эшләрне оста итеп үз файдабызга кулланалсак, шәп булыр иде, һәр хәлдә татарның шул хыялы. Хыяллар тормышка ашсын иде дип ккенә әйтәсе килә.
Биредә тагы бер җитешсезлек күзгә чалынды, инде күпме без язып, сөйләп киләбез, без Рәсәйдә диаспора түгел дип. Ә менә безнең түрәләр гел шушы диаспора сүзе телләреннән төшми. Тарих институтынан бер галимне дәүләт эшләренә алып, ул аларга гел аңлатып торыр, без диаспора да яшәмәгәнебезне. Йә шунда, атнага берме, айга берме дәүләт оешмалары өчен семинар уздырсыннар, галимнәр үзебезнеке ник файдаланмаска иде, чыгышлар ясаганда мондый хаталар ычкындырмас өчен. Монысы бигрәк күзгә чалына.
Шулайда бар иде президент Рөстәм әфәнде Миңлехановка берәр тәкдимем, язмача әзерләнмәгәнгә, теләкләремне шунда языйм. Алар күп түгел. Казан Рәсәйнең өченче башкаласы, дип сөйләргә яратабыз, ә беренче-икенче башкаладан эш хаклары, пенсияләр шактый түбән. Тәкдим:
1. Татарстанда эш хакын, пенсияләрне күтәрергә беренче башкала дәрзҗәсенәҺ Күпме була инде аттай эшләгән татарга шундый түбән эш хакына яшәтергә?
2. Татарстан Конституциясендәге 14-нче матдәне эшләтергә вакыттыр шәт? Ни өчен ТНВ Яңа гасыр каналы аны үтәми? Шушы канал тапшыруларны алып бара яртылаш русча, әле әстәвенә рекламалар гел рус телендә тапшыралар, димәк русчасы була инде 50%+1. Безне шушыв хәлләр бик каты борчый. Чөнки ТНВ Яңа гасыр каналын бар татар дөньясы карый, юкка гына шушы канал үсми бит. Әллә инде И. Әминев уйлый Мәскәү урыслары спутник тәлинкәсен куөеп ТНВ каналын карыйлар дипме? Тапшыру булыр иде гадел 75% -онысы татарча, ә х25% монысы рус телендә. Менә шул чак татар теледә үсәр иде. Күп тәкдимнәр язып
Тормыйм, сораулар-тәкдимнәр күп булды, кабатланасым килми, шулар белән чикләнәм. Гөмүмән, очрашу белән канәгать, шундый очрашулар даими булсын иде.
М. Миначев ХД “Ватан” фиркасы рәисе.
20.05.2010 ел.
пятница, 14 мая 2010 г.
Тень КГБ снова замаячила в РФ. Заявление по поводу законопроекта о усилении роли ФСБ
Тень КГБ снова замаячила в РФ.
Заявление по поводу законопроекта о усилении роли ФСБ
Заявление по поводу законопроекта о усилении роли ФСБ
Нашу власть ни чем не проймешь, она не учиться на своих ошибках, все повторяется снова и снова. В 1991 году, вроде осудили деятельность КГБ, и, даже запретили его, создали новую структуру и назвали ФСБ (Федеральная служба безопасности), чтобы с предыдущей организацией никакой связи не было. Даже Бакатин, будучи председателем новой организации, вместо КГБ передал американскому посольству схему прослушивающих аппаратов, установленных в помещение США, чтобы доказать, что с КГБ у нас покончено. Потом, правда пошли другие времена, постепенно новая организация ФСБ все больше стало напоминать своего предшественника КГБ. Ну, вроде все ясно, поскольку ФСБ выполняет аналогичные функции, хотя значительно и меньшее, чем его предшественник. И вот, в 2010 году Правительство РФ выходит с инициативой усиления ФСБ. Как будто этой организации не достаточно репрессивных рычагов на руках, требует, чтобы Госдума приняла закон. который бы позволял ФСБ, не только фабриковать уголовные дела людям, не довольных слишком разросщей репрессивной деятельностью этой конторы. Но хотели бы им дать еще больше полномочий, чтобы сажать любого человека, вызвавшего подозрения у сотрудников этой конторы. Одним словом, карт - бланш для ФСБ на все случаи жизни. Это очень опасно для рядовых граждан РФ, не успели создать нормальное гражданское общество, как уже даем особые полномочия ФСБ. И снова политическая целесообразность ставится выше прав и свобод человека и гражданина. Так мы никогда не построим нормальное гражданское общество у себя в стране, где будет царить всевластие репрессивного аппарата, а не нормы Конституции и Международного права. . С принятием этого законопроекта можно будет забыть о демократии, правах человека закрепленные в 1 разделе Конституции РФ и нормами Международного права. Граждан РФ лишат прав: на свободу слова, мнений, убеждений, совести, тайна личной жизни и др. Поэтому мы считаем, что данный законопроект не приемлем для демократической страны. И призываем Президента РФ, депутатов Гос Думы и Совета Федерации и всех честных людей выступить против данного законопроекта
М. Миначев председатель НДП "Ватан"
14.05.2010 г.
14.05.2010 г.
воскресенье, 25 апреля 2010 г.
ФОТО С ПИКЕТА НДП ВАТАН В ЗАЩИТУ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА 25 АПРЕЛЯ 2010Г. Г.МОСКВА. У ПАМЯТНИКА СОБЫТИЯМ 1905Г
ФОТО С ПИКЕТА НДП ВАТАН В ЗАЩИТУ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА 25 АПРЕЛЯ 2010Г. Г.МОСКВА. У ПАМЯТНИКА СОБЫТИЯМ 1905Г.http://irekle-syuz.blogspot.com/2010/04/25-2010.html
суббота, 20 марта 2010 г.
Губернатору Нижегородской области господину Шанцеву В.П по поводу закрытия татарской школы
Губернатору Нижегородской области господину Шанцеву В.П
Многоуважаемый Валерий Павлинович!
К нам обратились жители татарского села Пица с коллективным обращением (это письмо подписали всей деревней), с тревогой за своих детей и будущее деревни. Дело в том, оказывается принято решение (если, конечно есть такое решение Сергачской районной администрации) с сентября месяца закрывают школе в этой деревне. Понятно, малокомплектную школу содержать накладно, но тут особый случай. Детей (татарских) обещали возить в соседнюю русскую деревню Лопатино, где учеников и того меньше чем в Пице. В Пице 23 - учашихся, а в Лопатино - 12, т.е. там детей в два раза меньше. Не проще ли будет, если ученики из русской дервни - Лопатино возить в деревню Пица? В Пице школа нова, построенная 20 лет назад,
все условия для учебы там есть. Получается, что татарских детей возить можно, а русских детей нет! Несправедливо это, люди обижаются, ведь по существу дело, мы же граждане одной страны и обучаються все дети по одной программе, какая разница, где учиться русским детям, что в татарской деревне, что в русской, если программа одна?
Просим Вас разобраться господин губернатор в этом вопросе и оставить татарских детей в Пиценской школе, если не желает районное начальство русских детей из деревни Лопатино возить в Пицу.
С большим уважением к Вам, М.Миначев председатель НДП "Ватан.
К нам обратились жители татарского села Пица с коллективным обращением (это письмо подписали всей деревней), с тревогой за своих детей и будущее деревни. Дело в том, оказывается принято решение (если, конечно есть такое решение Сергачской районной администрации) с сентября месяца закрывают школе в этой деревне. Понятно, малокомплектную школу содержать накладно, но тут особый случай. Детей (татарских) обещали возить в соседнюю русскую деревню Лопатино, где учеников и того меньше чем в Пице. В Пице 23 - учашихся, а в Лопатино - 12, т.е. там детей в два раза меньше. Не проще ли будет, если ученики из русской дервни - Лопатино возить в деревню Пица? В Пице школа нова, построенная 20 лет назад,
все условия для учебы там есть. Получается, что татарских детей возить можно, а русских детей нет! Несправедливо это, люди обижаются, ведь по существу дело, мы же граждане одной страны и обучаються все дети по одной программе, какая разница, где учиться русским детям, что в татарской деревне, что в русской, если программа одна?
Просим Вас разобраться господин губернатор в этом вопросе и оставить татарских детей в Пиценской школе, если не желает районное начальство русских детей из деревни Лопатино возить в Пицу.
С большим уважением к Вам, М.Миначев председатель НДП "Ватан.
суббота, 20 февраля 2010 г.
БЕЗ ИЯРЧЕННӘР? Юк, мөстәкыйлләр.
БЕЗ ИЯРЧЕННӘР? Юк, мөстәкыйлләр.
Озак еллар милли проблемаларга игтибар бирми яшәү, миләребезне миңгерәйткән шикелле күренә, дәүләт тарафлый безгә карата ясалган начарлыкны сизмибез кебек? Инде күпме заман телебезне, милли гөреф-гадәтләребезне, сәнгатебезне, миллилегебезне, дәүләт органнары чикләп килә, ә без һаман шушы явызлыкны аңлап җитмибез. Сүздә юк, шунда үзәк телевидениедән берәр татарча җыр яңгыраганы турында, яки татарлар тормышыннан берәр эпизод чагылганнын күрсәтүләрен. Кая инде ул безләргә, юк бит. Юк. Киресенчә безгә миллилегебезгә, татарлыгыбызга дәүләт һөҗүм өстенә һөҗүм оештыра гына. Шушы дәүләт ягыннан безгә каршы оештырылган кайбер эшләрен тиз генә аңлап та җитәрлек түгел бит, нинди тискәре йогынты ясарлар бу бәйрәмнәр безләргә киләчәктә? Рәсәй дәүләтенең безгә карата бер изге эше гөмердә булганы юк. Шушы дәүләт гел безләрне урыслыштыру-чукындыру гамәлләрен генә безләргә сеңдерергә тырыша. Ә безгә болар нәрсәгә кирәкле? Ни өчен шушы дәүләткә татарның татар булып калуы ошамый, ни сәбәпле гел безләрне кыерсытып килә? Бердә аңлардый хәл түгел нормаль кешеләргә. Дәүләтнең кайсы эшен генә алма, барда татарга каршы юнәлдерелгән, бере дә юк безләргә яраклысы.
Алыйк соңгы елларда Рәсәй халкына тага торган бәйрәмнәрне генә. 1. Менә җиңү бәйрәменә Георгий лентасын машина антенналарына тагу. Ни өчен бар халык шушы лентаны тагып йөрергә тиеш? Ә, нәрсә аңлата шушы Георгий лентасы, нинди мәгнә ята биредә? Георгий лентасы христиан дине символы булып тора. Шулай булгач, без татарларга нинди катнашы бар провослав символының? Әби-бабаларыбыз сугышка кермәгән ич шушы символ астында, шушы символар аларга чит-ят нәрсә булган. Шулай булгач, нигә без үзебезнең каһарман әби-бабаларыбыз рухларын рәнҗетеп, шушы ленталарны тагарга тиешләр?
Кирәк түгел. Ә җиңү бәйрәме уртак бәйрәм, урысына татарына да. Уртак бәйрәм христиан символы астында узаламы соң? Татарга кирәк түгел, ә менә дәүләткә кирәк булып чыга. Билгеле, озак еллар дәвамында шундый “уртак” бәйрәмнәр үз йогынтыларын ясамый дип кем әйтәлә? Бүген тискәре йогынтысы зур булмаса да, киләчәктә шиксез, шушы бәйрәмнең тискәре йогынтысы булачак. Дәүләт шуны белеп эшли, киләчәк буыннарыбызны күздә тотып сеңдерә яшләребезнең миләренә.
9-нчы май җиңү бәйрәме, ничек инде бәйрәм итмисең, әби-бабалар катнашкан ич шушы сугышта, аларны хөрмәт итми булмый. Ярар итик, тик ни өчен Георгий лентасын без шәхсән машиналарыбызга тагарга тиешләр? Шушы ленталарны дәүләт оешмалары мәҗбүр итми тагарга берәүне дә, әммә бар халык таккач, ничек инде татар кешесе бер үзе такмый калалсын? Тага инде ул да, башкалардан аерылмас өчен.
2. Моннан бер 15-20 ел элек үткәрә башладылар студентлар арасында Татьяна көнен, студентлар арасында безнең балалар да шактый бит. Ә кем ул Татьяна, безгә ни катнашы бар? Шулай ук юк, монысы да христиан дине вәкиле булып тора.
3. Әле тагы яңа бер бәйрәм уйлап чыгардылар, һәм безләргә тагалар шушы бәйрәмне –гашыйклар көне, Валентина көне дип. Яшләр бер-беренә валентиночкалар бүләк итәргә тиешләр, валентиночканың символы итеп йөрәк сүрәтен алганнар. Билгеле инде, яшь чакта кем генә гашыйк булмаган да, гашыйк утында янмаган? Ә ни өчен бүген гашыйклар көнен “изге Валентина көне” дип аңлаталар? Кем соң ул “изге Валентина”? Валентина католиклар дине изгесе дип йөртелә. Ә аның без татарларга нинди катнашы бар? Бернинди дә юк, шулай булгач ни өчен татар яшләре шушы бәйрәмдә катнашырга тиешләр? Биредә дә бәйрәм итү мәҗбүри түгел, тик бар яшләр бәйрәм иткәч, катнашалар инде бәйрәм ил күләм йөргәч.
Шул ук вакыт дәүләт 309-нчы ФЗ кабул итте, шушы закон буенча телебезне мәктәпләрдән, югары уку йортларында укытуны тыйды. Менә карагыз, бер яктан дәүләт безгә каршы закон чыгара, икенче яктан безләргә чит-ят булган бәйрәмнәр тага. Кайсылары нигезләнгән христиан диненә, христиан тормышына. Ә безнең тормыш бәйләнгән ислям диненә, тормышта да без кулланабыз күпчелектә ислям гадәтләрен. Биредә килеп чыга бәләкәй генә каршылык, без ислям мәдәнияте нигезендә тәрбиәләнгәнгә күрә, безләргә христиан мәдәнияты туры килми, күңелләребезгә ятмый. Үтәмәс идек тә бит, ислям мәдәниятында шундый бәйрәмнәр юк. Ә ничек бәйрәм итмисең, кайчан синең курсташларың институтларда бәйрәм иткәндә? Якшы түгел, бергә укыйлар ич, бергә бәйрәм итсәләр берни булмас төсле? Анысы беренче карашкка гына шулай күренә, ә тирәнтенерәк уйлап баксаң, бөтенләй эшләр башкача булып чыга.
Мәктәпләрдә телне укытмагач, димәк татар әдәбиятын да дигән сүз була, шулай ук милли тарихта, чөнки тел, әдәбият, тарих – барчасы бер чылбырга бәйләнгән. Шуңа өстәп әйтергә кирәк, милли гөреф-гадәтләр дә. Менә шушы татар гөреф-гадәтләре урынына кереп оялыйда инде, татарларга ят булган христиан халыкларның гөреф-гадәтләре. Димәк ки, дәүләт шушы бәйрәмнәр аркылы безнең гөреф-гадәтләрне алмаштыра, монысы бигрәктә карый киләсе буыннарга. Бу инде татарларга карата дәүләт тарафыннан диверсия, һәм шушы диверсия махсус оештырылганга охшый. Димәк, безнең асылыбызны җимерә. Ә без нишләргә тиешләр шул чакта? Шушы чит-ят гадәтләрне ятлап, үз милли гөреф-гадәтләрне шуларга алмаштырыргамы? Киләчәктә татар булып яшәүдән туктаргамы, әллә моңа каршы тору ниятеннән берәр чарасын эзләп караргамы? Чынлап та юләрләр түгелләр бит, кайчан күрәбез ничек безнең милли нигезләрне җимерәләр, безләрне юләрләргә тиңләп. Янәсе, татарларны алдап була, алар тиз ышанучан, кая чакырсаңда алар арттан иярәчәкләр, дип.Ә нигә безгә алар артыннан иярергә. әллә үзебезнең баш эшләмиме? Әлбәттә эшли һәм без шушы мәкәрле бәйрәмнәргә альтернатив бәйрәмнәр табачакбыз.
Менә әйтик, ник без татарларга шушы гашыйклар көнен, Валентина көне урынына үзебезнең гашыйклар көне иглан итмәскә, Таһир-Зөһрә көне дип? Кем безгә комачаулый? Кемдә юк. Тик безгә инициативаны үз кулыбызга алып үзебезчә үткәрә башламаска? Гади гына әйтеп: “сездә Валентина көне, ә бездә Таһир-Зөһрә1 көне” дип. Таһир-Зөһрә гашыйкларының бик матур хикәяләре риваятләре бар. Шушы гашыйклар яшәгәннәр татарларның бәйсез дәүләтләре булган заманада, Алтын Урда чорында. Менә кай заманага барып тоташа Таһир-Зөһрә гашыйклары, ерак тарихка чума, шушы гашыйклар хикәясен тарихи ядкәр итеп-тә кабул итәргә була. Шулай итеп. Игтибар татар милли тарихына юнәлтерелә.
Калган ике бәйрәмнәре беләндә шундый ук, эквивалентлы булган символлар табарга кирәк үз тарихыбыздан. Георгий лентасы урынына ник әзерләмәскә ленталар Татарстан байрагы төсендә? Авырмыни шундый ленталар ясарга, махсус Җиңү көне өчен? Бердә юк.
Дөньяда һичбер зат мәгнәәсез булмый, менә шушы бәйрәмнәр безнең өчен үрнәк. Без кем артыннан да иярергә тиешләр түгел, һәр тәкдимгә безнең яктан охшаш, адекватный адым булырга тиешле, менә шулай эшләгән вакытта безнең киләчәккә куркыныч янамас, безләрне хайваннар тик, артларыннан ияртеп алып китәлмәсләр. Нык булыйк милли нигезләребездә, нык торыйк!
Мохаммәт Миначев, ХД “Ватан” фиркасы рәисе.
15.02.2010 ел.
понедельник, 25 января 2010 г.
Фото пикета от 23 января 2010г г.Москва В ЗАЩИТУ Ф. БАЙРАМОВОЙ ПРЕДСЕДАТЕЛЯ МИЛЛИ МЕДЖЛИСА ТАТАРСКОГО НАРОДА. Заявление по поводу непрекращающегося судебного преследования Ф.Байрамовой.
Фото пикета от 23 января 2010г г.Москва В ЗАЩИТУ Ф. БАЙРАМОВОЙ ПРЕДСЕДАТЕЛЯ МИЛЛИ МЕДЖЛИСА ТАТАРСКОГО НАРОДА. Заявление по поводу непрекращающегося судебного преследования Ф.Байрамовой. http://irekle-syuz.blogspot.com/2010/01/23-2010.html
Подписаться на:
Сообщения (Atom)