НДП Ватан

НИ КАКОГО ВРЕДОНОCНОГО ПО НА НАШИХ РЕСУРСАХ НЕТ, проверенно ESET NOD 32 Antivirus!, А ТАК ЖЕ НЕТ И НЕПРИЕМЛЕМОГО МАТЕРИАЛА, КАК ЭТО ПЫТАЮТСЯ ПРЕДСТАВИТЬ ВСЕМ, НЕКОТОРЫЕ ГОСПОДА,, ВОЗМОЖНО СТОРОННИКИ КРЕМЛЯ, НЕ СОГЛАСНЫЕ С НАМИ. ИХ ЖЕЛАНИЕ ЗАПРЕТИТЬ НАШ РЕСУРС ПОКАЗЫВАЕТ ИХ СЛАБОСТЬ И НАШУ ПРАВОТУ. МЫ РАБОТАЕМ! ЗАХОДИТЕ И ЧИТАЙТЕ! https://irekle-syuz.blogspot.ru/
ЗЕРКАЛО САЙТА https://ireklesyuzweb.wordpress.com/

среда, 21 сентября 2011 г.

АЧЫК ХАТ РАВИЛЬ ГАЙНЕТДИГӘ.


АЧЫК ХАТ РАВИЛЬ ГАЙНЕТДИГӘ.

Мин сезгә хат язарга булдым. Чөнки  без бер-беребезне күптән  беләбез, сезнең беренче биредәге адымнарыгыз беренче очрашудан ук. Хәтерли торгансыздыр, очрашу  булды 1989 –нчы елының яз башында, бар Совет иле гөрли торган вакытка туры килде безнең танышу, коммунистлар сисемасы белән хушлашу алды еллары иде. Әлбәттә без мәскәү татарлары да шул арада идек, иң күп начарлык татыган  шушы системадан буларак, безнең активлыкны аңлыйсыздыр. Без шушы елларда инде берничә иҗтимагый оешма оештырып, бүленергә дә өлгергән идек инде, сезнең ярдәмчегез Дамир Гыйззатуллин моңа шаһит.
Безне Мәскәү коммунистлар оешмасы җыйган иде ул чакта, бар мәскәүдәге татарларны аларның берничә оешмаларын, шушы җыелышка сез дә чакырылган булып чыктыгыз. Сез әле Мәскәү мәчетенә имам булып Уфадан җибәрелгән генә идегез. Билгеле бит инде, кайда татар, шунда ук аның мәчете һәм имнары да, чөнки бу табигый хәл иде ул заманнарда, бер-берен аерып карау башланды сез җитәкләгәч кенә дини назарәтне. Ә моңа кадәр андый күренеш юк иде. Менә без, бар татар активистлары сәхнәдә тезелешеп баскан идек. Сез минем белән янәшә дә баскан булып чыктыгыз. Башта Мәскәү Түрәләре сүзне башлап, соңгыдан сүзне, биределәр барыбызгада. Без барчабыз урысча сөйләдек, чөнки тырыштык түрәләр аңласын дип. Монысы безнең хатабыз булган. Кайчан сезгә чират җитте, сез каушап калдыгыз: кайсы телдә сөйләргә дип? Чөнки сез дини кеше-мулла, ә безләр җәмгыять башлыклары, безгә ничек сөйләсәңдә ярый сымак тоелды ул вакытта. Ә сезгә, башкача. Сез миңа борылып, “миңа нишләргә?”-дип сорадыгыз. Мин; сезгә “бисмилясын әйтеп татарча сөйләгез дип” киңәш биргән идем. Сез нәк шулай эшләдегез, татарча сөйләп киттегез. Соңгыдан бөтен зал сезгә аяк үрә торып кул чапты, алкышларга күмде. Сез әйткән фикерләргә түгел әлбәттә, күбесе сезне аңламагандыр да, безнең мишәрләргә әдәби тел башкачарак яңгырый, әле күнмәгәннәр иде, шуңа күрә сүзләрне бераз аңлап  бетермәсә дә, ә менә татарча сөйләргә батырчылык иткән өчен шулай котырынып кул чапты Зал.!!
Сезне мәскәү татарлары шуннан яраты, үз итте, югары күтәрде! Бу мәскәү татарларының үз телләрен нык сагыннарына күрсәткеч иде. Бу очрашу Лужникадагы Спорт Сараенда булды, кайсына сыйган иде  3000 кеше, зал тулы татар!
Ни өчен мин сүземне шушы мизгелдән башларга булдым? Чөнки шушы еллар арасында сезнең белән күп очрашырга, күп аралашырга туры килде, ә монысы юл башы иде.
            Сезләр белән безнең ике ара шактый якшы иде һәрчак, сез миндә кунакта булып, хатынымның оныгына исемдә куштыгыз, һәм төрле җәмгыят эшләрендә бергәләшеп катнашырга туры килде. Без барыбызда сезгә ихтирамлы идек, шик-шөбәләр, начар сүзләр бередә юк иде арабызда. Сездә миңа карата уңай карашта булгансыздыр дип торам, чөнки ХД. “Ватан” фиркасын куып чыгаргач Стремянный пер.29 –дан, шушы сез җититәкләгән Җәмиг мәчетә җыелдык, сезнең яктан бер сүз каршы булмады.
Әсәдулла йортын кайтару өчен мәскәү татарлары бик тырышты, ә мин шушы эшләрне башлап йөрүчеләрдән идем, үз-ара бердәмлек булмаганга хөкүмәт чиновнилары моның белән спеклировать итә иделәр. Миннән хат алуга, хөкүмәт даирәләре шундук Гарипов-Галимовларны чакырып, киңәш бирә иделәр, “Сездә языгыз сорап Әсәдулла йортын үз оешмагыз исеменнән” дип.  Безнең хатка җавап итеп язалар, “Кайсыгызга бирик Йортны, икегездә сорый? Башта үзара килешегез, шуннан соң бирербез, дип”. Беләсез бу уен шактый озак барды, хәттә без  (МОТК) “Московское Общество татарской культуры” риза булдык кушылырга “Добровольное товарищество “Туган тел” белән? Кайсысын җитәкли иделәр Нур Гарипов һәм Рафкат Галимов. Сезнең Мәскәүгә күчү алдыннан булды ахрысы, әллә сез күчкәч, кыскасы шул ук 1989 елда.
Без кушылдык, ә Әсәдулла йортын кайтарырга исәпләре дә юк??? Ә болар икәү сорамыйлар Әсәдулла йортын? Кушылганнан соң мин төзегән идем “Комитет Миҗгар”. Тагы ките шул ук иске уен, янәсе кемгә бирик? “Туган телгәме” әллә сезнең Комитеткамы дип? Тагы спекуляция  башладылар “кемгә бирик”? Шушы хәлдән туеп, Әсәдулла Йортын ничек булсада кайтарырга дип, уйладык, Мәчет алсын Йортны дип, килештек, төзергә булдык яңа нейтраль бер оешма. Аны атадык “Фонд Дома Ассадуллаево” дип, шушы Фондка Йорты кайтарырга теләгән идек. Фондның җитәкчесе итеп сезне сайладык. Сез ризалаштыгыз җитәкләргә яңа, махсус Йортны кайтару өчен төзелгән оешманы. Шушы фондных уставын язарга кирәк иде, аны язарга миңа йөкләдегез, бер адвокат бирдегез ярдәмгә, Алимов фамилиясе, исеме инде истә юк. Яздык икәү мин һәм адвокат Алмов. Сезнең мәчеттә җыела торган идек атнага бер мәртәбә, сез Рәис һәм тагы алты кеше әгзәләре идек, минем архивта барчасы саклана. Икеме-өчме ай әзерләдек шушы уставны, просто уникальный устав булып чыкты. Устав та әзер булды, сез дә ташладыгыз безнең төркемне. Бүтән җыймадыгыз һәм шуның белән бетте эшләр. Артык сезнең белән уртак эшләр булмады, сез мәчеттә алып бардыгыз дини эшләрне, ә мин сәяси фирка җитәкләдем.
Сез башта мине чакыра идегез төрле сезнең яктан уздырыла торган дини форумнарда, хәтердә Оренбург мөфтиятенә 200 елыгы уңаеннан уздырылган дини форум, кайсы үтте Космос Тамаша залында. Анда төрле яктан килгән муллалар, модарислар, башка дини руханиләр, яһуди раввины А. Шаевич, куп иделәр правослау дин җиттәкчеләре, Госдума депутатлары, шул исәптән В. Жириновский, зал тулы татарлар иде. Шунда мин сорадым бер правослау руханиеннән, ни то, епископ ни то, архирей,:
-“Кайчан РПЦ гафу үтерер татарлардан үзенең 2.5 гасыр татарларны көчләп чукындырганы өчен?-дип. Архирей сорауымнан каушап калды, ләкин җавап кайтармады.
Шушы форумнан соң, сез бер мәртәбәдә мине ислям форумнарына чакырмадыгыз. Күрәсең бу поп сезгә ризасызлыгын белгерткән, ә сез сизгер сәясәтче буларак, тагы шундый сораулар бирер дип, чакырмаска булгансыз...
Сез мине 1999 телда хаҗга җибәрдегез, барысы да истә, сезнең мәчеттә берничә Түгәрәк Өстәлләр дә уздырганыбыз да хәтердә. Берен уздырган идек Вәлиәхмәт Садур белән берлектә,  икенчесен 2005 –нче ел иде, темасы “Роль личности в истории татар”, иде. Шулай ук хәтердә сезнең безләргә акчалата ярдәм иткәнегез дә (25 000 сум) “Ватанның корылтаен уздырыр өчен. Сезгә без һәр вакыт рәхмәтле идек, бер кайчан онытмыйбыз безгә карата кылган якшылыкны, началыкны онытсак та.
Сез тиз үстегез татарлар арасында зур абруй казандыгыз, сезгә керү мөмкин түгел иде инде. Шунда бер ел килгән иде Мәскәүгә язучы Айдар Хәлим, теләгән иде сезләрне күреп бер сөйләшергә.Сез вакыт тапмадыгыз. Ярар, вакыт тыгыз булгандыр, дип сезгә үпкәләп тормадык.
10 ел барды Урыс –Чечен сугышы, шушы сугыш нәтиҗзсендә кавказ халкы,  чеченәр-ингушлар килеп тулды мәчетләребезгә. Хәтерләсәгез, алар юк иделәр Мәскәүдә моңа кадәр, мәчетләрдә гел татар гына иде, исәпкә алмаганда берәм-сарам килгән кунакларны, ә гает көннәрендә мәчетләребезгә татар сыймый иде беркайчан. Хәтерлисезме икән, сез хәтерләмәсәгез без хәтерлибез ул еллардагы хәлләрне!!!
Менә шушы ун ел барган сугышта сезгә күпме чыгышлар ясарга туры килде, сез президент Ельцин белән һәм башкалары белән күп очраша идегез, чыгышлар да катнаша илегез, сездән корреспонденлар сугыш буенча фикерегезне сораша иделәр. Шунда хет бер мәртәбә әйтсәгез иде бу сугыш ялган сугыш дипме шунда, йә башкалыйча? Алар бит дин кардәшләребез, бер сүз тапмадыгыз сугышка каршы! Хәттә мин сездән сораган идем шунда бер җыелышта күрешкәндә, әйтегез хет бер сүз яклап чеченнарны дип? Шундый сүз ишетергә туры килмәде.
Әле бүген җимердегез Җәмиг мәчетне, белмим сезгә кем биргән шундый киңәш? Дамир Гыйззатуллинмы, әллә берәре башкасымы? Әйтергә тиешмен юнсез киңәш дип.
Менә милләтчеләрнең мәчет эшләренә тыкшынмаулары,сезнең эшләргә татар автономияләре дә кысылмады эшләрегезгә, нәтиҗә, нәрсәгә китерде? Мәчет тә бүтән татар оешмалара да, миллзт алдында җаваплы, аларның эшләрен, кылган гамәлләрен тикшереп, тоган чакта гына мондый эшләр булмас иде!!!
Бу сезнең яңартып төзү, баштан ук дөрес башланмаган булып чыкты, бисмиллясыз, бәрәкәтсез эш булып, иске, ике йөз ел өстенә хезмәт кылган мәчетне җимерүгә китерде! Бу эш бик яман эш, аның хәерсез икәнлеге бүген ачыкланды. Мәчет җимерү ул бер вакытта да хәерле булалмый, җитмәсә безнең Рәсәй дәүләтендә. Бүгенгә хәтле мәчетләребезне җимерп килделәр, правослау руханилары, большевиклар, менә бүген мөфти Равил үзе җимерүче?!!!
Без моны кичерәлмибез, бу дөньяда булмаган юнсез бер эш булды, үз мулларыбыз – мөфтиебез тарафыннан. Хәзер нишләргә, сезне гафу итәргәме, әллә моның өчен җавапка тартаргамы? Чөнки сез Җәмиг мәчетне җимереп зур җинаять кылдыгыз!!! Мин сөйләмим гоняһ турында., анысы Аллаһ эше, мин сорыйм сездән, безгә татарларга нишләргә сезнең белән дип?
Мин сезгә киңәш итәр идем, сез үегез, үз теләгегез белән китегез мөфтилектән, дип. Ничек китте Бардөнья банклар башлыгы Домненик Струсскана!  Ул зыян китереде тик шәхсән үзенә генә, сезгә караганда! Үз теләгегез белән китегез, ул чакта сезгәдә, безгәдә җиңелрәк булыр. Билгеле сезнең җинаять бер кайчанда онытылмас һәм кичерелмәс татарлар тарафыннан. Сез татар тарихына мәчет җимерүче мөфти булып калырсыз мәңгегә!
Нишләмәк кирәк, шушы эшне сез башкардыгыз үз кулыгыз белән. Миңа сезне җәл, әммә төзәтерди чара юк. Хушыгыз Равиль мөфти, без сезнең белән янәшә атладык тормышта, ләкин бергә түгел, һәр беребезнең үз юлы-юнәлеше иде, без бик якыннардан булмаса да арабыз шулай ук дошманнар да түгел идек.
Хушыгыз, сау булыгыз мөфти хазрәтләре, һәр кеше эшләгән эшләре өчен, кылган гамәлләре өчен җаваплы!! Биредә бернинди үпкәләшү булырга мөмкин түгел, сез нык ялгыштыгыз бу дөньяда. Нык!
                                   Мохаммәт Миначев лидер НДП “Ватан”.
P.S. Шайтан көчле. Түгәрәк Өстәл билгеләгән идек 22-сетябка, булмый, бирмәделәр Әсәдулла Йортын!!!
Мәскәү каласы 20. 09. 2011 ел.

Комментариев нет: