НДП Ватан

НИ КАКОГО ВРЕДОНОCНОГО ПО НА НАШИХ РЕСУРСАХ НЕТ, проверенно ESET NOD 32 Antivirus!, А ТАК ЖЕ НЕТ И НЕПРИЕМЛЕМОГО МАТЕРИАЛА, КАК ЭТО ПЫТАЮТСЯ ПРЕДСТАВИТЬ ВСЕМ, НЕКОТОРЫЕ ГОСПОДА,, ВОЗМОЖНО СТОРОННИКИ КРЕМЛЯ, НЕ СОГЛАСНЫЕ С НАМИ. ИХ ЖЕЛАНИЕ ЗАПРЕТИТЬ НАШ РЕСУРС ПОКАЗЫВАЕТ ИХ СЛАБОСТЬ И НАШУ ПРАВОТУ. МЫ РАБОТАЕМ! ЗАХОДИТЕ И ЧИТАЙТЕ! https://irekle-syuz.blogspot.ru/
ЗЕРКАЛО САЙТА https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

четверг, 6 октября 2011 г.

ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО СОВТУ МУФТИЕВ РОССИИ (СМР).


 
     ОБРАЩЕНИЕ В СОВЕТ МУФТИЕВ РОССИИ (СМР)

            Әс-сәлам алейкум мөфти галиҗәнәпләре: Мөфти Нәфигулла Аширов, мөфти Мөкаддәс Бибарсов, мөфти Җәфәр Пончаев, мөфти Исмагиль Шәнгәрәев һәм башка мөфтиләр!
            Сезләргә мөрәҗәгать итәргә мине этәрде моңа кадәрле татар дөньясында булмаган чиктән тыш хәл. Мин милләтче буларак та, шулай ук мосельман буларак та, татар тарихында әле моңарга кадәрле булмаган, эшкә игтибар итми булдыралмадым, чөнки бу бик мөһим хәл, сезләр шушы хәлләрне ишетеп беләсез дип уйлыйм.
Мәскәүдәге Җәмиг мәчетен җимерү. Бу чынлап та башка сыймаслык хәл. Кайсын  кылды Сезнең мөфтиләр Шурасы рәисе – мөфти Равиль Гайнетдин. Ул Сезләрнең башлыгы булып тора инде ялгышмасам 10 еллап артыгы белән. Ул да рәистәш, сезләрдә рәистәшләр булып исәпләнәсез, ялгышмасам, әлә алай ук түгелме, Равиль Гайнетдин сезләрдән югарымы?
Менә шушы Мәскәү Мәчете туктаусыз эшләп килде, хәттә үтә динсезлек чорын кичереп тә, Сталин репрессияләрен дә бу бина исән-имин узды, тик менә “демократия чорын,  Сезләрнең башлыгы булган“Равиль хазрәте” чорын үтәлмәде җимерелде… Шулай язуыма ачуланмассыз дип уйлыйм, чөнки Сездә ул не сменяемый зат булып идарә итә күп еллар буе. Сезләр ягыннан бер канәгатсезлек сүзе чыккан булмады шушы еллар дәвамында.
Нәрсә без югалтык, шуны аңлыйбызмы икән? Менә мине борчыган уйлар белән Сезләрне таныштырасым килде, барыбызда татарлар әллә ни ерак китмәгәнбездер бер-беребездән, бер халык бер язмыш дигәндәй.
            Менә урысларда бар шундый гыйбәрә: “Архитектура это застывшая в камне эпоха”дигәне, мин бу сүзләрне ишеткән булсамда,  әллә ни игтибар бирми идем. Ә хәзер уйлыйм, ә бит бу чынлап шулай. Шушы патша заманында төзелгән татар Мәчете аңлатмыймы татар хәлен уртак дәүләттә? Мәчетнең урыны, аның манарасыз булуы күрсәтмиме, татарларның шушы дәүләттә биләгән урыннарын? Менә бит ничек итеп таш бина акыллы булганнарга күрсәтә кемнең кем булуын Рәсәй дәүләтендә! Тик искә төшерик, кайда урнашкан иде безнең Мәчет? Выползов дигән тыкрыкта, кайсы  уйсулык урында, димәк шәһәрнең табигый бер түбән җирендә урын бирелгән Мәчетебезгә? Әле 107 елда безнең Мәчет төзелгән чакта Мәчеттән бер ярты чакрым ераклыкта, хәзерге Гиляровский урамында, калкулыкта, Чиркәү басып тора. Ә шушы Чиркәүдән бераз баргач, уйсулыкта – манарасыз Мәчет? Кайсын күреп була якын килгәчтен гнә. Менә шушы уйсулык җире ситмволически күрсәтмиме  Мәскәүдәге татарларның чын хәлләрен? Күрсәтә ник күрсәтмәсен, аны татар гына күрми, ә башкалар әлдә ничек күрәләр!
            Әле совет чоры җимерелер алдыннан, Олимпия уены үткәрде Мәскәүдә, һәм Олимпийскй комплекс итеп мәчетебезнең төнягында төзеп куйдылар шушы комплексны. Кайсы зур бер тау шикелле, болайда зур булмаган манарасыз Мәчетне шул яктан каплады. Безнең татар мәчете, чиркәүгә караганда болайда аста, түбән җирдә урнаштырылган иде, җитмәсә әле бу Олимпия Сарае  ботенләй каплады үзен.
            Безнең бичара Мәчет, бәләкәй чыпчык төсле булып калды зур-кара бөркеттәй Олимпия комплексы белән чагыштырганда. Кайсы тау тикле мәчетебез өстенә ишелеп төшәр сыман?
Менә бу күренеш, нәк тормыштагыдай, татар тормышының реаль чынбарлыгы түгелме? Күрсәтмиме татар хәлен, совет системасында?Әлдә ничек күрсәтә, тик моны күрмиләр татар имамнары гына. Әгәр татарда рәссамнар булса иде, алар моны күрерләр иде, рәсәмнәр ясар иделәр, һәм безләргә дә аңлатырлар иделәр. Ә бездә андый рәсамннар юк, чөнки шушы манзараны аңлатырдый, язардый шагыйрләребез юк, язучыларыбыз юк, фәлсәфәбез юк, ә инде сәясәт дигән нәрсә бөтенләй куркыта татарны. Хәттә бүген, Мәчетне җимергәннән соң, шушы символны югалттык дип, сыкранучыларыбыз, аңлаучыларыбыз да юк.
Менә бит, архитектуры ташка сеңгән чынбарлык, дигән төшенчәне әле без бүгендә аңламый яши бирәбез икән бит. Шуңа күрә, безнең ис китми, “искесен җимердек, яңасы төзелә” дип куанабыз, ә тирә юнгә әйләнеп карау юк. Шул ук архитектор Ильяс Таҗиев та күрәсең аңламаган шушы манзараны, хәттә аңа спецеалист буларак билгеле булырга тиеш иде кебек. Бездә юктыр шул “пространственное вображение”дигән төшенчә, ә ул булырга тиеш иде дә, ә юк.  Шуңа күрә бабайлар төзегәнне җимердек тә куйдык...
            Билгеле моны күреп булыр иде, әгәр самолеттан шәһәр өстеннән очсаң, ягни мәсәлән  “с птичьего полета”, ә аны кем эшли, нинди татар? Менә хәзер төшендек, нинди тарихи шаһитны югалтканбыз икән бит? Әлдә ниндиен.
            Мин бу Мәчеттә беренче кат булган идем 1955 елда, әле әти исән чакта. Аннан күп еллар булмадым Мәчеттә. Мәчет белән бәйләнгән кайбер хатирәләрем әледә исемдә: 70 –еллар башы иде ахрысы,  эштә идем. Садовая Самотечная  эсткада астында, килгән идем эш буенча, ул чакта  автокранда эшли идем.
Карасам, зур чират баскан, ул чакта чират булса димәк нидер бирәләр иде. Сорыйм  бер урыстан, “что за очередь”, дип. Ә ул әйтә, “у татар сегодня праздник, вот они идут в мечеть”. Ә мин татар баласы шуны белми торам, ә урыс белә татар бәйрәмен. Ә Мәчет бтит ерак биредән, нигә биредә чират, дип аптырыйм.. Әле бит Мәчет кая, Выпозов тыкрыгы кая?  Садово-Самотечнай мәйданынан шактый ерак???    
Китем чират буйлап; площадь, Борьбы, уголок Дурова, һәм шулай чират буйлап. Чират әллә ничек ерактан, Мәчетне уратып уза, аннан тагы проспект Мирга, шуннан тагы,  борылып Мәчетне бер-ике кат урап керергә ясаганнар. Мин бу хәлне күргәч, исем китте, ачуым чыкты, ник болай мыскыл итә безне, татарны дип гарләндем. Шуннан соң соң бирдем үз-үземә сүз; һәр гает көне мәчеткә барырга дип, һәм шуннан башлап йөри башладым. Ул чакта Мәчет тирәсендәге азбарлар[1] тулы иде, милиция, тагы хәрби машиналар, солдатлар белән тутырылганнар. Ә татарлар баралар тезелешеп тар корридордан кайсын калдырган атлы милиция, кешеләргә табан артлары белән басканнар,  Һәр 50 метрдан соң киртәләр куелган, анда халыкны тутыралар, тулгач җибәрәләр икечесенә. Шундый киртәләр күп иделәр. Бер вакыт карыйм, чират тәкбир кычкыра башлады да, тәкбир әйтеп алга ыргылды, бар киртәләрен җимереп кереп киттеләр Мәчеткә. Чөнки намзаз вакыты көтми уза. Менә хөкүмәт кешеләре аңлады, алар таякны артык бөкәнәрен, перегнули палку, перестарались булып чыкты.
Тагы бер хатирә, 80 еллар башында, безгә килделәр өйгә, ике яшь татар егетләреме шунда,  үсмерләрме диик, 9-10 класс мәктәп балалыры. Алар Мәчеткә йөриләр икән, намаз укыйлар, ә мин әле намазга басмаган идем. Мине белгәннәр, ишеткәннәр милләтче буларак, килгәннәр, кызыксыналар димәк?. Хатын бик якшы каршылады үзләрен, пәрәмәч пешергән, тагы шунда төрле җимешләр алган, өстәл матур иде. Кунаклар килгәч бездә шулай, кунак итәсең, чәе шунда, шикәре дигәндәй, пәрәмәче шулпасы барда өстәлдә. Ул чакта магазинда берни юк,булса да галәмәт зур чират торып алырга кирәк, алганда да, кеше башына фәлән кило ит, фәлән кило май, һәм башкасы. Ә егетләр ашны да пәрәмәчне дә ашамыйлар, сорадылар, хәләл ризыктанмы дип? Ә без әйтәбез ни барын,  магазиннан дип., ул елларда хәләл итләрне каян аласың, магазинда ит булмаганда? Мәскәүгә ит өчен. колбаса өчен, Казаннан, башка шәһәрләрдән  махсус автобуслар йөргән чак бит... Билгеле ул заманда кибеттә нинди халял ит булсын?
Безгә хатын белән гаҗәп булды бу күренеш, егетләр чәйне эчтеләр дә, хушлашып китеп бардылар, белмим нинди тәйсир калгандыр үзләрендә? Шушы яшь егетләрнең бере, Мохаммәт Сәләхетдин ислам дөньясында танылган шәхес, ә икечесен хәтерләмим, кем булганын, ахррысы икенче егет белән бүтән очрашырга туры килмәгән.
Миндә мәсәлән, шул гына хәтердә калган, күрәсең, алар тапмаган миндә ни кирәкләрен, ә миндә калды шундый фикер: диндәләр, димәк начар түгел, адашмаслар дип?
Динне милләт белән бәйләп булмады шушы яшләр аркылый, күрәсең нидер безгә белем җитмәгән. Егетләрнең гел дин турында гына булды сүзләре, ә дини яктан белем җитәрле булмаган күрәсең ул чакта. Ә яшләр үзләре бик яшь иделәр, максималистлар, аларга дин генә булсын һәм Көр’әнне өйрәнү  карашталары иде үләрендә.
Билгеле ислям дине хак дин моны бер татар кешесе дә киресенчә әйтми, әммә милләт тә бар бит. Менә Көр’әндә әйтелгән бит “Мин Сезләрне төрле халыклар итеп яраттым” дип. Димәк Аллаһы Тәалә милләткә каршы түгел. Шулай булгач милләт эшләре дә изге эшләр, Алла кушкан эшләрдән саналырга хаклы?
Сез мөфтиләр рәистәшләре, татарлардан бит, әллә сездә милләт төшенчәсе дин белән буталганмы? Ул сүзләр исламда милләт юк дигән төшенчә бигүк туры килми ислам кагыйдәләренә түгелме? Чөнки ислам әһелләре бөтен дөньяга таралган, һәа аның тарафдарлары 6 континентка сибелгәннәр. Ә анда йөзләгән халыклар, милләтләр яшиләр. Аларның бар телләре, милли сәнгатләре, кайсылары нык аерыла гарәпәпләр теленнән дә, сәнгатеннән дә. Менә гарәпләр өчен файдалы исламда милләт юк дигән төшечә, ә безләргә юк. Чөнки гарәпләргә ислам динен таратыр өчен галәм буйлап, кирәк бар милләтләр-халыклар аңласын гарәп телен. Шул телдә Көр’ән язылган, шул телдә намазлар укыла, аларга җиңел булсын өчен кирәк. Шуңа күрә алар тырышалар, мөмкин кадәрле чит-ят телләрне белергә. Биредә алар кайгырта үз миллимаксатларын, үзләренә җиңеллек булсын өчен. Менә Рәсәй дәүләтедә шушы юлдан бара, Рәсәй дәүләтенә җайлы булсын өчен, чөнки акча ягыннан да хөкүмәткә ңайлы, кирәкми милли мәктәпләр ачарга, дәреслекләр чыгарырга.ю укытучылар әзерләргә, һәм тагы шуңа бәйле чыгымнарны булдырмаска. Шуның өчен Рәсәй дәүләте тели, илдә бер тел, бер мәдәнят булганын. Нигә кирәк татарга милли мәктәп, урысча татарлар белә бит? Бу караш бик приметив караш, мондый караш белән алга һич китеп булмас һәм булмаячак та, чөе\нки халыклар моның белән риза түгелләр. Менә шундый фикерләр, яраксыз фикерләр, шул исәптән исламда милләт юк дигәнедә гөмүм кешелеккә, шул исәптән татарлага да  зыян китерә торганнардан.
Тагы Мәчет җимерү проблемасына килсәк, мөфти Равиль Гайнетдин урынынан китәргә тиеш, ничек Сезләр моңа ирешер, монысы Сезнең эш, әммә китсен! Курултай җыясызмы, йә башкалыйчамы хәл итәсез, хәл итегез! Шуны белегез, Сезгләргә шундый таләп милләттән!
Сезләргә олы ихтирам беләнтатар милләтенең бер лидеры, шулай ук Х.Д. “Ватан” фиркасы лидеры Мохаммәт Миначев.
3.10. 2011 ел.





[1] Мишәр азбары турында сүз.
        
ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО СОВТУ МУФТИЕВ РОССИИ (СМР).

            ӘС-СӘЛАМ АЛЕЙКУМ УВАЖАЕМЫЕ СОПРЕДСЕДАТЕЛИ СОВЕТА МУФТИЕВ РОССИИ!
Мир Вам, и Вашим близким, да сохранить Аллах  мир и покой в  в
ваших домах и домах Ваших близких! Я осмелился обратиться столь Высокое Собрание, только с одной единственной целью, чтобы не допустить в наших рядах раскола, вызванного сломом Соборной Мечети, котоую совершил Сопредсеталь Вашего Совета муфтиев - шейх Равиль Гайнутдин. Этот непродуманный поступок его, по существу внес раскол в ряды татар – мусульман. Что мы потеряли варварски разрушив Соборную Мечеть? Беусловно, потреряли историческое достояние наших предков, которые строили Мечеть для себя и своих потомков. Они же не могли предвидеть да этого и ненужно было, то, что случиться чнрез сто с лишним лет? Тут нет их вины, а в чем вина их потомков? Что из-за большого наплыва мосельман их других регионов, стало нехватать места в молельном зале? Это должны были решать власти РФ с муфтием Р. Гайнутдином во главе! Вместо государства РФ, Р. Гайнутдин решил эту проблему сам, недолго думая взял и сломал Мечеть. Видетели он решил, реконструировать, расширять Соборную Мечеть? Это был неправильный шаг с его стороны, ломать Мечеть которую нестроил. Поступил по русской поговорке, «ломать не строить», гласит русская поговорка, и он так же. А, муфтий был обязан думать!
            У искусствоведов еть такое определение, как архитектура – эта есть часть живой эпохи выраженной в камне. Если это выражение верна, а это так. То посмотрим как и где располагалась Соборная Мечеть в Москве? Мечеть стояла на низменном месте, а недалко от Мечети, на улице Гиляровского стот Церковь на возвышенности, это все старые дореволюционные постройки.
То есть, уже Царскское Правительство показывает свое истинное отношение к нам.  А советская власть идет еще дальше чем Царская Россия в этом вопросе. Она на Олимпиаду около Мечети строит грандиозное ооружение Олимпийский Зал, который нависает на Мечетью как гора. Вот еще одно подтверждение подлинного лица советской власти по отношении татар. Такое соружение недолжны были строить власти, если бы действительно власти были нормальные, а они построили специально. Вот это все выражено на камне, является неоспоримым аргументом показывающим двойного стандарта властей к нам татарам. Разрушив Соборну Мечеть, мы татары, разрушили и это свидетельства зафиксированное на камне. Тем самым, своими руками стерли из города национальную след.
            А что получим в замен, построив нову Мечеть вместо старой Мечети? Пустой место, который сгладить вот эти вековые русско-татарские взаимоотношения. Следы этих отношенй потеряны навсегда. И кто должен нести ответственность за это? Естественно те, эти двое, Р. Гайнутдин и его заместитель, Д. Гйззатуллин!. Судить ли их за этот поступок, или простить им?    Это дело местных мусульман, и Совета Муфтиев СМР.
            Надеюсь Вы муфтии - татары и не путаете национальное принадлежность с исламом. В исламе нет нации, там все мусульмане и только, но мусульманами явлются сотни народов и наций на разных континентах, и культуры и языки различны от арабов. Арабы хотели бы, чтобы все народы Мира изъяснялись на арабском языке, изучали арабский язык, они устраивают различные учебные заведения, курсы арабского языка по всему миру. Это им выгодно, вот они и стараются, чтобы все знали арабский язык и говорили на нем. Тогда им, арабам не нужно изучать ни чьи языки последователей ислама, поскольку все народы знают арабский!!! А меңду тем, в Коране сказано: “Мы создали Вас разыми народами”, следовательно и наций, в том числе и татар создал Аллах. Вы же не станете отрицать это?
Так вот и Россия хочет, чтобы все народы заселяющие просторы РФ, знали и говорили на русском языке. Это им выгодно, с экономической стороны, зачем изучать сотни языков, издаавать учебники на них, когда все и так знают русский язык.!!!
Надеюсь Вы понимаете все эти доброхоты чего хотят? И Вы им потакаете, даже скрываете их зловещие намерения от своего народа! Мне очень жаль, что Вы путаете национальное с религией, тут будет уместным вспомнить старую июзуитскую поговорку: «Бого Богово, Кесарю Кесарево», так еще в средневековье четко отделила Европа Божье от мирсого, а мы все еще путаем эти понятия.
Требую чтобы Вы решили вопрос с Вашим председателем Вашего Совета – с Р. Гайнутдиным, он больше не должен быть муфтием ДУМЕР и продолжать строительство новой Мечети! Каждый должен отвечать за свои поступки, это нормальное отношение, тут нет никаких злокозненые намерения ни с моей стороны, ни со стороны других мсульман, а лишь желание, чтобы зло было наказано, еем бы не являлся совершивший! 
К Вам большим уважением, оин из ледеров татарского национального движения, лидер НДП «Ватан», Мохаммят Миначев..
3.10. 2011 г.

среда, 5 октября 2011 г.

Запрос Мэру г. Москвы С.С.Собянину по вопросу об информации о предоставлениии Правительством Москвы ранее участков под мечети и о новых мечетях

Меру г. Москвы С.С Собянину (отправлено с сервера Правительства г.Москвы) Уважаемый Сергей Семёнович Здравствуйте!
 Я, Аскер Бикбаев, Заместитель Председателя НДП Ватан, татарин москвич обращаюсь к Вам с просьбой прояснить ситуацию о предоставляемых ранее Правительством г.Москвы участков под строительство новых мечетей и позиции по ним Совета Муфтиев России. Так как распространяется информация, что ранее Правительство г.Москвы предоставляла участки на строительство новых мечетей, но каких либо документальных подтверждений этому нет. Я думаю, для Вас не является секретом, что имеющиеся в Москве мечетей не хватает и в мусульманские праздники люди вынуждены молиться на улице. Мусульмане в Москве и в РФ в целом это прежде всего представители коренных народов РФ. И вопрос о строительстве новых мечетей давно назрел. А строящиеся новая мечеть в Выползов переулке, так же не решит эту проблему. Нужны еще новые мечети в г.Москве. Но к сожалению ни каких действий в решении этого вопроса нет. Поэтому прошу Вас дать подробные разъяснения по этому вопросу с указанием позиции Совета Муфтиев России по этому вопросу. С уважением и надеждой на понимание. Аскер Бикбаев Заместитель Председателя НДП Ватан askerbey@gmail.com 05октября 2011г

пятница, 30 сентября 2011 г.

ОБРАЩЕНИЕ К ГРАЖДАНАМ РФ ПО ВЫБОРАМ ПРЕЗИДЕНТА РФ И ГОС ДУМУ РФ 2011 и 2012гг.


ОБРАЩЕНИЕ К ГРАЖДАНАМ РФ ПО ВЫБОРАМ ПРЕЗИДЕНТА РФ И ГОС ДУМУ  РФ 2011 и 2012гг.
Д.А Медведев  отказался от 2 срока президента в РФ в пользу В.В.Путина. В этой связи ,НДП Ватан обращается к гражданам страны - если Вы  не хотите тоталитаризм, низкий уровень жизни, цензуру и тотальный контроль государства во всех сферах жизни человека и гражданина, отсутствие конкуренции, запрет на свободу слова и мнений, дальние запреты книг в РФ, войну на Кавказе, подавление бизнеса высокими налогами, низкие зарплаты и следствие нищета и рост алкоголизма и наркомании НЕ ГОЛОСУЙТЕ за В.В. Путина и парию Единая Россия. Скажем НЕТ В.В. Путину и партии Единая Россия. ради будущего РФ ее демократического развития и процветания.
НДП "Ватан" вынудили принять это обращение сами руководители партии Единая Россия Президент Д.А. Медведев и кандидат в Президенты РФ, ее прежний Президент В.В. Путин. Что они для татар сделали? 1 Запреты исламской литературы. 2 Запретили изучать татарский язык  даже в татарских анклавов, не говоря уже о городах ФЗ 309. 3.запретили переход на латиницу. 4. Преследуют татарских активистов, выступающих в защиту прав и свобод татарского народа закрепленных в Конституции РФ и нормах Международного права, в том числе и в судебном порядке. 5. Не выделяют участки под строительство мечетей, это происходит повсеместно.
ЦКС НДП Ватан  ndp.vatan@gmail.com   askerbey@gmail.com  30 сентября 2011г  г.Москва

среда, 21 сентября 2011 г.

Заявление НДП Ватан по поводу варварского разрушения Җамиг Мечети в г.Москве.


Заявление НДП Ватан по поводу варварского разрушения Җамиг Мечети в г.Москве.
Мы решительно осуждаем неправомерные решения  шейха Равиля Гайнутдина по варварскому разрушению Соборной мечети. Поскольку доказательств ее обрушения нет, в чем нас пытается убедить СМР. Эта единственная мечеть которая работала со дня своего возведения и до 11-го сентября 2011 года. Специально обозначали такой шаг шейха Гайнутдина, как варварское, поскольку лишь варвары так могли поступить со столетней мечетью, а не имам этой мечети! За сто с лишним лет своего служения мечеть верой и правдой, там молились наши предки, знаменитые люди прошлого века, множество знаменитых татар, не говоря уж лидеров мусульманских стран, приезжая в столицу СССР, позже РФ, все они приходили молиться в эту единственную татарскую мечеть, и мы по праву гордились этим. Эта мечеть часть нашей татарской трудной истории. Татарам в России всегда было сложно, нас как побежденный народ держали правители России в ежовых рукавицах. Нам ой как не просто было получить землю под строительства мечетей, и сегодня в этом вопросе дела стоят не лучше. Как  он посмел разрушить мечеть которую сам не строил и его предки в строительстве этой мечети не участвовали? Кто ему это позволил? Ведь Соборная мечеть не собственность Совета Муфтиев России и решать подобный вопрос не информировав об этом мусульман  - возмутительно. Возомнил себя не понятно кем, ему московские власти под строительства мечети предоставляли целых 11 площадок, а он в тайне от москвичей татар - отказался, ему захотелось непременно быть в центре Москвы. И в итоге в Москве нет новых мечетей, а старая служившая до этого Соборной мечетью сломана. С ума можно сойти от претензий этого шейха – актера который сыграл свою главную роль в жизни - снес собственным руками Соборную мечеть. Мы члены НДП "Ватан" осуждаем безумной поступок шейха Р. Гайнутдина, который взывает лишь чувство глубокого возмущения и негодования. Думаем будет правильным созвать внеочередной Съезд мусульман ДУМЕР, на котором  шейх Гайнутдин  за свои действия за содеянное  им должен нести  публичный ответ перед делегатами Съезда. И опубликовать его ответ для ознакомления всех мусульман.   А историческую Соборную мечеть необходимо восстановить!

 Мы считаем, что настало время когда СМР  и Духовные Управления  Мусульман на местах должны быть более активными  в вопросе защиты ислама и прав мусульман и открытым для уммы. Чтобы и умма могла принимать участие в решениях СМР и местных Духовных Управлений Мусульман. К сожалению пока этого нет. А РПЦ в этом вопросе более активно действует.
ЦКС НДП Ватан ndp.vatan@gmail.com askerbey@gmail.com 19 сентября 2011г

АЧЫК ХАТ РАВИЛЬ ГАЙНЕТДИГӘ.


АЧЫК ХАТ РАВИЛЬ ГАЙНЕТДИГӘ.

Мин сезгә хат язарга булдым. Чөнки  без бер-беребезне күптән  беләбез, сезнең беренче биредәге адымнарыгыз беренче очрашудан ук. Хәтерли торгансыздыр, очрашу  булды 1989 –нчы елының яз башында, бар Совет иле гөрли торган вакытка туры килде безнең танышу, коммунистлар сисемасы белән хушлашу алды еллары иде. Әлбәттә без мәскәү татарлары да шул арада идек, иң күп начарлык татыган  шушы системадан буларак, безнең активлыкны аңлыйсыздыр. Без шушы елларда инде берничә иҗтимагый оешма оештырып, бүленергә дә өлгергән идек инде, сезнең ярдәмчегез Дамир Гыйззатуллин моңа шаһит.
Безне Мәскәү коммунистлар оешмасы җыйган иде ул чакта, бар мәскәүдәге татарларны аларның берничә оешмаларын, шушы җыелышка сез дә чакырылган булып чыктыгыз. Сез әле Мәскәү мәчетенә имам булып Уфадан җибәрелгән генә идегез. Билгеле бит инде, кайда татар, шунда ук аның мәчете һәм имнары да, чөнки бу табигый хәл иде ул заманнарда, бер-берен аерып карау башланды сез җитәкләгәч кенә дини назарәтне. Ә моңа кадәр андый күренеш юк иде. Менә без, бар татар активистлары сәхнәдә тезелешеп баскан идек. Сез минем белән янәшә дә баскан булып чыктыгыз. Башта Мәскәү Түрәләре сүзне башлап, соңгыдан сүзне, биределәр барыбызгада. Без барчабыз урысча сөйләдек, чөнки тырыштык түрәләр аңласын дип. Монысы безнең хатабыз булган. Кайчан сезгә чират җитте, сез каушап калдыгыз: кайсы телдә сөйләргә дип? Чөнки сез дини кеше-мулла, ә безләр җәмгыять башлыклары, безгә ничек сөйләсәңдә ярый сымак тоелды ул вакытта. Ә сезгә, башкача. Сез миңа борылып, “миңа нишләргә?”-дип сорадыгыз. Мин; сезгә “бисмилясын әйтеп татарча сөйләгез дип” киңәш биргән идем. Сез нәк шулай эшләдегез, татарча сөйләп киттегез. Соңгыдан бөтен зал сезгә аяк үрә торып кул чапты, алкышларга күмде. Сез әйткән фикерләргә түгел әлбәттә, күбесе сезне аңламагандыр да, безнең мишәрләргә әдәби тел башкачарак яңгырый, әле күнмәгәннәр иде, шуңа күрә сүзләрне бераз аңлап  бетермәсә дә, ә менә татарча сөйләргә батырчылык иткән өчен шулай котырынып кул чапты Зал.!!
Сезне мәскәү татарлары шуннан яраты, үз итте, югары күтәрде! Бу мәскәү татарларының үз телләрен нык сагыннарына күрсәткеч иде. Бу очрашу Лужникадагы Спорт Сараенда булды, кайсына сыйган иде  3000 кеше, зал тулы татар!
Ни өчен мин сүземне шушы мизгелдән башларга булдым? Чөнки шушы еллар арасында сезнең белән күп очрашырга, күп аралашырга туры килде, ә монысы юл башы иде.
            Сезләр белән безнең ике ара шактый якшы иде һәрчак, сез миндә кунакта булып, хатынымның оныгына исемдә куштыгыз, һәм төрле җәмгыят эшләрендә бергәләшеп катнашырга туры килде. Без барыбызда сезгә ихтирамлы идек, шик-шөбәләр, начар сүзләр бередә юк иде арабызда. Сездә миңа карата уңай карашта булгансыздыр дип торам, чөнки ХД. “Ватан” фиркасын куып чыгаргач Стремянный пер.29 –дан, шушы сез җититәкләгән Җәмиг мәчетә җыелдык, сезнең яктан бер сүз каршы булмады.
Әсәдулла йортын кайтару өчен мәскәү татарлары бик тырышты, ә мин шушы эшләрне башлап йөрүчеләрдән идем, үз-ара бердәмлек булмаганга хөкүмәт чиновнилары моның белән спеклировать итә иделәр. Миннән хат алуга, хөкүмәт даирәләре шундук Гарипов-Галимовларны чакырып, киңәш бирә иделәр, “Сездә языгыз сорап Әсәдулла йортын үз оешмагыз исеменнән” дип.  Безнең хатка җавап итеп язалар, “Кайсыгызга бирик Йортны, икегездә сорый? Башта үзара килешегез, шуннан соң бирербез, дип”. Беләсез бу уен шактый озак барды, хәттә без  (МОТК) “Московское Общество татарской культуры” риза булдык кушылырга “Добровольное товарищество “Туган тел” белән? Кайсысын җитәкли иделәр Нур Гарипов һәм Рафкат Галимов. Сезнең Мәскәүгә күчү алдыннан булды ахрысы, әллә сез күчкәч, кыскасы шул ук 1989 елда.
Без кушылдык, ә Әсәдулла йортын кайтарырга исәпләре дә юк??? Ә болар икәү сорамыйлар Әсәдулла йортын? Кушылганнан соң мин төзегән идем “Комитет Миҗгар”. Тагы ките шул ук иске уен, янәсе кемгә бирик? “Туган телгәме” әллә сезнең Комитеткамы дип? Тагы спекуляция  башладылар “кемгә бирик”? Шушы хәлдән туеп, Әсәдулла Йортын ничек булсада кайтарырга дип, уйладык, Мәчет алсын Йортны дип, килештек, төзергә булдык яңа нейтраль бер оешма. Аны атадык “Фонд Дома Ассадуллаево” дип, шушы Фондка Йорты кайтарырга теләгән идек. Фондның җитәкчесе итеп сезне сайладык. Сез ризалаштыгыз җитәкләргә яңа, махсус Йортны кайтару өчен төзелгән оешманы. Шушы фондных уставын язарга кирәк иде, аны язарга миңа йөкләдегез, бер адвокат бирдегез ярдәмгә, Алимов фамилиясе, исеме инде истә юк. Яздык икәү мин һәм адвокат Алмов. Сезнең мәчеттә җыела торган идек атнага бер мәртәбә, сез Рәис һәм тагы алты кеше әгзәләре идек, минем архивта барчасы саклана. Икеме-өчме ай әзерләдек шушы уставны, просто уникальный устав булып чыкты. Устав та әзер булды, сез дә ташладыгыз безнең төркемне. Бүтән җыймадыгыз һәм шуның белән бетте эшләр. Артык сезнең белән уртак эшләр булмады, сез мәчеттә алып бардыгыз дини эшләрне, ә мин сәяси фирка җитәкләдем.
Сез башта мине чакыра идегез төрле сезнең яктан уздырыла торган дини форумнарда, хәтердә Оренбург мөфтиятенә 200 елыгы уңаеннан уздырылган дини форум, кайсы үтте Космос Тамаша залында. Анда төрле яктан килгән муллалар, модарислар, башка дини руханиләр, яһуди раввины А. Шаевич, куп иделәр правослау дин җиттәкчеләре, Госдума депутатлары, шул исәптән В. Жириновский, зал тулы татарлар иде. Шунда мин сорадым бер правослау руханиеннән, ни то, епископ ни то, архирей,:
-“Кайчан РПЦ гафу үтерер татарлардан үзенең 2.5 гасыр татарларны көчләп чукындырганы өчен?-дип. Архирей сорауымнан каушап калды, ләкин җавап кайтармады.
Шушы форумнан соң, сез бер мәртәбәдә мине ислям форумнарына чакырмадыгыз. Күрәсең бу поп сезгә ризасызлыгын белгерткән, ә сез сизгер сәясәтче буларак, тагы шундый сораулар бирер дип, чакырмаска булгансыз...
Сез мине 1999 телда хаҗга җибәрдегез, барысы да истә, сезнең мәчеттә берничә Түгәрәк Өстәлләр дә уздырганыбыз да хәтердә. Берен уздырган идек Вәлиәхмәт Садур белән берлектә,  икенчесен 2005 –нче ел иде, темасы “Роль личности в истории татар”, иде. Шулай ук хәтердә сезнең безләргә акчалата ярдәм иткәнегез дә (25 000 сум) “Ватанның корылтаен уздырыр өчен. Сезгә без һәр вакыт рәхмәтле идек, бер кайчан онытмыйбыз безгә карата кылган якшылыкны, началыкны онытсак та.
Сез тиз үстегез татарлар арасында зур абруй казандыгыз, сезгә керү мөмкин түгел иде инде. Шунда бер ел килгән иде Мәскәүгә язучы Айдар Хәлим, теләгән иде сезләрне күреп бер сөйләшергә.Сез вакыт тапмадыгыз. Ярар, вакыт тыгыз булгандыр, дип сезгә үпкәләп тормадык.
10 ел барды Урыс –Чечен сугышы, шушы сугыш нәтиҗзсендә кавказ халкы,  чеченәр-ингушлар килеп тулды мәчетләребезгә. Хәтерләсәгез, алар юк иделәр Мәскәүдә моңа кадәр, мәчетләрдә гел татар гына иде, исәпкә алмаганда берәм-сарам килгән кунакларны, ә гает көннәрендә мәчетләребезгә татар сыймый иде беркайчан. Хәтерлисезме икән, сез хәтерләмәсәгез без хәтерлибез ул еллардагы хәлләрне!!!
Менә шушы ун ел барган сугышта сезгә күпме чыгышлар ясарга туры килде, сез президент Ельцин белән һәм башкалары белән күп очраша идегез, чыгышлар да катнаша илегез, сездән корреспонденлар сугыш буенча фикерегезне сораша иделәр. Шунда хет бер мәртәбә әйтсәгез иде бу сугыш ялган сугыш дипме шунда, йә башкалыйча? Алар бит дин кардәшләребез, бер сүз тапмадыгыз сугышка каршы! Хәттә мин сездән сораган идем шунда бер җыелышта күрешкәндә, әйтегез хет бер сүз яклап чеченнарны дип? Шундый сүз ишетергә туры килмәде.
Әле бүген җимердегез Җәмиг мәчетне, белмим сезгә кем биргән шундый киңәш? Дамир Гыйззатуллинмы, әллә берәре башкасымы? Әйтергә тиешмен юнсез киңәш дип.
Менә милләтчеләрнең мәчет эшләренә тыкшынмаулары,сезнең эшләргә татар автономияләре дә кысылмады эшләрегезгә, нәтиҗә, нәрсәгә китерде? Мәчет тә бүтән татар оешмалара да, миллзт алдында җаваплы, аларның эшләрен, кылган гамәлләрен тикшереп, тоган чакта гына мондый эшләр булмас иде!!!
Бу сезнең яңартып төзү, баштан ук дөрес башланмаган булып чыкты, бисмиллясыз, бәрәкәтсез эш булып, иске, ике йөз ел өстенә хезмәт кылган мәчетне җимерүгә китерде! Бу эш бик яман эш, аның хәерсез икәнлеге бүген ачыкланды. Мәчет җимерү ул бер вакытта да хәерле булалмый, җитмәсә безнең Рәсәй дәүләтендә. Бүгенгә хәтле мәчетләребезне җимерп килделәр, правослау руханилары, большевиклар, менә бүген мөфти Равил үзе җимерүче?!!!
Без моны кичерәлмибез, бу дөньяда булмаган юнсез бер эш булды, үз мулларыбыз – мөфтиебез тарафыннан. Хәзер нишләргә, сезне гафу итәргәме, әллә моның өчен җавапка тартаргамы? Чөнки сез Җәмиг мәчетне җимереп зур җинаять кылдыгыз!!! Мин сөйләмим гоняһ турында., анысы Аллаһ эше, мин сорыйм сездән, безгә татарларга нишләргә сезнең белән дип?
Мин сезгә киңәш итәр идем, сез үегез, үз теләгегез белән китегез мөфтилектән, дип. Ничек китте Бардөнья банклар башлыгы Домненик Струсскана!  Ул зыян китереде тик шәхсән үзенә генә, сезгә караганда! Үз теләгегез белән китегез, ул чакта сезгәдә, безгәдә җиңелрәк булыр. Билгеле сезнең җинаять бер кайчанда онытылмас һәм кичерелмәс татарлар тарафыннан. Сез татар тарихына мәчет җимерүче мөфти булып калырсыз мәңгегә!
Нишләмәк кирәк, шушы эшне сез башкардыгыз үз кулыгыз белән. Миңа сезне җәл, әммә төзәтерди чара юк. Хушыгыз Равиль мөфти, без сезнең белән янәшә атладык тормышта, ләкин бергә түгел, һәр беребезнең үз юлы-юнәлеше иде, без бик якыннардан булмаса да арабыз шулай ук дошманнар да түгел идек.
Хушыгыз, сау булыгыз мөфти хазрәтләре, һәр кеше эшләгән эшләре өчен, кылган гамәлләре өчен җаваплы!! Биредә бернинди үпкәләшү булырга мөмкин түгел, сез нык ялгыштыгыз бу дөньяда. Нык!
                                   Мохаммәт Миначев лидер НДП “Ватан”.
P.S. Шайтан көчле. Түгәрәк Өстәл билгеләгән идек 22-сетябка, булмый, бирмәделәр Әсәдулла Йортын!!!
Мәскәү каласы 20. 09. 2011 ел.